Россия империясенең Дәүләт думасы

Россия империясенең Дәүләт думасыРоссия империясенең канун проектларын тикшерү органы, соңрак канун чыгара торган вәкилләр органы.

Дәүләт думасының тантаналы ачылышы, Кышкы Сарай, 1906

Дәүләт думасы — парламентның түбән пулаты, югары пулаты — Дәүләт шурасы булган.

Россия империясендә Дәүләт думасының барысы 4 чакырылышы булган.

1905 елга кадәр Россия империясендә кануннар чыгара торган вәкилләр органы булмый.

1905 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә Дәүләт думасы булдырыла.

Инкыйлаб вакытында Сергей Витте тәэсирендә Николай II 1905 елның 6 августында Дәүләт думасына нигез сала.

1917 елның 6 октябрендә Вакытлы хөкүмәт Оештыру җыелышына сайлауларны әзерләү сәбәпле Дәүләт думасын тарата, ә 18 декабрьдә бәлшәвикләр хакимияте Думаның идарәсен юкка чыгара.

Бүгенге Дәүләт думасы — Россия Федерациясенең Федераль җыелышы түбән пулаты дип атала.

Фиркаләр

үзгәртү
Дәүләт думасының депутатлары фиркаләр буенча бүленеше
Фирка I Дума II Дума III Дума IV Дума
РСДРП (10) 65 19 14
Эсерлар - 37 - -
Халык социалистлар фиркасе - 16 - -
Трудовиклар 107 (97)[1] 104 13 10
Прогрессив фирка 60 - 28 48
Кадетлар 161 98 54 59
Автономистлар 70 76 26 21
Октябристлар 13 54 154 98
Милләтчеләр - - 97 120
Уң карашлы - - 50 65
Фиркасез 100 50 - 7
Барлыгы 511 500 441 442
Думаны таратканда фиркаләр саны 6 10 11-12 11-16

Сылтамалар

үзгәртү
  • Водовозов В. В. Дума государственная // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Таганцев Н. С. Пережитое. Учреждение Государственной Думы в 1905—1906 гг.. — Пг.: 18-я гос. тип-я, 1919. — 224 с.
  • Аврех А. Я., Грунт А. Я. Государственная дума // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Кирьянов И. К., Лукьянов М. Н. Парламент самодержавной России: Государственная Дума и её депутаты (1906—1917). Пермь: Изд-во ПГУ, 1995. — 168 с.
  • Государственная Дума в России (1906—1917): Обзор / РАН, ИНИОН; Ред.
  1. 10 человек выделилось из фракции и организовала свою фракцию социал-демократов П. А. Столыпин и судьбы реформ в России. М., 1991. с. 16)