Салават Әпсәләмов

Әпсәләмов Салават Сабирҗан улы ( 05.09.1954, БАССРның Матрай районы (хәзер Җылаер районы), Сабыр авылы — 03.01.2005, Уфа), физик. Физика‑математика фәннәре докторы (2005). Башкортстан Республикасының Халык мәгарифе отличнигы (2000); Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2005); Сибай шәһәренең Рамазан Өметбаев исемендәге премия лауреаты(2010).

Салават Әпсәләмов
Туган 5 сентябрь 1954(1954-09-05)
Сабыр, Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 3 гыйнвар 2005(2005-01-03) (50 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Әпсәләмов Салават Сабирҗан улы 1954 елның 5 сентябрендә БАССРның Матрай районы (хәзер Башкортстан Республикасының Җылаер районы) Сабыр авылында туа. Сабыр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Студент елларында ук фән белән кызыксына башлый. 1976 елда бу уку йортын тәмамлаганнан соң университетта эшкә калдырыла һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам итә. 1994 — 95 елларда Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалында Табигый фәннәр факультеты деканы.

Гыйльми эшмәкәрлеге үзгәртү

Әпсәләмовның фәндәге эзләнүләре тау токымнарында магнит үзенчәлекләре формаштыру моделләрен әзерләү белән бәйле. Әпсәләмов беренчеләрдән булып югары басым астында шудыру тәэсиренең минералларның магнетизмына йогынтысын өйрәнә. Ул уйлап тапкан барий ферриты нигезендәге даими изотроп магнитларны эшләү технологиясе Октябрск каласындагы «Магнит» җаваплылыгы тар җәмгыятендә производствога кертелә. Әпсәләмов 60 тан артык фәнни хезмәт авторы. 2004 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында «Влияние разрушения горных пород при повышенном давлении на их магнитные свойства» темасына докторлык диссертациясе яклый[1]

Науки о Земле (геодезические, геофизические, геологические и географические науки) — Геологические науки — Петрография — Состав и свойства горных пород — Электрические и магнитные свойства — Магнитные свойства Геофизика, геофизические методы поисков полезных ископаемых

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Магнитные свойства горных пород при высоких термодинамических параметрах. Саратов, 1988 (автордаш);
  • Магнетизм горных пород при высоких термодинамических параметрах. Уфа, 1997(автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының Халык мәгарифе отличнигы (2000);
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2005);
  • Сибай шәһәренең Рамазан Өметбаев исемендәге премия лауреаты(2010).

Искәрмәләр үзгәртү

1. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/17016-bs-l-mov-salauat-sabirj-n-uly(недоступная+ссылка)(үле сылтама)

2. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/17016-bs-l-mov-salauat-sabirj-n-uly(недоступная+ссылка)(үле сылтама)

3. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/17016-bs-l-mov-salauat-sabirj-n-uly(недоступная+ссылка)(үле сылтама)

4. https://search.rsl.ru/ru/record/01002665009

Сылтамалар үзгәртү

  1. https://search.rsl.ru/ru/record/01002665009