Хәмит Ярми, Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов (1904 елның 5 мае, РИ, Тубыл губернасы, Төмән өязе, Кырынкүл1981 елның 30 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — фольклор белгече, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1969), Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1964), Тукай бүләге иясе (1989).

Хәмит Ярми
Туган телдә исем Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов
Туган 5 май 1904(1904-05-05)
Кырынкүл, Төмән өязе, Тубыл губернасы, Русия империясе
Үлгән 30 октябрь 1981(1981-10-30) (77 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Яшәгән урын Бутлеров урамы[1]
улица Маяковского, 4а[d][2]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре әдәбият галиме, профессор
Җефет Халидә Хәнәфи кызы Гатина - Ярми
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1989)
Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе

 Хәмит Ярми Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1904 елның 5 маенда Тубыл губернасы Төмән өязе (хәзерге Төмән өлкәсе Төмән шәһәренең Үзәк округына керүче) Кырынкүл (рус. Казарово) авылында туган. 1981 елда Казанда вафат. 1920 елга кадәр туган авылында яши. Олуг Манчел авылында яңа ысуллы мәдрәсәдә, Ямбайда белем ала. 19231930 елларда Төмәндә чыккан «Юксыллар чаткысы» (рус. Искры пролетариата) гәҗитендә, Яркәү районы Бурбар авылында клуб, китапханә мөдире, Төмәннең 7нче татар мәктәбендә, медтехникумда укытучы, окронода инструктор булып эшли. Төмән татар педагогия техникумын, Казан дәүләт педагогия институтын (1930), КДУ каршында аспирантураны тәмамлый.

1930 елдан «Кызыл Татарстан» гәҗитендә, Татарстан китап нәшриятында, Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшли. Хәмит Ярми гарәп графикасын да, латин алфавитын да, кириллицаны да яхшы белә; Владимир Ленин, Карл Маркс хезмәтләрен беренчеләрдән булып русчадан татарчага тәрҗемә итә[3].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

19391972 елларда ССРБ фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли: 19421944 елларда институтның директоры. 19441947 елларда институтның халык иҗаты бүлекчәсе мөдире.

Халык авыз иҗатын җыю буенча махсуслашкан утыздан артык фәнни-гамәли сәяхәттә катнаша. 300дән артык татар авылында була. Халык иҗатын җыеп төзегән кырыктан артык җыентыгы бар. Татар халкының, шул исәптән себер татарларының, шигъри авыз иҗатын өйрәнә. Төп фәнни хезмәте — «Татар халкының шигъри авыз иҗаты» (рус. Татарское народно-поэтическое творчество). Шуның буенча филология фәннәре докторы диссертациясен яклый (1969).

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә татар фольклоры буенча лекцияләр укый. Татар халык иҗаты буенча дәреслекләр авторы.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Төмән шәһәренең бер урамына Хәмит Ярми исеме бирелгән[4].
  • Төмән өлкәсенең туган якны өйрәнү музеенда Хәмит Ярминең кабинет-музее ачылган.
  • 2014Төмән өлкәсе хөкүмәтенең милләтләр эшләре комитеты финанс ярдәме белән «Күренекле шәхесләр» сериясеннән «Хәмит Ярми» китабы басыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
  2. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.
  3. Диләфрүз Фәхретдинова. Хәмит Ярми - галим һәм шәхес. «Яңарыш», 30.04.2014
  4. Распоряжение администрации города Тюмени от 26 июля 2002 г. N 2490

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Татар халык иҗаты


  1. Уразова Насия Мухамедчановна. Х. Ярми о влиянии фольклора на формирование татарской литературы(рус.)