Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле (Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле) – татар һөнәри җыр һәм бию ансамбле, Тукай бүләге иясе. Халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия ярышлары һәм фестивальләре лауреаты.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1937

Илләр

Россия Россия
(Татарстан Татарстан)

Шәһәр

Казан

Тел

татар теле

Элекке
катнашучылар

Фәйзи Гаскәров,
Җәүдәт Айдаров,
Лима Кустабаева

http://www.tatans.com/

Тарихы

үзгәртү
 
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

1937 елны Татарстан АССРның хөкүмәт карары нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хор студиясе – И.В. Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч, ул Татарстан АССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. Бию төркеме җитәкчесе итеп Санкт-Петербургда балет мәктәбен төгәлләгән, Казан шәһәре опера театрының балет биючесе Юрий Адольф улы Муко билгеләнә[1]. Сәнгать җитәкчесе һәм хормейстеры З.С. Әхмәтова ансамбльне 22 ел җитәкли. 1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый.

Ансамбль оешкач, татар халкының күпгасырлык рухи мирасы, легендалары, аның йолалары, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, фольклор бәйрәмнәре, милли киемнәре сәхнәгә менде. Шулар нигезендә 50 дән артык югары сәнгати кимәлдәге җырлы-биюле композицияләр төзелде һәм тамашачыга күрсәтелде.

1938 елның 30 апрелендә — 1 май бәйрәменә багышланган беренче концерты.

Бөек Ватан сугышы елларында

үзгәртү

Ансамбль, филармония артистлары белән, 17 концерт бригадасы төзеп, тылда һәм фронтларда 1700 шефлык концерты бирә.

1945 елда ансамбльне Фәйзи Гаскәров җитәкли, ул талантлы биючеләр буынын тәрбияли. РСФСР һәм Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәров куйган биюләр – көнкүрештән алынган, бай эчтәлекле, халык юморы белән өретелгән, көлкеле күренешләргә бай, югары бию техникасы булуы белән тамашачыны үзенә тарта. Аннан соң ансамбльдә Гай Таһиров, Ә. Кәлимуллин биюләр куйдылар[2].

Ансамбль артистларының башкару осталыгын күтәрүгә республиканың композиторлары Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, М. Юдин даими ярдәм итәләр[3].

  • 1967 елда Октябрь инкыйлабының 50 еллыгына багышланган һөнәри иҗат төркемнәренең бөтенсоюз ярышында (Мәскәү) ансамбль II урын ала.
  • 1977 елда Халыкара Карфаген фесивалендә (Тунис) 37 катнашучы илнең һөнәри ансамбльләре арасында иң яхшысы дип табыла.
  • 1978 елда җитәкчелеккә Лима Кустабаева килә. Ул унлап концерт һәм театральләштерелгән тамаша программасы булдыра.
  • 2000 елда ансамбль XLIII Халыкара фестивальдә (Франция) уңышлы чыгыш ясый.
  • 2004 елдаРоссия сәнгате һәм кинематографы” фестивалендә (Ницца, Франция) катнаша.
  • 2014 елда Халыкара милли мәдәниятлар фестивалендә (Маргис, Прованс, Франция) чыгыш ясый[4].

Чит илләрдәге чыгышлары

үзгәртү

Кытай (1960), Италия (1978), Төркия (1983), Япония (1987), Франция (1996, 2000, 2004, 2014), Бөекбритания (1997), Гыйрак (1997), Алмания, Монголия, Тунис, Кипр, Мальта, Нигерия, Бенин, Сенегал, Чехословакия, Югославия, Маҗарстан, Финляндия һ.б.[2]

Сәнгать җитәкчеләре

үзгәртү

Бүген ансамбль артистлары 3 төркемдә эшли: бию төркеме, хор төркеме, оркестр.

Репертуар

үзгәртү

Бүләкләре

үзгәртү

Островский урамы, 2нче санлы йорт адресы буенча урнашкан 3 катлы бина (Арианов – Тельпугов йорты) [7], республика дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты. Гомуми мәйданы ― 1279,8 кв.м. XIX гасырның беренче яртысында салынган. Бина дәүләт ансамбленә репетицияләр үткәрү һәм административ-хуҗалык эшләре өчен дип бирелгән. Бинага соңгы тапкыр 1996-1999 елларда ремонт ясалган. 2023 елның мартында яңа ремонт башланган. [8]

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998

Искәрмәләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү