Җәмит Рәхимов

төбәк язучысы, чәчмә әсәрләр остасы, тарихчы

Җәмит Гата улы Рәхимев (1935-1996) - төбәк язучысы, чәчмә әсәрләр остасы, тарихчы. Татарстан нефтьчеләре, аларның фидакарь хезмәте турында дистәләрчә очерклар иҗат итеп, матбугатта нәшир итте.

Җәмит Рәхимов


Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1935 елның 13 гыйнварында Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, аны-моны уйламыйча гына, Җәмитебез нефть чыгару оешмаларына кереп эшли, Казан университетында филология белеме алганнан соң, Лениногорскидагы нефть техникумына кереп укый. Әдәбиятка Җәмит Рәхимев бик соң килә, утыз-кырык яшендә генә.

Хатыны - Галия.

Истәлек үзгәртү

Лениногорск районы Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимевлар исемен йөртә.

Библиография үзгәртү

  • "Якташларым". 1972
  • "Батырлык чакрымнары". 1976
  • "Өлешемә тигән көмешем". 1978
  • "Тәвәккәл таш яра".
  • "Девон хәбәрчесе".
  • "Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе".
  • "Сайланма әсәрләр". 2008

Чыганаклар үзгәртү

  • Җәмит Рәхимев. Сайланма әсәрләр. Казан. 2008.