Кәшшаф Әмиров

татар драматургы

Кәшшаф Әмиров (тулы исеме Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров) — татар драматургы.

Кәшшаф Әмиров
Туган телдә исем Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров
Туган 7 апрель 1922(1922-04-07)
Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылы
Үлгән 1996(1996)
Лениногорски
Һөнәре драматург

Кәшшаф Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында туа; үсмер чагы, мәктәп еллары Үзбәкстанда уза. Сугыш алдыннан Бохара укытучылар институтында укый. 19401945 елларда Үзбәкстан мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Ташкәнттә юридик курсларны тәмамлаганнан соң, Таҗикстанда тикшерү органнарында хезмәт итә, төрле җитәкче эшләрдә эшли.

1960 елда Кәшшаф Әмиров Татарстанга кайта һәм беркадәр вакыт Азнакай Мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективын җитәкли, аннары Лениногорск шәһәренә килеп төпләнә һәм җитәкче урыннарда эшли.

Кәшшаф Әмиров — дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аларның барысы да диярлек профессиональ һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйналалар. Нефтьчеләргә багышланган "Шөгер моңнары", милисә хезмәткәрләренең тормышын яктырткан "Хөкем алдыннан" пьессалары Республика татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Драматургның "Гаделлек җиңә", "Вөҗдан әмере", "Упкын", "Кодалар", "Туй алдыннан", кебек пьесалары Татарстан театрларында гына түгел, Үзбәкстан һәм Ырынбур халык театрларында да куела. Авторның "Зөлфия" пьесасы аеруча уңыш казана — ул илдәге иллеләп театрның репертуарына кертелә. Әфган һәм совет халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне заманча яктырткан бу әсәр, рус теленә тәрҗемә ителеп", "Театр" журналында да басылып чыга (1983, №5). Бу пьеса 1983 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала һәм матбугатта уңай бәя ала.

Кәшшаф Әмиров 1985 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Сылтамалар үзгәртү