Гаяз Алтыншин

Башкортстан Республикасының атказанган артисты

Алтыншин Гаяз Сәгыйт улы (23 апрель 1966 ел — 20 август 2008) — башкорт театр актеры, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1995).

Гаяз Алтыншин
Туган 23 апрель 1966(1966-04-23)
Иске Собхангол, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 20 август 2008(2008-08-20) (42 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре театр актеры, киноактер

Биографиясе үзгәртү

Гаяз Сәгыйт улы Алтыншин 1966 елның 23 апрелендә Башкорт АССР-ының Бөрҗән районы Иске Собхангол авылында туган.

Атасы Сәгыйт Гыйният улы Алтыншин Бөек Ватан сугышында катнаша. Җиде ел армиядә булганнан соң, Иске Собхангол авылында райсовет председателенең сәүдә буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр. Бер чорда мәктәптә рәсем һәм җыр дәресләреннән укыта. Киекбай авылында клуб мөдире булып та эшли.

Заманында җөмһүрият кимәлендә билгеле рәссам, профессиональ уенчы, фотограф һәм шахматчы була. Сәгыйт Гыйният улына Ленинград сәнгать академиясенә студентларны практикага да алып килгән вакытлар була.

Әнисе Алтыншина (Карабаева) Хәдичә Гайзулла кызына (1932) авыр балачак туры килә. Атасы репрессиягә эләккәч, дүрт сыйныф кына белем алган 12 яшьлек кызга колхозда җир сөреп, агач кыркып, пилорамда эшләп көн күрергә туры килә. Балаларының сәләтен бар яклап үстереп, эшлекле, җанлы, һөнәрман итеп тәрбияли.

Гаяз гаиләдә дүртенче бала. Укырга бармас элек ук өлкәннәр белән шахматта уйный, бала чактан бокс, самбо, дзюдо белән мавыга.

Төпчек малайга рәссам, фотограф, аннары Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укыган агасы Илдарның зур йогынтысы тоела. Аңа окшап Гаяз да инженер булырга хыяллана.

Мәктәптә егетне атасы кебек рәссам булыр дип уйлыйлар. Ә ул имтиханнарны җиңел тапшырып, Уфа дәүләт сәнгать институтының актерлар бүлегенә укырга кереп китә. Беренче курстан ук спектакльләрдә төп рольләрне аңа ышанып тапшыралар. Геройларны уйнарлык уенчы булачак, — диләр аның турында. Укуы 1984—1986 елларда армиядә хезмәт итүе сәбәпле, тукталып тора.

1989 елда укуын тәмамлап, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театрына эшкә килә. 1989—2006 еллар эчендә илледән артык роль башкара. Бер вакытта Уфа сәнгать институтында «Сәхнә хәрәкәте» предметы буенча дәреслекләр дә алып бара. Театрның халык артисты Фидан Гафаров «Гаяз кебек „Аттила“, „Салават Юлаев“ ролен башкаручы уенчы әлегә театрда юк», — дип әйтә.

Катыны Алтыншина Земфира Фатыйх кызы Сибай шәһәренең «Чулпан» балалар театрында режиссер һәм актриса. Зөһрә Фәйзуллинаның «Андыз барда ат мәңгелек» («Девясил — это девять сил») һәм Сергей Белов белән Сергей Кураевның «Бишкә кадәр саныйм» («Считаю до пяти») әсәрләре буенча спектакль куйган. Улы Алтыншин Алик Гаяз улы БДУ — ның Сибай институтында юридик факультетта өлкән укытучы, шулай ук декан урынбасары булып эшли.

