Зилаер
Зилаер (баш. Йылайыр, рус. Зилаир) – авыл, Зилаер районының һәм Җылаер авыл советы үзәге (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып).
Зилаер | |
баш. Йылайыр | |
Нигезләнү датасы | 1748 |
---|---|
Рәсми исем | Йылайыр |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Зилаер районы һәм Зилаирский сельсовет[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Зилаирский сельсовет[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 5585 (2010) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 540 метр |
Почта индексы | 453680 |
Рәсми веб-сайт | zilair.bashkortostan.ru |
Җирле телефон коды | 34752 |
Зилаер Викиҗыентыкта |
Уфадан көньяк-көнчыгыш 410 км һәм Сибай тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка таба 120 км еракта Җылаер елгасы буенда, Магнитогорски — Ира, Зилаер — Кананикольский — Иске Собхангол автомобиль юллары чатында урнашкан.
Халкы (мең кеше): 1900 елда — 2,7; 1920 — 4,2; 1939 — 6,6; 1959 — 4,6; 1989 — 4,9; 2002 — 5,9; 2010 — 5,6. Урыслар, башкортлар яши (2002).
Социаль һәм мәдәни өлкәләр
үзгәртүЗилаер урта мәктәбе, һимназия, музыка мәктәбе, ДЮСШ, 3 балалар бакчасы, махсус коррекция мәктәп интернаты, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, мәдәният йорты (6 халык коллективы), чиркәү (Спасо Преображение), мәчет бар.
Тарихи белешмә
үзгәртү18 гасыр Преображенск заводы янындагы торак буларак нигез салына. Преображенск заводы, Преображенский буларак теркәлгән. 1760 елда 130 йортта 1150 кеше яшәгән, 1866 елда 160 йортта — 1721 кеше. Игенчелек, терлекчелек, төрле кәсепләр белән шөгыльләнгәннәр, заводта эшләгәннәр. Чиркәү (1830 елда салынган), күн заводы булган. 1900 елда шулай ук чиркәү мәхәллә мәктәбе, су тегермәне теркәлгән, ярминкәләр үткәрелгән; авылда волость идарәсе урнашкан. 1922—30 елларда Зилаер кантонының административ үзәге. 1925 елдан алып хәзерге исемен һәм статусын йөртә. Элекке сәүдәгәрләр йортларының биналары (башлыча 2 катлы: 1нче катлары таштан, 2нчеләре — агачтан; 19 гасырның 2нче яртысында) мәдәни мирас объектлары булып тора.
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Леонид Кувшинов (1914-1973), очучы-сынаучы, Сәвитләр Берлеге Каһарманы.
- Андрей Серков (1919-1944), Сәвитләр Берлеге Каһарманы.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)