Фаикъ Камал
Фаикъ Камал, Фаикъ Галиәсгар улы Камалетдинов (1919 елның 24 июле, РСФСР, Казан губернасы, Казан — 1941 ел, ССРБ, РСФСР, Ростов) — сугышка кадәр башлап язучы, Арчада район колхоз-совхоз театрында артист. Драматург Галиәсгар Камалның Бөек Ватан сугышында һәлак булган улы.
Фаикъ Камал | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фаикъ Галиәсгар улы Камалетдинов |
Туган | 24 июль 1919 РСФСР, Казан губернасы, Казан |
Үлгән | 1941 ССРБ, РСФСР, Ростов-на-Дону |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | артист, язучы |
Ата-ана |
|
![]() | |
---|---|
![]() |
Галиәсгар Камал нәселе фотосурәтләре. |
![]() | |
---|---|
![]() |
Галиәсгар Камал белән бәйле фотосурәтләр. |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1919 елның 24 июлендә Казанда драматург Галиәсгар Камал һәм аның икенче хатыны Әсма Мифтахетдин кызы Сәгъдиева гаиләсендә туган. Язучының икенче анадан туган беренче улы. Фаикъ Казан Сәнгатьләр техникумын тәмамлап, Арчада район колхоз-совхоз театрында артист булып эшли башлый. Язучылык эше белән дә шөгыльләнә. Замандашларының мәгълүматы буенча, Фаикъ Камалетдинов бик талантлы артист була һәм Камалларның актерлык династиясен дәвам итәчәк булган[1]. 1941 елда сугышка алына һәм Көньяк фронтның хәрби хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның 17 ноябре — 2 декабрендә Дондагы Ростовны икенче кабат азат итү сугышларында[2] һәлак була.
Моны да карагызҮзгәртү
- Галиәкбәр Камалетдинов (әтисе ягыннан бабасы)
- Галиәсгар Камал (әтисе)
- Әнәс Камал (ата бер, ана икенче булган абыйсы)
- Зәйнәп Камалова (әтисенең бертуган сеңлесе)
- Камал I (Габдулла Камалетдинов) (әтисенең бертуган энесе)
- Камал II (Габдрахман Камалетдинов) (әтисенең бертуган энесе)
ӘдәбиятҮзгәртү
- Әнәс Камал. Март бураннары. К.: ТКН, 1988 ел, 269нчы бит.
ГалереяҮзгәртү
Фаикъ Камал | |||||||||
|
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Фаик Камалетдинов. 2022 елның 5 апрель көнендә архивланган. Презентация «Галиасгар Камал»(рус.)
- ↑ Ростовская операция. Большая российская энциклопедия(рус.)