Ирәндек
Ирәндек (баш. Ирәндек, рус. Иренды́к) — Көньяк-көнчыгыш Башкортстандагы тау аркасы. Озынлыгы — 135 км. Иң югары ноктасы — Көзгенташ тавы (биеклеге 987 м). Тау аркасы Башкортстаннан Учалы, Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнарында урнашкан. Ирәндек тавы порфирит, диабаз, эсбез (известняк) кебек тау токымнарыннан барлыкка килгән. Төньяк өлешендә — урман белән капланган тайга, көньягында — бүтәгә-кылган үләнле дала. Ирәндек Урал тауларының матур урыны. Монда борыңгы шәһәрчекләр, остаханәләр һәм ташланган авыллар урыны табыла. Көнчыгыш битендә Ибраһим шарлавыгы урнашкан.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e1/%D0%A5%D1%80%D0%B5%D0%B1%D0%B5%D1%82_%D0%98%D1%80%D0%B5%D0%BD%D0%B4%D1%8B%D0%BA.jpg/300px-%D0%A5%D1%80%D0%B5%D0%B1%D0%B5%D1%82_%D0%98%D1%80%D0%B5%D0%BD%D0%B4%D1%8B%D0%BA.jpg)
Ирәндекнең Учалы районында урнашкан төньяк өлеше Бәләкәй (Кече) Ирәндек тип атала. Иң биек түбәләре - Тораташ (921 м) һәм Кәҗәташ, Карт-Муйнак авылы янында урнашкан. Иң төньяк ноктасында, Комсомольск касабасы янындагы Бөркет-тау түбәсе аша Ирәндек Күмәч тау аркасына тоташа.
Топоним
үзгәртүИсеменең килеп чыгышы белән бәйле риваяте бар. Алданган Омырдак таудан төшеп үзәнгә җиткәч: — Хәзер без өйрәндек!, - дип кычкырып җибәргән.
Күлләре һәм елгалары
үзгәртүТау аркасы буенда матур елга һәм күлләр урнашкан. Көнбатыш битендә — Граф күле һәм Талкас күле. Тау түбәсеннән Таналык һәм Төяләс елгалары агып төшә.
Учалы районында Ирәндек буеннан Уй елгасы агып төшә, Карагайкүл (рус. Ворожеич) урнашкан.