Әкрам Галимов
Әкрам Галимов, Әкрам Миңлегалим улы Галимов, каз. A'kiram Men'lig'alymuly G'ali'mov (1892-1913) — XX гасыр башында иҗат иткән татар язучысы, шул ук вакытта казакъ шагыйре (каз. ақын), драматург, мөгаллим, тәрҗемәче, журналист. Әсәрләрен татар һәм казакъ телләрендә язган.
Әкрам Галимов каз. A'kiram G'ali'mov | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Әкрам Миңлегалим улы Галимов |
Туган | 17 ноябрь 1892 Россия империясе, Акмолинск (Нурсолтан), Акмола өлкәсе |
Үлгән | 7 август 1913 (20 яшь) Троицк |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | язучы, мөгаллим |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1892 елның 17 ноябрендә Дала генерал-губернаторлыгына керүче Акмола өлкәсе Акмулла округы (1868 елдан Акмулла өязе) Акмолинск (хәзерге Нурсолтан) шәһәрендә туган. Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсенең башлангыч бүлеген тәмамлаган (1905).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1905 елдан, мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлагач, Кустанай далаларына чыгып, казакъ балаларын укыта.
- 1911-1913 Казакъ телендә чыгучы «Айкап» журналында[1] җаваплы сәркатип булып хезмәт иткән.
Иҗаты
үзгәртү«Шура», «Айкап», «Кармак» журналларында, «Идел» газетасында «Чала татар», «Кара туры егет» псевдонимнары белән чыгышлар ясый. Өйрәнчек шигырьләре казакъ телендә чыгучы «Айкап» журналында дөнья күргән. «Акмулла», «Шура» журналларында күпләгән үләңнәре, мәкаләләре, әңгәмәләре, фельетоннары басылган. Әсәрләрен татар һәм казакъ телләрендә язган. Казакъ халкының артта калганлыгы турында чаң суга, аны укыту-агарту зарурлыгын яклап чыга. Казакъ теленә Габдулла Тукайның шигырьләрен, Джордж Байронның әсәрләрен (мәсәлән, «Шильон тоткыны» поэмасы) тәрҗемә иткән. Сәхнә әсәрләре Кустанай шәһәренең һәвәскәр театры сәхнәсендә, соңрак Уфа, Троицк шәһәрләрендә һәвәскәр труппалар тарафыннан уйнала.
Әсәрләре
үзгәртү- 1913 «Май мәсьәләсе, яхуд Аңгыра мулла» пьесасы
- «Бәхетсез сылу» пьесасы
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
- Қазақ әдебиеті. Энциклопедиялық анықтамалық. Алматы: «Аруна Ltd.», 2010. ISBN 9965-26-096-6
Әдәбият
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1911-1915 елларда Троицки шәһәрендә нәшер ителгән журнал