Спектаклләрдә ролләре үзгәртү

Таһир Таһиров «Галиә» — Яшь Заһир (1983)
Мостай Кәрим «Кичерү» — Любомир Зух (1987)
Мирхәйдәр Фәйзи «Аҫылйәр» — Малай (1988)
Даут Юлтый «Карагол» — Һөйөндөк (1989)
Шамил Рәхмәтуллин, «Алмагаслар чәчәк атканда» —
Россинат (1989)
Шамил Рәхмәтуллин, «Алмагаслар чәчәк атканда» —
Граф һәм Сиған (1989)
Хәкимйән Зарипов «Җавап көне» — Зөлкәрнәй, Ханиф,
Фазыл (1991)
Ибраһим Абдуллин «Тиле яшлек» — Аҡйегет (1992)
Мостай Кәрим, «Ай тотылган төнлә» — Аҡйегет (1992)
Фәрит Богданов «Атылган йолдыз» — Фәрхәт (1992)
Мөхәмәтша Буранғолов «Башкорт туе» — Юлдыбай (1990)
Флорид Бүләков, «Канатланып оч син, Толпарым!» —
Ғазинур (1990)
Наил Гәйетбаев, «Ыстагафирулла» — Даян (1991)
И.Иванов, Р.Усаев «„Хәсрәт“ Хәсән» — 2-се һаҡсы (1991)
Гәзим Шафыйҡов Г.Мөбәрәкова «Һәҙиә» — Гөбәй (1991)
Туфан Миңнуллин «Диләфрүзгә дүрт кияү» — Амур (1991)
Ильдар Юзеев «Ак калфағым төшердөм кулдан» —
Ратмир Зәкиевский (1991)
Нәжиб Асанбаев «Рәйсә + Фәйзи» — Сәлим (1992)
Фәтхи Бурнаш «Яшь йөрәкләр» — Хәйретдин (1993)
Эдуардо де Филиппо «Елай белмәгән хатын» -Риккардо (1993)
Мостай Кәрим «Кичке табын» — Алпамыша (1994)
Флорид Бүләков, «Бибинур, ах, Бибинур» — Ир-егет (1994)
Фернан Кроммелинк «Иҫ китмәле мөгөзлө шәп ир» —
Оскерканан егет (1995)
Раил Байбулатов «Ярем минең, әлиһәм» — Ринат (1995)
Нәжиб Асанбаев «Яралы язмыш» — Баян (1996)
Баязит Бикбай «Карлыгач» — Шатморат (1996)
Ҡол Дәүләт «Шартлап китсен донъясе!» (1996) —
Лейтенант Үтәйголов
Шамил Рәхмәтуллин «Әжәлгә дарыу бар, диләр...» —
Басаров (1997)
З. Муллағәлиева «Курай» — Аксакал 1997
Лопе де Вега «Печән өстендә эт» — Теодор (1997)
Әнгәм Атнабаев «Законлы никах белән!» —
Фәсхетдин (1998)
А. Н. Островский «Талантлар һәм табынучылар» —
Бакин (1998)
Сөләймән Латипов «Көнләш, Америка, көнләш» —
Мартинг Донг (1999)
Мостай Кәрим, «Айгөл иле» — Илдар 1999
Сәрүәр Сурина «Тылсымлы күл сере» — Алпан (1999)
Шамил Рәхмәтуллин, «Сандугачлар килгән безгә» —
Зинтык (2000)
Гөлшат Әхмәткужина «Әйдәгез танышыйк» —
Боскон (2000)
Заһир Вәлитов «Аҡьял батыр» — Акьял (2000)
Рәлиф Кинйәбаев, «Эх, Байтимер дус!» —
Милиционер (2000)
Зәйнәб Биишева, «Мөхәббәт һәм нәфрәт» — Җил (2001)
Айсылыу Ягафәрова «Кыпчак кызы» — Айсуак (2001)
Гәзим Шафыйҡов «Аттила» — Аттила (2002)
Мостай Кәрим, «Салават» — Салават (2003)
Илшат Йомаголов «Сәсәннәр». роль: Ир. 1-се
яугир (2005)
Йософ Болат «Мәһәре — байдан» Карасан (2006).

Төшкән кинофильмнары үзгәртү

Аудиоязмалар үзгәртү

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1995)
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2004).

Хәтер үзгәртү

"Гаяз Алтыншин турында «Атылган йолдыз» радиотапшыруын тыңлап, хәтирәләргә бирелеп утырдым. Авторы Зөлфия Рәхмәтуллина. Зөлфия бик җентекле, психоаналитик эчкерсез тапшыру эшләгән, рәхмәт аңа. Гаяз бу донъядан киткәнен мин чит илдә яшәгәнгә күрә белми калдым. Бик сәләтле уенчы, көчле режиссер иде! Ул чакта без барыбыз да сәнгать институтының ятагында яшәгәч, бер-беребезне әйбәт белә инек, аралашып йәшәнек. Без Гаяз белән «Ричард III»-не куйдык (ягъни ул куйды) һәм бергә уйнадык. Мин патшабикә Аннаны уйнадым. Ул язма минем архивта саклана. Шулай ук ул минем икенче фильмына да уйнады. Мин М.Кәримнең "Ашказар"ын куйганым иде ул чакта. Репетицияләр минем бүлмәмдә барды. Бик көчле һәм ачык уенчы булды ул…"

«Без студент чакларда аның фанаткалары була торгайнык. Аның уйнаган спектакльләрен бер дә калдырмый, бер - ничә тапкыр барып карый идек. Шул чаклы талант иясенең кинәт китеп баруына шак каттым. ... Аның белән бер сәхнәдә уйнарга хыялланмаган актриса юктыр ул...»

«Әйе, якын дус-якташым һәм танылган оста, зирәк уенчы-режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Гаяз Алтыншинның бабаеның бер туганы, халкыбызның борынгы шөгеле (гамәл дисәң дә була)- бөркетләрне (шоңкар-карчыгаларны) сунарга өйрәтүче — Айсолтан Алтыншин.

Заманында аны „Айсолтан Бөркетче“ дип кенә йөртәләр... Айсолтан (Бөркетче) Алтыншин 1918-1920 еллардагы ул чактагы Башкортстан (Зәки Вәлиди...) хөкүмәтенең актив һәм актив-тугры аркадашы да булып тора…

Айсолтан Алтыншин 1923 елдан чит (Кыргызыстан, Кытай һәм Афганистан тауларында...) илгә чыгып китә һәм төп шөгеле (бөркет уку) белән көн итә... Дустым Гаязның да, олатасы кебек Мәчем һәм Базал Таулары кыларында бөркетләрне тотып өрәтү теләк-хыяллары да бар иде.... Һәм шулай ук, Гаяз Дустым бер вакыт (тагын да, бер Дустым-Якташым Күренекле режиссер Әнвәр абый Нурмөхәмәтов белән бергә) сөйләшеп утырганда:-„Бабсакбей белән Күсәкбей“ турындагы тарихи эпосы хакында документаль фильм төшерү теләк-хыял-ниятләрен дә әйткән иде..... Үкенеч, әлбәттә...»

Сылтамалар үзгәртү