Әнисә (җыр)
«Әнисә» — татар халык җыры, борынгы бию такмагы. Татар халык иҗатының классик үрнәге.
«Әнисә» | |
---|---|
Җыр | |
Язылган | XVI гасыр (?) |
Көй авторы | халык Мансур Мозаффаров эшкәртүендә |
Сүзләр авторы | халык |
Такмак тексты
үзгәртүБорынгы варианты | Яңарак варианты[1] |
---|---|
|
|
Тасвирлама
үзгәртүТакмакның көе матур, ритм һәм форма ягыннан төгәл. Сүзләре шулай ук зур кыйммәткә ия. Ике юллы строфаларның һәм куплетларның бер-берсенә бәйләнеп, сюжетлылык тудыруы татар халык җырлары арасында бик сирәк күренеш. Һәр строфа һәм куплетның соңгы юллары башка строфалар өчен башлангыч булып тора. Такмак өзлексез сюжет тудыра.
Такмакның борынгы вариантында кулланылган «тимер идәннәр», «көмеш өстәлләр», «алтын табаклар», «көзгеле пулатлар», мифик «Гали пәкесе» кебек гыйбарәләр такмакның Казан ханлыгы чорында иҗат ителү ихтималлыгын күрсәтә.
Борынгы бию такмагын композитор Мансур Мозаффаров хор өчен эшкәртә.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарында такмакның яңарак варианты озак еллар саклана, шулай ук үзешчән ансамбльләр дә әлеге бию такмагын яратып башкара.
Әдәбият
үзгәртү- Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987, 193-194нче бит.
- Татар халык иҗаты (төзүчеләре Гомәр Бәширов, Афзал Шамов, Хәмит Ярми, Хатыйп Госман), Казан: ТКН, 1951 ел, 273нче бит.
- Татар халык көйләре (төзүчесе Александр Ключарев). Казан: ТКН, 1955 ел, 107нче бит.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре... К.: ТКН, 1987, 193-194нче бит.