Александр Бурзянцев

Александр Бурзянцев (Александр Данила улы Бурзянцев, рус. Александр Данилович Бурзянцев) – рәссам, С. Юлаев премиясе лауреаты (1986), БАССР халык (1979), РСФСР атказанган (1987) рәссамы. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1958).

Александр Бурзянцев
Туган телдә исем Александр Данила улы Бурзянцев
Туган 19 октябрь 1928(1928-10-19)
БАССР Җылаер кантоны (Җылаер районы) Яңа Преображенский хуторы
Үлгән 25 май 1997(1997-05-25) (68 яшь)
Уфа
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Пенза сәнгать училищесы[d]
Һөнәре рәссам
Ата-ана
  • Данила Федор улы (әти)
  • Акулина Сергей кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1986)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
А. Бурзянцев. «Караидел».

1928 елның 19 октябренда БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Җылаер районы) Яңа Преображенский (Баракал) хуторында туган. Гаиләсе белән Магнитогорскига күченеп, яңадан кире кайтканнар. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Бертуганнары Николай белән Виктор шулай ук рәссамнар.

Александр кечкенәдән рәссам булырга хыяллана. К.А. Савицкий исемендәге Пенза сәнгать укуханәсен (1951) (Иван Силыч Горюшкин-Сорокопудов сыйныфы) тәмамлый һәм Җылаерда урта мәктәптә рәсем укыта. 1952 елда Уфага күчеп килә, «Башрәссам» иптәшлеге»ндә эшли башлый.[1]

Иҗаты үзгәртү

Рәссам үзенең иҗатында рус пейзаж мәктәбе алымнарын дәвам итә, пейзаж жанрында эшли. Әсәрләренең күпчелеге Урал табигатенә багышланган: «Сим шәһәре» (Сим-городок) (1957), «Иске Урал шәһәрчеге» (Старый уральский городок) (1959), «Бианка елгасында» (На реке Бианке) (1960), «Кандракүлдә» (На озере Кандрыкуль) (1966), «Ак кар» (Белый снег) (1966).

1970 елларда С. Есенин, С. Аксаковка багышланган картиналары иҗатына яңа тема алып килә: «Язгы көн. Шагыйрь бакчасы» (Весенний день. Сад поэта) (1970), «Есенин өендә» (В доме Есенина) (1970), «Т.Ф. Есенина истәлегенә» (Памяти Т. Ф. Есениной) (1980); «Агыйделдә боз ага» (Ледоход на Белой) (1989), «С. Аксаков туган җир» (Место, где родился С. Т. Аксаков) (1989), «Буран» (1990).[2]

Сүздәл (1968), Переделкино (1974), Келәшкә (1987) иҗади сәяхәт кылу рәссамга яңа картиналар ясауга юл ача, тематикасын баета, аңа портрет жанрын өсти. 1980 еллардан башлап, Уфа шәһәренә багышланган сурәтләр шәлкеме ясый.

Иҗади мирасы Третьяков галереясендә, Рус музеенда, Уфада Нестеров исемендәге сәнгать музеенда саклана.

Катнашкан күргәзмәләре үзгәртү

1953 елдан башлап республика, зона, бөтенрусия, чит илләрдәге күргәзмәләрдә катнашып килә. Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә (1977, 1979), Пензада (1979), Рязань өлкәсе Константиновка авылында (1974), Уфада (1980, 1988, 1995), Нефтекамск, Бәләбәй, Салават (1995) шәһәрләрендә уздырыла.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Уфаның Нагаево бистәсендәге урамга исеме бирелгән.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

.