Казан хореография укуханәсе

(Казан хореография училищесы битеннән юнәлтелде)

Казан хореография укуханәсе (рус. Казанское хореографическое училище, ингл. Kazan Choreographic School) — 1993 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы, техникум.

Казан хореография укуханәсе
Нигезләнү датасы 1 март 1993
Сурәт
Кыскача исем КХОУ
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Казан һәм Вахитов районы
Урам Карл Маркс урамы
Урын Карл Маркс урамы, 63/25
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Адрес 420015, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 63/25 йорты
E-mail mailto:ballet-kazan@mail.ru[1]
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/vahit/org6241
Карта
 Казан хореография укуханәсе Викиҗыентыкта

Белгечлекләр

үзгәртү
  • Балет сәнгате (Балет артисты дипломы бирелә) — 7 ел 10 ай укыйсы. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфын тәмамлаган балалар кабул ителә.
  • Бию сәнгате (Җыр һәм бию ансамблендә балет артисты дипломы бирелә) — 4 ел 10 ай укыйсы. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфын тәмамлаган балалар кабул ителә.

Элемтәләр

үзгәртү

Уку йорты Агриппина Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе, Н. Римский-Корсаков исемендәге консерватория, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бию ансамбле, Мәскәү дәүләт хореография академиясе белән багланышлар урнаштырган.

Казан үзәгендә, Карл Маркс урамында урнашкан бина 1906 елда архитектор С.В. Бечко-Друзин тарафыннан төзелгән. ХХ гасыр башы неоклассицизм стилендә төзелгән бина Г формасында. Бинаның ике канаты түбәсенә флюгер һәм кабыргалы өслекле гөмбәз куелган почмакта тоташа. Бина фасадын ярымколонналар һәм пилястралар бизи. Балконнарда катлаулы рәсемле рәшәткәләр. Икенче катка челтәрләп эшләнгән култыксалы тимер баскыч алып менә[2]

Шәхесләр

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү
  • Шахнина Татьяна Зиновьевна.

Укытучылар

үзгәртү



Тәмамлаучылар

үзгәртү

Казан хореография училищесын тәмамлаучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Самар, Чабаксар, Петрозаводск, Йошкар-Ола, Чиләбе һ.б. шәһәрләрнең әйдәүче сәхнәләрендә бии. Татарстан җыр һәм бию ансамблендә, «Казан» бию ансамблендә, Игорь Моисеев исемендәге дәүләт академия халык биюе ансамблендә һ.б. бию коллективларында эшли. РФ күләмендә һәм чит илләрдә уздырылган балет конкурсларында лауреат исеменә лаек булалар.



Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарская энциклопедия. Казан: Институт татарской энциклопедии, 2012-2014.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү