Айкап (журнал)

(Айкап битеннән юнәлтелде)

Айкап (каз. قاپ آی; Айқап, Aıqap) – 19111915 елларда Троицкида казакъча чыккан журнал. Беренче казакъ иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-мәдәни журналы. Айга бер-ике саны чыккан. Барлыгы 88 саны чыга. Журналны нәшер итүдә татар зыялылары матди һәм рухи ярдәм күрсәткән[1].

Айкап
قاپ آی

Нигезләнде

1911

Тел

казакъ

Публикацияләр туктату

1915

Төп офис

РИ, Троицк

Тиражы

500 (1911),
1 000 (1912

Тарих үзгәртү

 
1911 елгы 1нче саны

Троицкида 1911 елның гыйнварыннан 1915 елның августына кадәр нәшер ителгән. Беренче бөтендөнья сугышы елларында цензура басымы астында һәм матди кыенылыклар сәбәпле ябылган. Журналның исеме казакъча «Әй, кап!» ымлык-эндәшү сүзеннән ясалган, дип фараз ителә.

Барлыгы 88 саны чыга (1911 - 12, 1912 - 14, 1913 - 24 , 1914 - 24, 1915 - 14). Беренче саны 500 данә таралган. 1912 елдан 12-24 битле булып чыккан, тиражы да артып, 1 000 данә булган.

Журнал гарәп язуында, Идел-Урал буе, Урта Азия халыкларының зыялылары куллана торган төрки телдә (казакъ теле өстәмәләре белән) нәшер ителгән.

Басманы нигезләүче һәм мөхәррире — Мөхәммәтҗан Сиралин (18721929), әдип, акын, тәрҗемәче, Троицкида татар (Яушевлар) мәдрәсәсен, Күкчәтауда рус-татар мәктәбен бетергән.

Җаваплы сәркатибе: 19111913 еллардаӘкрам Галимов (18921913), татар язучысы, казакъ шагыйре, «Чала татар», «Кара туры егет» һ. б. кушаматлар белән «Акмулла», «Шура» журналларында даими катнашучы; 19131914 еллардаСолтанмәхмүт Торайгыров (18931920), казакъ шагыйре, мәгърифәтче, Троицкида татар (Яушевлар) мәдрәсәсен тәмамлаган.

Журнал казакъ ярлылары мәнфәгатен яклый, халыкны мәгърифәткә, алгарышка өнди. Соңрак сәяси темалар да күтәрә (РИ Дәүләт Думасына сайлаулар, хатын-кызлар хокуклары, күчмә тормыштан баш тарту һ. б.). Халык авыз иҗаты әсәрләре, Аурупа һәм рус классик әдәбияты, Көнчыгыш әдәбияты (мәсәлән, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се) үрнәкләре белән (тәрҗемәдә) таныштырып бара.

Казакъ әдәби теле формалашуга, казакъ әдәбиятының проза, драматургия, әдәби тәнкыйть жанрларының үсүенә булышлык итә. Казакъ әдипләренең үзенә күрә бер штабы була. Басмада шигырьләре, мәкаләләре белән казакъ әдипләре-мәгърифәтчеләре Сабит Дөнәнтаев (18941933), Сәкен Сәйфуллин (18941938), Бәембәт Майлин (18941938), Таһир Юмартбаев (18841937), Әхмәт Байтурсынов (18721938), Шәкәрим Кодайбердиев (18581931), Магҗан Җомабаев (18931938) һ. б. катнаша.

«Айкап» 19111913 елларда Җаекта казакъ, рус, татар телләрендә нәшер ителгән «Казакъстан»(казакъ) гәҗите (мөхәррире Елеусин Буйрин) белән тыгыз элемтәдә була. Ибрай Алтынсаринның (18491889) демократик - мәгърифәтчелек фикерләрен яклый. Шул ук вакытта казакъ мәдәниятенең милләтчел көчләрен берләштерүче «Казакъ» (каз. قازاق‎, Қазақ, мөхәррире шагыйрь Миръякуп Дулатов) гәҗите белән фикер каршылыклары була[2].

Яңа тарих үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018, 251нче бит. ISBN 978-5-298-03602-3

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү