Рәсүл Карабулатов

Карабулатов Рәсүл Рафик улы (18 март 1968) — курайчы, уенчы, җырчы һәм театр актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты (2003). Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (1996).

Рәсүл Карабулатов
Туган 18 март 1968(1968-03-18) (55 яшь)
Урта Муйнак, Муйнакский сельсовет[d], Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы, музыкачы, театр актеры, актёр

Биографиясе үзгәртү

Рәсүл Рафик улы Карабулатов 1968 елның 18 мартында Башкорт АССР ының Зиянчура районы Урта Муйнак авылында туган.

1987 елда Уфа сәнгать училищесының курай класын, азак — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын белем ала. Уку барышында ике ел ССРБ Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайта.

1994-1996 елларда Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында эшли.

1998-1999 елларда «Башкортстан» ДТРК-ның «Үги танышлар» һәм «Үги танышлар-2» музыкаль телефильмнарда төп ролләрне башкара. «Башкортстан» киностудиясендә нәфис фильмнарда төп рольләрдә уйный: Курамша Янбирдин («Сөмбелнең җиденче җәе», 2002 й.), Мәрәсим («Озын-озак балачак», 2003 ел).

2006 елда Рәсүл Карабулатов Уфа каласындагы "Дуслык Йорты"ның директоры итеп тәгаенләнә, 2007 елдан ул — Башкортстан Республикасының «Башкортстан Республикасының Конгресс-хол» дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры.

2010 елның декабреннән 2014 елның февраленә кадәр Рәсүл Рафик улы — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясеның директоры.

Гаиләсе: катын — Карабулатова Айгөл Кәдим кызы, кызы Гөлнур Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый, улы Ильяс Башкорт дәүләт филармониясенең «Кәрвән Сарай» төркемендә биюче булып эшли.

  1. 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1