Күгәрчен районы

Башкортстан составындагы район, Россия
(Морак районы битеннән юнәлтелде)

Күгәрчен районы Башкортстанның көньягында урнашкан һәм Мәләвез, Куергазы, Зиянчура, Җылаер, Бөрҗән районнары белән һәм Ырынбур өлкәсенең Төлген районы белән чиктәш. Районның 113 торак ноктасы 20 авыл советына берләшкән. Район үзәге Морак – элекке исеме Кызыл Мәчет.

Күгәрчен районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Морак
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм YEKT[d]
Халык саны 31 444 (2010)[1]
Мәйдан 3400 км²
Почта индексы 4533ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт admkugarchi.bashkortostan.ru(рус.)
Җирле телефон коды 34789
Номер тамгасы коды 02 һәм 102
Карта
 Күгәрчен районы Викиҗыентыкта

Тарихи белешмә үзгәртү

Бу як башкортлары күбесенчә бөрҗән кабиләсеннән чыкканнар. Беришеләр башка кабиләләрдән – мәсәлән Дүңгәвер авылы шул исемле кабиләдән. 18 гасырда татарлар күченәләр, Акман авылы 1870 елда нигезләнә.

Башкортларның җир сатып ятуларына күрә алар бу якларда ХХ гасыр башында азчылыкта калалар. 1928 елда районга керәчәк Кыпчак һәм Бөрҗән-Кыпчак волостьларында 24 865 рус, 15 233 башкорт, 4 277 татар, 6099 мукшы, 2 699 чуаш, 2 229 украин яшәве мәгълүм.

Идел буе халкын 1921-1922 елны кырган ачлык кәсафәте бу якларда бер ел алдан башланган. 1921 елны терлекләр калмаган диярлек. Туембәт авылында октябрь ахырларына мәктәп яшендәге 74 баланың 47се вафат һәлак булган.

Күгәрчен районы 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Башта ул Морак районы дип атала. 1934 елны исемен Күгәрчен районына алмаштыра. Ул чактагы башкарма комитет рәисе Сатаев район үзәген Күгәрчен авылына күчерегә ниятли.[2]

13,5 мең күгәрченле Бөек Ватан явында катнашкан. Аларның яртысыннан күбесе сугыш яланнарында ятып калган. Районнан киткән сугышчылардан сигезе Советлар Союзы Герое һәм берсе Дан орденының тулы кавалеры булдылар.

Демографик хәл үзгәртү

Иң зур торак урыны – Морак авылы (2010 елда биредә 8 962 кеше яшәгән), Йомагуҗа бистәсе (4 552 кеше).

Район халыкның югары табигый үрчеме белән (2009 елда +16,4‰, 2010 елда 15,4‰) аерылып тора. Шул ук вакытта үлүчеләр саны туучылар санына тигезләшә (2009 елда —16‰, 2010 —14,8‰) диярлек.

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
башкортлар 17 664 (41,7%) 15 079 (47,8%) 19 280 (56,4%)
руслар - - 9 560 (28%)
татарлар 6 122 (14,4%) 5 118 (16,2%) 3 519 (10,3%)

Шулай ук мукшылар (460 кеше 2002 елда), чуашлар (637 кеше) яши.

1989 елда татарлар район халкының 16%ын тәшкил итсәләр, 2002 елда 10-га калдылар. Күгәрчен районында татарлар яшәгән өч авыл бар дип санала: Увар (Багдашкино), Акман һәм тоташ районга исем биргән Күгәрчен.[3] Башкортлаштыру шаукымында Күгәрчен, Калдар, Ишбирде, Акман, Дәүләтша утары авылларын 1979 елда башкорт авыллары итеп яздыралар.[4] Шулай да, зур татар авылы Күгәрченне, соңгы җанисәпләр буенча анда күпчелектә татарлар яшәве белән килешергә мәҗбүр булдылар.

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[5][6]1959[7][6]1970[8][6]1979[9][6]1989[10][6]2002[11][6]2010[1]1 гый 2018[12]1 гый 2019[13]
30 24929 33242 50133 99031 54134 20331 44428 27727 858

Икътисад үзгәртү

2010 елның башына районда эш яшендә 19 069 кешенең 16 175е эш белән тәэмин ителгән.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Районда авыл хуҗалыгы аякта нык басып тора. Бу өлкәдә Дәүләт унитар предприятиесе «Тәвәкән» «Җиргән МТС» АҖ, 3 СПК, 7 ҖЧҖ, 86 игенче-фермер хуҗалыгы эш итәләр.

Танылган кешеләр үзгәртү

Мәгариф үзгәртү

Районда 15 урта мәктәп – укучылар саны 2576;
18 төп мәктәп – 876 укучы;
33 башлангыч мәктәп – 602 укучы;
1 гимназия – 702 бала;
19 мәктәпкәчә тәрбияләү оешмасы – 1140 бала (саннар 2010 ел башына).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. http://static.3.190.63.178.clients.your-server.de/rayon/191-rajjon-v-period-revoljucionnykh.html(үле сылтама)
  3. Люция Камаева. Үгисетелгән Акман(үле сылтама)
  4. Список татарских сельских населенных пунктов Башкирской ССР, национальность жителей которых претерпела изменения по данным за 1926-79 гг., archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2011-12-01 
  5. СССР җанисәбе (1939)
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  7. СССР җанисәбе (1959)
  8. СССР җанисәбе (1970)
  9. ССҖБ җанисәбе (1979)
  10. СССР җанисәбе (1989)
  11. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  12. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  13. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.

Чыганаклар үзгәртү