Илшат Рәхимбай

кинорежиссер, продюсер, оператор, музыкант

Илшат Рәхимбай, Илшат Рәфкать улы Рәхимов (1988 елның 18 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач) ― кинорежиссёр, продюсер, кинооператор, монтажёр, сценарист. Кыска метражлы «Гастарбайтер» (2014), «Күз алдыңа китер» (рус. Представь), «Әпипә» (2019) фильмнары, «Микулай» этно-триллеры (2022) режиссеры[1].

Илшат Рәхимбай
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Илшат Рәфкать улы Рәхимов

Туу датасы:

18 апрель 1988(1988-04-18) (36 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Балтач

Һөнәре:

кинорежиссер, продюсер, музыкант

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2014х. в.

Ильшат Рахимбай

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1988 елның 18 апрелендә Балтачта туган[2]. Әтисе Рәфкать һөнәре буенча теш технигы, Арча районы Мирҗәм авылыннан, әнисе Сәрия сәүдә өлкәсендә эшләгән. Бертуган апалары Гөлназ, Гөлшат[3].

2 яшендә укырга, 4 яшендә балалар бакчасында курай уйнарга өйрәнгән Илшатны 6 яшендә (башкалардан бер ел алдан) музыка мәктәбенә алалар. Башта курай классында, аннары фортепьяно буенча укыган. Бишенче класста ук кулына камера тотып, төрле ракурсларда видеолар төшерә башлаган. Мәктәптә яхшы укыган, 9нчы сыйныфта татар теленнән республика олимпиадасында җиңүче була. Зуррак классларда КВН белән мавыга, команда оештырып, республикада җиңү яулый. Кырымда узган «Сөембикә варислары» фестивалендә лауреат була. Яшьләрнең «Сәләт» берләшмәсе эшендә (җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов) катнашып, Италия, Канада, Чехия, Австралияне күрә.

Мәктәпне медальгә тәмамлаган. Нәҗип Җиһанов исемендәге бәйгедә беренче урынны алгач, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры белән чыгыш ясый, рояльдә уйный. Казан музыка училищесына укырга керергә уйлый, ләкин аның яшәргә тулай торагы булмагач, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын сайлый. Югары стипендия алып укый. 2 курсны тәмамлагач, музыка дөньясы аңа тар тоела башлый. Кинорежиссер булырга тели. КДПИның музыка факультетын читтән торып тәмамлый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кинорежиссер белгечлеге алган[4]

2011 елдан дөрес сулыш алу күнегүләре (пранаяма[d]) белән кызыксына башлаган [5] Сәяхәт итәргә ярата, егермедән артык чит илдә булган.

Иҗаты үзгәртү

Беренче фильмнарын («Җисем» исемле кинопроект) «Сәләт»тә үк төшерә башлый. Сценарист буларак, КДМИда диплом эше ― «Гастарбайтер» фильмы (2014), аны Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәткәннәр. 2016 елда кыска метражлы «Күз алдыңа китер» (рус. Представь) фильмы дөнья күрә, аның өчен беренче премиясен ала[6].

Драматург Мансур Гыйләҗевның шул ук исемдәге пьесасы буенча куелган «Микулай» этно-триллеры премьерасы Мәскәүдә, Яңа Арбаттагы «Каро 11 Октябрь» кинотеатрында 2023 елның 15 июнендә була[7], 22 июньдә фильм киң прокатка чыга, илнең ~150 кинотеатрында күрсәтелә башлый[8][9][10].

Егерме бишләп музыкаль клип, дүрт кыска метражлы, дүрт документаль фильм, «Әпипә» мюзиклын исәпләгәндә[11], ике тулы метрлы фильм төшергән.

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» фильмы нигезендә төшерелгән «Тарлан» фильмы – Казакъстан белән Татарстан копродукциясе. Проектны Казакъстанда продюсер Миләүшә Айтуганова белән Илшат Рәхимбай бергә тәкъдим иткәннәр [12]. Соңгы мизгелдә Илшат Рәхимбай проекттан баш тарта, сәбәпләренең берсе ― режиссерга аз гонорар тәкъдим ителү[13] .

Уңышлары үзгәртү

  • «Син кирәк» ― «Клюф-2011» фестивалендә «Иң яхшы музыкаль яки шигъри фильм» номинациясендә премия
  • «Хәзер яз» ― «Иң яхшы сценарий» номинациясендә премия
  • «Кайда» клибы ― Бөтенроссия «Селигер фильмы-2011» кинофестивалендә «Иң яхшы оператор», һәвәскәрләрнең Казан кинофестивалендә «Иң яхшы клип» номинациясендә җиңүче
  • «Harmony» клибы ― халыкара «Алтын бишлек» кинофестивалендә җиңүче[14]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Язгөл (2013 елда өйләнешкәннәр), кызлары Җәннәт, Сәгадәт.[3]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Илшат Рәхимбай Татарстан киноучреждениеләрендә иҗади очрашулар үткәрә.(үле сылтама) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 1.02.2018
  2. Ильшат Рахимбай Вконтакте
  3. 3,0 3,1 Алсу Шакирова. Синнән була, улым. «Сөембикә», 2023, № 8, 18-19нчы бит.
  4. Зөлфия Камалова. Илшат Рәхимбай: «Киноның милләте юк». «Идел», 22.11.2022
  5. Илшат Рәхимбай: Дөрес суламаган очракта татар эстрадасы барлыкка килә. «Ялкын», 29.06.2021
  6. Илшат Рәхимбай: «Тамашачымның диванда җәелеп кенә фильмны каравын теләмим». Шәһри Казан, 22.07.2016
  7. Нурия Фатхуллина. Ильшат Рахимбай о фильме «Микулай»: «У нас пиар кряшен на мировом уровне». Бизнес-Онлайн, 15.06.2023(рус.)
  8. Микулай (2022). Кино-Театр.Ру(рус.)
  9. Рузилә Мөхәммәтова. «Микулай» этнотриллеры прокатка чыкты: кемнең башы киткәндер бит әле. Интертат, 25.06.2023
  10. Айзирә Имамова. «Микулай»ны яратырлармы? Шәһри Чаллы, 30.06.2023
  11. Илшат Рәхимбай: “Әпипә” татар концертларына альтернатива була ала. «Дуслык», 21.11.2020
  12. Илшат Рәхимбай, кинода төшерү өчен, атта йөри белгән татар малае эзли. «Саба таңнары», 10.10.2018
  13. Рузилә Мөхәммәтова. «Микулай»: әҗәткә төшерелгән этнотриллер, яки Рәхимбайга керәшен пиары. Интертат, 15.09.2022
  14. Илшат Рәхимбай.(үле сылтама) «Сөембикә», 21.07.2016

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Алсу Шакирова. Синнән була, улым. «Сөембикә», 2023, № 8, 18-19нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү