Әлмән районы
Әлмән районы (рус. Альменевский район) — Курган өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан муниципаль район.
Байрак
| |
Башкала | Әлмән |
---|---|
Халык исәбе | 9625 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Нигезләнгән | 12 гыйнвар 1965 |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
География | |
АТБ | Курган өлкәсе |
Мәйдан | 2,486 км² |
ДДӨБ | 187 метр, 174 метр ![]() |
Координатлар | 54.9433°N 63.5789°E, 54.83333°N 63.25°E ![]() |
![]() |
Үзәге — Әлмән авылы (Курган шәһәреннән 178 км көньяк-көнбатыштарак).
География Үзгәртү
Чиктәшлек Үзгәртү
Тарих Үзгәртү
Район 1924 елда Урал өлкәсе составында нигезләнә. 1930—1937 елларда башкорт милли районы буларак булган.
1934 елда Чиләбе өлкәсе составына кертелә, 1944 елдан — Курган өлкәсе составында.
Халык Үзгәртү
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|
18 094 | 22 021 | 19 714 | 18 983 | 15 240 | 12 419 |
Милли состав Үзгәртү
Милләт | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|
руслар | 39,1% | 39,7% |
башкортлар | 33,1% | 32,6% |
татарлар | 23,0% | 23,3% |
Татарлар саны Үзгәртү
Әлмән районында 2 906 татар яши (2002 елда - 3 528). Башлыча, алар Әлмән (1539 кеше), Аманкүл (216), Бишнәк (189), Өчкүл (222), Туз авыл (89), Алакүл (145) авылларында яшиләр.
Административ бүленеше Үзгәртү
- Әлмән авыл җирлеге
- Бороздинка авыл җирлеге
- Иванково авыл җирлеге
- Казенное авыл җирлеге
- Малышево авыл җирлеге
- Парамоново авыл җирлеге
- Рыбное авыл җирлеге
- Тәңрекүл авыл җирлеге
- Чистое авыл җирлеге
- Шарипов авыл җирлеге
- Юламан авыл җирлеге
- Ягодное авыл җирлеге
Хәзерге торышы Үзгәртү
2005/2006 уку елында Әлмән районының 2 мәктәбендә татар теле фән буларак өйрәнелә. 1981 елдан район үзәгендә татар фольклор үзешчән коллективы эшли.
Мәшһүр кешеләре Үзгәртү
Әлмән районында шагыйрьләр М. Гатау(1913, Тозау-1941), Җ.Х. Юмаев, журналист Җ.Г. Байбулатов туганнар.
Кызыклы фактлар Үзгәртү
1919—1922 елларда хәезерге Әлмән районы җирләре Башкорт АССР-ы Ялан кантоны составына кергәннәр.
Чыганак Үзгәртү
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-08-08, retrieved 2014-01-18
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-19
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-18
- ↑ Национальный состав и владение языками, гражданство в Курганской области по данным Всероссийской переписи населения 2010 года. Статистический сборник 2016 елның 7 март көнендә архивланган. ]