Сәгыйдулла Байегетов

Байегетов Сәгыйдулла Исмәгыйль улы (3 апрель 1974 ел) — җырчы, курайчы, актёр/ Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2004). Башкортстан Республикасының халык артисты (2021)[1].

Сәгыйдулла Байегетов
Туган 3 апрель 1974(1974-04-03) (49 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Иске Сибай, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы, актёр

Биографиясе үзгәртү

Сәгыйдулла Исмәгыйль улы Байегетов 1974 елның 3 апрелендә Баймак районының Иске Сибай авылында туган. Урта мәктәптә укыган чакта музыка мәктәбенең курай классында шөгыльләнә (җитәкчесе БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөләйманов Ә. Ф.)[2].

Аннары Уфа сәнгать училищесының курай классында белемен камилләштерә (җитәкчесе Башкортстан Республикасының халык артисты Ришат Рәхимов) (1989-1993). 1993-1997 елларда Сибай педагогия институтының музыка факультетында белем ала. 1994 елның февраль аеннан Сибай дәүләт филармониясенә курайчы — солист булып эшкә алына. Шул ук елда «Яшь башкаручылар» конкурсы лауреаты исеменә лаек була.

1995 елда «Аркаем» төркеме белән бергә «Урал моңы — 1995» халыкара конкурсында лауреат исеменә лаек була. 1996 елда Сибай шәһәрендә үтә торган төбәкара «Ирәндек моңнары» конкурсы лауреаты, ә 1998 елда «Ел актеры» номинациясендә җиңүче дип табыла (Уфа)[2].

1997 елда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына эшкә чакырыла һәм бүгенге көнгә кадәр бу театрда хезмәт итә. Бер үк вакытта (1998 елга кадәр) Уфа сәнгать институтының ике бүлегендә (башкорт фольклоры һәм театр) укый[2]. Россия академия театрының сәнгате (РАТИ ГИТИС) институтының продюсерлык факультетын тәмамлый (2009)[3].

Башкорт академия драма театрдагы рольләре үзгәртү

  • Нөгеш яучысы («Мактымсылу, Аблай һәм кара юрга»)
  • Атамыш («Соңгы гайнә»)
  • Канзәфәр Усаев («Салават Юлаев»)
  • Чәчән, Карт, Үгез, Кәккүк,, Зәркум («Урал батыр»)
  • Василий Данилыч Вожеватов («Бирнәсез кыз»)
  • Ринат («Хыял диңгезе»)
  • Мәрәсим («Озын-озак балачак»)
  • Азнай («Нәркәс»)
  • Хаҗимөхәммәт («Әхмәтзәки Вәлиди Туган»)
  • Сеньор Бальбоа, Пастор («Иң бәхетле төн»)[4].

Сәгыйдулла Байегет иҗат иткән җырлар исемлеге үзгәртү

  • Аиша
  • Аркаем
  • Агай тимәгез, кызлар
  • Бергә
  • Бушанулар кирәк күңелгә
  • Дуслар
  • Дәртле чаклар
  • Егетләр җыры
  • Иреннәрең
  • Җаннарыма җан өрүче
  • Яшәргә теләк
  • Кил биергә
  • Кил, иркәм
  • Килеп тә йөрмә
  • Күләгә
  • Көләек
  • Максимум
  • Мөхәббәт, сәхнә
  • Оныт
  • Парлыларга
  • Рәхмәт, туганнар
  • Сибай кызлары
  • Чибәр кыз
  • Чәчкәләр бир
  • Тамашачыма рәхмәт
  • Гомерләр
  • Саумы, яшьлегем
  • Сагындым сөйгәнемне
  • Сагындырды Сабаклы буйлары
  • Сиңа табынам
  • Сылу
  • Сүнгән инде сөю ялкыны
  • Әстәгафирулла
  • Өч егет

Сәгыйдулла Байегетнең репертуарындагы башка авторлар җырлары

  • Яшьлегем язлары (Үзәнбаев Юлай музыкасы / Абдуллина Лариса сүзләре)
  • Кичер мине, әнкәй (Хәсәнов Рим музыкасы/ Идрисов Гыйльман сүзләре)
  • Туган як (Мөхәммәдиев Венер музыкасы / Идрисов Гыйльман сүзләре)
  • Уйнасын әле кураем (Низаметдинов Салават музыкасы / Сакмар Лилия сүзләре)
  • Кара шомырт (Даутов Нур музыкасы/ Нәҗми Наҗар сүзләре)
  • Картаямы соң йөрәк (Ибраһимов Суфиян музыкасы / Нуруллин Г. сүзләре)[3].

Кино рольләре үзгәртү

  • Шүлгән роле — «Шүлгәнташ. Чын әкият» фильмы. (2014, 60 мин., продюсер — Гөлназ Колсарина, режиссерлар — Ләйсән Солтанголова, Рөстәм Азнабаев)[5].
  • Геройның яшь чагы — «Медаль», кыска метражлы фильм, реж. Ә. Нурмөхәммәтов
  • Хулиган егет — «Таныш түгел танышлар, музыкаль фильм, реж. Азамат Хуҗәхмәтов
  • Геройның яшь чагы — «Җилкуар», тулы метражлы фильм, реж. А. Йомаголов
  • Рәис роле — «Безнең өйнең яме» («Сеңлем», 2018) тулы метражлы фильм, реж. А. Галибин, сцен. А. Акманов

Шулай ук: Сәгыйдулла Байегетов республика халкына төрле конкурсларны, концертларны алып баручысы буларак билгеле.

«Сәгыйдулла, Сәгыйдулушка» автобиографик китап авторы (2015).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Радий Хабиров наградил работников культуры и искусства Башкортостана
  2. 2,0 2,1 2,2 Баймаҡ районының күренекле улдары һәм ҡыҙҙары. Библиографик күрһәткес. Башҡортостан Республикаһы, Баймаҡ ҡалаһы, 2010 йыл.
  3. 3,0 3,1 Плейлист
  4. Сайт Башдрама, archived from the original on 2018-11-01, retrieved 2021-07-24 
  5. Шульганташ. Настоящая сказка / Shulgantash. The true fairytale

Чыганаклар үзгәртү

Видеоязмалар үзгәртү