Каләмгә хитабДәрдемәнд тарафыннан 1906 елда язылган шигырь. Әдипнең иң танылган әсәрләренең берсе. Шигырь беренче тапкыр «Казан мөхбире» газетасының 1906 елның 6 февраль санында басыла.

Шигырьдә каләм мотивы гаүдәләнә. Ул каләмгә риторик эндәш алымы белән язылган. Шигырь эчке рухы белән үткәннәргә юнәлгән. Ә үткәннәр, моңа кадәр дөньяга килеп-киткәннәр турында бәян иткәндә, күз яшьләрен түгә.

Шигырь тексты үзгәртү

Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
Бабалар кабере янында күңел зар,
Аталар рухының армәндәсе бар...
Кара туфрак тулы мазлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..
Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!