Леонид Мандельштам

Леонид Исаакович Мандельштам (1879 елның 22 апреле (4 мае), Могилёв, Россия империясе1944 елның 27 ноябре, Мәскәү, ССРБ) — рус һәм совет физигы, ватан радиофизика фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе, ССРБ фәннәр академиясе академигы (1929). Ленин премиясе (1931), Д. И. Менделеев исемендәге премия (1936), беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1942) лауреаты.

Леонид Мандельштам
Туган телдә исем рус. Леонид Исаакович Мандельштам
Әйтелеш
Туган 4 май 1879(1879-05-04)[1]
Могилёв, Россия империясе[2]
Үлгән 27 ноябрь 1944(1944-11-27)[2] (65 яшь)
Мәскәү, СССР[2]
Үлем сәбәбе йөрәк-кан тамырлары чирләре
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Одесса университеты[d] һәм Страсбур үнивирситите[d]
Һөнәре физик, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты һәм Императорский Новороссийский университет[d]
Балалар Сергей Леонидович Мандельштам[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d]
Гыйльми исем: академик АН СССР[d]

 Леонид Мандельштам Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Леонид Исаакович Мандельштам табиб, Одессада танылган акушер Исаак Григорьевич Мандельштам (1847, Жагоры[3] — 1921) һәм пианистка Мина Львовна Каган (1853, Вильна — 1925, Одесса) гаиләсендә туа.

Бала чагы һәм яшь чагы Одесса шәһәрендә уза. 12 яшькә кадәр өйдә укыган, 1891 елда гимназиягә укырга керә, аны 1897 елда көмеш медаль белән тәмамлый. Гимназиянең өлкән сыйныфларында ук Леонид Исаакович төгәл фәннәргә, аерым алганда, физика һәм математикага зур кызыксыну күрсәтә.

1897 елда Новороссийск университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1898 елда университетта студентлар дулкынланулары барлыкка килә, анда Леонид Мандельштам актив катнаша, «башлап җибәрүче» буларак кулга алына һәм университеттан төшереп калдырыла[4]. Шул ук елны ул чит илгә китеп, Страсбург университетына укырга керә, анда танылган физик Карл Браунның радиотехника буенча эшләрендә катнаша. Страсбург университетында аның агасы Александр Гаврилович Гурвич танылган антрополог Густав Швальбе янында ассистент булып эшләгән.

1902 елда Мандельштам докторлык диссертациясен яклый. 1907 елда Страсбург университетының приват-доценты була. 1902—1913 елларда Карл Браунның ассистенты.

1913 елда профессор исемен ала. 1914 елда, Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы, Мандельштам Одессага әйләнеп кайта һәм приват-доцент сыйфатында Новороссийск университетына чакырыла. 1915 елдан 1917 елга кадәр Петроградта «Сименс һәм Гальске» фирмасының радиотелеграф бүлегенең фәнни консультанты була.

1917 елда — Тифлис (Тбилиси) политехник институтының физика профессоры. 1918—1922 елларда Одесса политехника институтын оештыруда турыдан-туры катнаша. 1918 елда Мандельштам төзелгән Одесса политехника институтының физика профессоры итеп сайлана. 1922 елда Мәскәүгә күчә.

1925 елдан ул Мәскәү университетының теоретик физика кафедрасын җитәкли һәм МДУ каршындагы физика фәнни-тикшеренү институтының теоретик кабинетын җитәкли. 1925 елда — Мәскәү университетының теоретик физика профессоры. 1928 елда Леонид Исааковичны ССРБ фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлыйлар. 1929 елда — ССРБ фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

1930 елда комбинацион ут сибелешен ачу өчен Нобель премиясенә тәкъдим ителә. 1931 елда — В. И. Ленин исемендәге ССРБ Дәүләт премиясен ала.

1934 елда, Фәннәр академиясен Мәскәүгә күчергәч, Мандельштам — Мәскәүдә ССРБ Фәннәр академиясенең П. Н. Лебедев исемендәге физик институты оештырган ике лаборатория — оптик һәм тирбәнешләр лабораторияләре фәнни җитәкчесе.

