Акман (Күгәрчен районы)
Акман (баш. Ибрай) — Башкортстанның Күгәрчен районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 155 кешенең яшәве мәгълүм.[1]
Акман | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Башкортстан |
Район | Башкортстанның Күгәрчен районы |
Координатлар | 52°44'25"N, 56°30'49"E |
Нигезләнгән | 1870 |
Халык саны | 155 кеше |
Почта индексы | 453331 |
Акманга 1870 елда Казан губернасы татарлары нигез салган.[2]
Бу кечкенә генә авылда татар әдәбиятының классигы, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев 1880 елда туган. Акман татар мәктәбендә Туембәттән килеп Зәйнәп Биишева урта белем алган, ул биредә бай татар әдәбияты белән танышкан. Соңыннан мәшһүр башкорт язучысы булып таныла.[3]
Демография Үзгәртү
Халык саны динамикасы:
2002[4] | 2009[4] | 2010[1] |
---|---|---|
176 | 162 | 155 |
Танылган шәхесләр Үзгәртү
- Мирах Бәкиров (1931-2007), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Башкортстан Республикасы торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-25
- ↑ Люция Камаева. Үгисетелгән Акман(үле сылтама)
- ↑ Акман – моя далекая и близкая родина …
- ↑ 4,0 4,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..