Акмулла (журнал)
«Акмулла» журналы — Троицк шәһәрендә 1911-1916 елларда чыккан рәсемле юмористик журнал. Исеме казах, татар һәм башкорт халкының уртак шагыйре Мифтахетдин Акмулладан алынган.
«Акмулла» | |
Tөр |
рәсемле юмористик журнал |
---|---|
| |
Нәшер итүче |
Хәбибрахман Ганиев |
Нигезләнде |
1911 |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1916 |
Төп офис |
Тарих
үзгәртүБеренче саны 1911 елның 15 июлендә басыла. Нашире һәм иң беренче мөхәрире Хәбибрахман Ганиев була. Беренче елларында журнал чыгару эшен «Чала татар» тәхәллүсе белән язучы Әкрам Галимов алып бара. 1913 елда ул вафат булгач, Шәехзадә Бабич, М.Бөдәйли, Җ.Юмаев, Х.Искәндәрoвләрнең эшләре күренә.
Журнал киң татар җәмәгатьчелегендә абруй казана алмый һәм 1916 елның 29 гыйнварында, 51 нче саны чыкканнан соң, эше бөтенләй туктала.
Чыганак
үзгәртүИсмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Акмулла» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.