Рәсимә Гайфуллина

Гайфуллина Рәсимә Риф кызы (4 май, 1964 ел) — театр актеры. 2003 елдан Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (2003). Башкортстан Республикасының халык артисты (2011).

Рәсимә Гайфуллина
Туган 4 май 1964(1964-05-04) (59 яшь)
Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты

Биографиясе үзгәртү

Рәсимә Риф кызы Гайфуллина 1964 елның 4 маенда Башкорт АССРының Салават районы Нәсибаш авылында туган. Лаклы урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Югары уку йортын (Габдулла Гыйләҗев курсы) 1989 елда тәмамлаганнан соң сәнгатьтә башлангыч адымнарын Малаяздагы район мәдәният йортында башлый, «Йөрүзән» халык биюләре ансамбле солисты була.

Алга таба аны Яшь тамашачы театрына (хәзер Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры) эшкә чакыралар. 1991 елдан — Уфа «Нур» татар дәүләт театрында. «Айская» псевдонимы астында да чыгыш ясый.

Рәсимә Гайфуллина күп яклы актер, җырлау сәләтенә ия. Иҗадына сәнгатьле һәм психологик чараларны таләпчән, сайлап куллану хас.

Спектакльләрдәге төп рольләр үзгәртү

  • Кинҗә («Изүкәй белән Моразым», М.А.Буранголов, дебют, 1990, Яшь тамашачылар театры)
  • Сәрвәр («Башмагым», К.Гыйззәт һәм Й.Фәйзи)
  • Мәүлә («Адашкан күңел», М. Фәйзи)
  • Софья Хановна (Г. Исхакыйның «Көз» повесте буенча И.А. Мөхәммәтгалиевның шул ук исемле инсценировкасы)
  • Жаннет («Кичке табын», Мостай Кәрим)
  • Сафия («Җизнәкәй», Х.К. Ибраһимов)

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2002)
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2011)
  • Татарстан Республикасының халык артисты (2019)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллинаның юбилеена багышланган әйбәт альбом. Уфа, 2014

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү