Азат Зарипов (1970)

режиссер, актер, педагог

Азат Зарипов, Азат Әнәс улы Зарипов (1970 елның 26 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Яңа Кенәр) — режиссер, актер, педагог, Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы, Татарстанның атказанган артисты.

Азат Зарипов
Туган телдә исем Азат Әнәс улы Зарипов
Туган 26 август 1970(1970-08-26) (53 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Яңа Кенәр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният институты;
Щукин исемендәге театр училищесы
Һөнәре режиссер, актер, педагог
Эш бирүче Казан дәүләт мәдәният институты
Балалар кызы Азалина; улы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты
Сайт Азат Зарипов

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1970 елның 26 августында Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Пермь хәрби авиация техник училищесына(рус.) укырга кергән. Ай ярымнан укуын ташлап, Казанга кайта. Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссурасы факультетын (1991, остазлары Дамир Сираҗиев, соңрак Наил Дунаев), «режиссура» белгечлеге буенча Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры каршындагы Щукин исемендәге Театр училищесын(рус.) (2003, читтән торып) тәмамлаган. 1992—1993 елларда хәрби хезмәттә булган.

1995—2003 елларда Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли.

1999 елдан алып Казан дәүләт мәдәният институтында (1995—2002 елларда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният академиясе, 2002—2015 елларда университет) режиссура һәм актерлык осталыгы буенча дәресләр бирә, КДМИ театр, кино һәм телевидение факультетының театр иҗаты кафедрасы доценты.

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау комиссиясе йөкләмәсе буенча Татарстан районнары хакимият хезмәткәрләрен татарча текст төзергә, чыгыш ясарга өйрәтә (мәдәният институтының башка хезмәткәрләре белән берлектә)[1].

Иҗаты үзгәртү

Татарстанның һөнәри театрлары (Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Буа театры, Әлмәт театры, Казан ТЮЗы, Минзәлә театры һ. б.) һәм халык (Арча халык театры һ. б.) театрлары сәхнәләрендә 25 ләп спектакль куйган, күбесе балалар өчен спектакльләр.

Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Фәрит Хәбибуллинның театр-студиясе вакытыннан (1987 елдан) эшләгән. «Килмешәк» спектаклен куйган. 2003 елда театр җитәкчелеге актер—режиссер А. Зарипов белән килешүне озайтмаган.

2003 елдан Буа театры белән иҗади элемтәдә тора. Мәсәлән, Рәдиф Сәгъди башлангычы белән, Буа халык театрында Хәбир Ибраһим пьесасы буенча балалар өчен әкият куя. Театр дәүләт театры статусы алгач (2007), Ренат Харисның «Артист»ын куйган.

Фильмография үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү