Хәмит Ярми урамы (Төмән)

Хәмит Ярми урамы (рус. улица Хамита Ярми) — Төмән өлкәсе үзәге Төмән шәһәренең Үзәк округына керүче Кырынкүл (рус. Казарово) микрорайонында урнашкан урам. Озынлыгы — 1 150 м.

Хәмит Ярми урамы
Төбәк Россия байрагы РФ Төмән өлкәсе
Шәһәр Төмән
Хәмит Ярми

Урнашуы үзгәртү

Төмән шәһәренең Үзәк округына керүче Кырынкүл (рус. Казарово) микрорайонында, Булат Сөләйманов исеме белән аталган урам белән параллель урнашкан. 9 урам белән кисешә: Василий Болотов уурамы, Дмитрий Коротчаев урамы, Василий Левушкин урамы, Павел Рощевский урамы, Виктор Бугаев урамы, Петр Шестаков урамы, Григорий Алексеев урамы, Роман Новопашин урамы, Үлән тыкрыгы[1]

Тарих үзгәртү

Төмән шәһәре хакимиятенең «Кырынкүл авылы территориясендәге яңа төзелеш районында урнашкан урам-юл челтәренә исемнәр бирү турында» 2002 елның 26 июлендәге 2490 санлы карары нигезендә, Кырынкүл авылы территориясендә яңа төзелеш алып барыла торган урам-юл челтәренең исемсез элементына «Хәмит Ярми урамы» исеме бирелә. Урам Кырынкүлдә туган ТАССР атказанган фән эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты, татар фольклористикасына зур өлеш керткән галим Хәмит Ярми (Ярмөхәммәтов) (19041981) исемен мәңгеләштерү өчен аталган.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

 
Хәмит Ярми урамындагы йортлар

Урам шәхси секторга керүче ике-өч катлы коттеджлардан тора.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү