Казакъча Википедия
(Казакъ Википедиясе битеннән юнәлтелде)
Казакъча Википедия (каз. Қазақша Уикипедия) — Википедиянең казакъ телле бүлеге. 2002 елның 3 июнендә ачыла.
![]() Қазақша Уикипедия | |
---|---|
![]() | |
URL | kk.wikipedia.org |
Табышлы | Хәйрия |
Төр | Челтәрле энциклопедия |
Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
Телләр | Казакъ теле |
Эшли башлау вакыты | 3 июнь 2002 ел |
Хуҗасы | ![]() |
Мәкаләләр саны | 227 971 |
Битләр саны | 564 908 |
Үзгәртүләр саны | 2 858 473 |
Теркәлгән кулланучылар | 107 246 |
Актив кулланучылар | 333 |
Идарәчеләр | 18 |
Тирәнлек | 11.1 |
Казакъча Википедиядә мәкаләләр кирил, латин һәм гарәп графикаларында күрсәтелә. Бу махсус скрипт ярдәмендә эшләнә.
2011 елның язына кадәр Казакъча Википедия әкерен үсештә барган. Казакъстан хөкүмәте ярдәме белән исә шул ук елның апрелендә күпләп мәкалә өстәлә башлый. 2011 елның 16 июнендә Алма-Атада «Викимедия Казакъстан» фондын оештыруга багышланган конференция уза[1]. Анда Казакъстанның 20 еллыгына 200 мең мәкалә туплау максаты куелды[2].
Википедиядә Казакъ Энциклопедиясеннән мәкаләләр куллану рөхсәт ителгән[3].
СтатистикаҮзгәртү
Хәзерге вакытка казакъча Википедиясендә 227 971 мәкалә бар.
- 2011 ел 14 август — 70 000 мәкалә.
- 2011 ел 20 июль — 60 000 мәкалә.
- 2011 ел 9 июль — 50 000 мәкалә.
- 2011 ел 29 июнь — 40 000 мәкалә.
- 2011 ел 18 июнь — 30 000 мәкалә.
- 2011 ел 16 апрель — 20 000 мәкалә.
- 2011 ел 9 апрель — 16 415 мәкалә.
- 2011 ел 8 апрель — 13 424 мәкалә.
- 2011 ел 6 апрель — 9 024 мәкалә.
- 2011 ел 2 февраль — 7 106 мәкалә.
- 2010 ел 17 гыйнвар — 7 000 макалә.
- 2010 ел 9 сентябрь — 6 468 мәкалә.
ИскәрмәләрҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Казакъ Википедиясе (казакъ)
- Казакъ Википедиясе турында әңгәмә (казакъ)