Мемет Нузет ( кырымтат. Memet Nuzet, чын фамилиясе: Челебиев кырымтат. Çelebiyev ; 13 март, 1888 Айдар Газы,Сак районы - 4 май,1934 Коккоз) - кырымтатар шагыйре һәм язучысы .

Мемет Нузет
Туган 13 март 1888(1888-03-13)
Орлянка[d], Охотниковский сельский совет[d], Сак районы, Кырым АССР
Үлгән 4 май 1934(1934-05-04) (46 яшь)
Соколиное[d], Бакчасарай районы
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Zıncırlı mädräsäse
Һөнәре шагыйрь, язучы

Биография үзгәртү

Мемет Нузет 1888 елның 13 мартында Рәсәй империясенең Таврия губернасы Евпатория өязе Айдар Газы авылында туган (хәзерге Кырымның Сак районы Орлянка авылы).

Башлангыч белемне өйдә алган, аннары Евпатория мәдрәсәсендә, 1900 елдан - Зынҗырлы мәдрәсәсендә укыган . Анда ул рус телен өйрәнә, рус әдәбияты әсәрләре белән таныша һәм шунда шигырьләр иҗат итә башлый. Аның мәдрәсәдә укытучысы мәшһүр педагог Исмаил Леманов була.

Мемет Нузетның актив иҗат чоры 1905 революциясе вакытында башлана. Шагыйрь иҗаты хакимияттә канәгатьсезлек уята, шуның өчен ул эзәрлекләүләргә дучар була. Әйтик, 2009 елда аны патша чиновникларына карата эпиграмма язган дип, кулга алалар, дүрт ай төрмәдә утырып чыга.

Төрмәдән азат ителгәч, Мемет Нузет Россия буйлап сәяхәт итә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Казан, Уфа, Оренбургта була.

1910 еллар башында Казанда танылган татар шагыйре Габдулла Тукай белән очраша.

Совет чорында Мемет Нузет укытучы булып эшли, иҗат итүен дәвам итә. Аның иҗатының чәчәк атуы 1920 нче елларның икенче яртысына туры килә.

Мемет Нузет 1934 елның 4 маенда Бахчисарай өлкәсенең Коккоз (хәзерге Соколиное) авылында кинәт үлә.

Иҗат үзгәртү

Мемет Нузет сатирик шигырьләр һәм проза әсәрләре авторы буларак билгеле. Әсәрләрендә хакимият һәм руханилар вәкилләрен тәнкыйтьли. Аерым алганда, "Сәлим Сохта" («Учащийся Селим») сатирик повестенда язучы мәдрәсәдә яшәүчеләр тормышыннан трагикомик очракларны, Рәсәй-Япония сугышында Россия Империясенең җиңелү нәтиҗәләрен оста сурәтли. "Сәлим Сохта" повесте , «Бахытсыз къоранта» хикәясе Кырым татар әдәбиятында критик реализмның беренче әсәрләре булып санала. Мемет Нузетның әдәби мирасының күп өлеше югалган.

Хезмәтләре үзгәртү

      • Акъ рахмет эйлесин! : Шиир // Э. Шемьи-заде. Эдебий ве тенкъидий макъалелер. — Симферополь, 2000. — С.154-155.
      • Къарт къызнынъ тюшюнджелеры : Шиир // Къырым. — 2007. — Авг. 4. — С. 2.
      • Нишанлыма кеткенде : Шиир // Э. Шемьи-заде. Эдебий ве тенкъидий макъалелер. — Симферополь, 2000. — С.149-152.
      • Такъсим Дерси : Къысса // Янъы дюнья (Балалар дюньясы). — 2011. — Февр. 25. — С. 4.
      • Шаирнинъ уйкъусы; Чёль тарафнынъ аятындан; Тиленджы къарт; Ама-а-а-а-н, ш акъайлар! ; Вааз; Чобан ве Эчки; Агъыр Джеза; Ногъайнен мола; Ичкы къурбаны; Бир сархошнынъ агъызындан; Тек, магъа Корюн; Чоранынъ пешманлыгъы; ошеек : Шиирлер // Э. Шемьи-заде. Омюр ве яратыджылыкъ. — 1974. — С. 58-79.

Әдәбият үзгәртү

    • Мэмет Нузет (1888—1934) // Крымскотатарская библиотека имени Исмаила Гаспринского
    • Керим И. Мемет Нузет (1888—1934) // Голос Крыма. — 1996. — 6 дек. — С. 5.
    • Мемет Нузет (1888—1934) // Крымскотатарская литература. Учеб. пособие по интегрированного курса «Литература» / авт. — сост. Р. Фазыл. — Симферополь : Крымучпедгиз, 2005. — С. 73-74.
    • Хайрединова Н. Бабам акъкъында бир къач сёз // Янъы дюнья. — 2007. — майыс 12. — С. 6.(кырымтатар.)
    • Шемьи-заде Э. Эс, татлы эль, талгъын, талгъын … // Э Шемьи-заде. Эдебий ве тенкъидий макъалелер. — Симферополь, 2000. — С.37-83.(кырымтатар.)(кр.тат.)
    • Юнусова Л. Мемет Нузет // Крымскотатарская литература : Сб. произведений фольклора и литературы VIII—XX вв. — Симферополь Судьба, 2002. — С. 192—193.
    • Нузет Мемет // Деятели крымскотатарской культуры (1921—1944 гг.): Биобиблиографический словарь. — Симферополь, 1999. — С. 146