Җамалетдин Юмаев

Юмаев Җамалетдин[1] Гыймалетдин[2] яки Хәлиулла улы[3][4] (1892—1940) — татар һәм башкорт шагыйре, мәгърифәтче.

Җамалетдин Юмаев
Туган 1892
Әлмән[d], Чиләбе өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 1940
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре тәрҗемәче, шагыйрь, язучы

Биографиясе үзгәртү

Якынча 1892 елда Ырынбур губернасы Чиләбе өязенең (хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы) Искен вулысы Әлмән авылында туган.

Троицк шәһәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. 1913 елда шул ук шәһәрдә рус-татар училищесын тәмалый.

1913 елдан Петропавловск шәһәре янында казакъ авылларында укытучылык белән шөгыльләнә.

1916 елдан Уфада яши һәм «Тормыш» газетасында эшли.

1917 елгы Октябрь революциясенән соң Чиләбе өязендә халык мәгарифе органнарында эшли.

1920 елларда Урта Азияга чыгып китә. Аның киләсе язмышы билгесез.

Иҗаты үзгәртү

Әсәрләре 1910 елларда «Акмулла», «Шура», «Тормыш» һәм башка татар журналларында басыла башлый. Ямалетдин Йомаев иҗадында XX гасыр башын шигъриятенең романтик агымы чагыла. Аның башлангыч шигырьлщренщ чынылыкта кире кагучы пессимистик мотивлар хас («Хәят», «Күңел», «Әнием кабере янында» һ. б.). Ә 19131915 елларда язылган бүтән әсәрләрендә («Мин», «Вәгъдә», «Әгәр мин кош булсам» һәм башкалар) социаль гаделлек өчен көрәш темасы ачыла. «Кыз бала», «Кадак кызына», «Яшь кызга» һәм «Язгы төнлә» әсәрләрендә хатын-кызларның хокуклары һәм иреге проблемасы күтәрелә. Ә «Ярлылык вә хәзинә» һәм «Бүре белән сарык» әсәрләрендә комсызлык белән дан-шөһрәткә омтылучылык тәнкыйтләнә.

Ул «Ямалетдин Йомаев шигырьләре» (1913), «Әдәби шигырьләр» (1915), «Илһам» (нәшер ителмәгән) шигырьләр җыентыклары авторы. М. Ю. Лермонтов һәм А. С. Пушкин шигыйрьләрен төрки телләргә тәрҗемә итә, шулай ук И. А. Крыловның «Квартет» мәсәлен, гарәп һәм төрек шагирларның бүтән әсәрләрен дә тәрҗемәли.

Әдәбият үзгәртү

  • Әхмәдиев В. И. Буыннар бәйләнеше. Уфа, 1985.
  • Башкорт әдәбияты. ХХ гасыр башы. 2 китапта. 1‑се әнә. Шигърият. Уфа, 1983.
  • Җаек литературный. // А. А. Шмаков, К. А. Шмакова. — Челябинск, 1988.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.
  2. Статья в Башкирской энциклопедии(башк.)
  3. «Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге». 1997. 279нчы бит.
  4. [https://tatar.kz/tatar_imena.pdf&ved=2ahUKEwiS2Mycp6_vAhVniYsKHU4YCmA4ChAWMAV6BAgEEAI&usg=AOvVaw3LE_aCGQQiYDQXrbPxULfE tatar.kz › tatar_imenaPDF Татарские имена - Творчество казахстанских татар.](үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү

  • Надергулов М. Х. Емаев Ямалетдин Гималетдин улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Надергулов М. Х. Юмаев Ямалетдин Гимадетдинович.// Гербы: краткая энциклопедия. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 1996.