1936 елда Д. И. Менделеев исемендәге премия ала. 1940 елда Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. 1942 елда — I дәрәҗә И. В. Сталин исемендәге ССРБ Дәүләт премиясе. 1944 елда — Ленин ордены.

1944 елның 27 ноябрендә йөрәк авыруыннан үлә. Мәскәүдә Новодевичье зиратына җирләнгән.

Аның хөрмәтенә Айның кире ягындагы кратерларның берсе аталган. Хөкүмәт карары белән Мәскәү университеты һәм П. Н. Лебедев исемендәге физик институт студентлары һәм аспирантлары өчен аның исемендәге стипендияләр гамәлгә куела.

Гаилә үзгәртү

1907 елда мактаулы гражданин Соломон Леонтьевич Исаковичның кызы Лидия Соломоновна Исаковичка (1884—1962) өйләнә. Улы — Сергей Леонидович Мандельштам (1910—1990), физик.

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Леонид Мандельштамның төп эшләре оптика, радиофизика, сызыксыз тирбәнүләр теориясе, квант теориясе, тарих һәм физика методологиясе өлкәсенә карый. «Оптик бер төрле һәм болганчык мохитләр турында» (1907) эшендә ул Макс Планк һәм Джон Рэлей теорияләренең ялгышлыгын раслый.

1942 елда, Николай Папалекси белән берлектә, астрономиядә радиолокацион методларны кулланырга тәкъдим итә. Бу идея нигезендә Папалекси Айны радиолокацияләү буенча исәп-хисап ясый.

Физиклар мәктәбен булдыра (Александр Андронов, Александр Витт, Григорий Ландсберг, Михаил Леонтович, Сергей Рытов, Игорь Тамм һ. б.).

1944 елда Мандельштамның оптика буенча лекцияләрендә дулкыннарның кире таралу эффекты карала. Бу лекцияләр тискәре сындыру коэффициенты белән метаматериаллар теориясен үстерү тарихында киләсе этапның башы була[5][6].

Хезмәтләр үзгәртү

  • Полное собрание трудов : в 5 т. / Л. И. Мандельштам; под ред.: С. М. Рытова, М. А. Леонтовича; вступ. ст. Н. Д. Папалекси. — М. : Изд-во АН СССР, 1947. — 1955.
  • Соотношение неопределённости энергия-время в нерелятивистской квантовой механике /Л. И. Мандельштам, И. Е. Тамм // Известия Академии Наук СССР. Серия физическая. — 1945. — Т. 9. — С. 122—128.
  • Ещё раз о силах инерции в связи со статьей А. Н. Крылова / Л. И. Мандельштам // Успехи физ. наук. — 1946. — Т. 28, вып. 1. — С. 99-102.
  • Оптические работы Ньютона / Л. И. Мандельштам // Успехи физ. наук. — 1946. — Т. 28, вып. 1. — С. 103—129.
  • О рассеянии света в кристаллах / Г. С. Ландсберг, Л. И. Мандельштам // Успехи физ. наук. — 1967. — Т. 93, вып. 2. — С. 320—329 ; То же. — Успехи физ. наук. — 1978. — Т. 126, вып. 1. — С. 155—164.
  • Лекции по теории колебаний / Л. И. Мандельштам. — М. : Наука, 1972. — 466 с.
  • Лекции по оптике, теории относительности и квантовой механике / Л. И. Мандельштам. — М. : Наука, 1972. — 440 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. SNAC — 2010.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Мандельштам Леонид Исаакович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Долорес Иткина «Неизвестные и известные побеги ствола Мандельштам» (PDF), archived from the original (PDF) on 2020-09-27, retrieved 2021-11-17 
  4. Ливанова А., Ливанов В. Вторая степень понимания: академик Л. И. Мандельштам. — Изд-во "Знание", 1988. — С. 25. — 202 с.
  5. Слюсар, Вадим Метаматериалы в антенной технике: история и основные принципы // Электроника: наука, технология, бизнес. — № 7. — С. 74–75.
  6. Слюсар, Вадим Метаматериалы в антенной технике: история и основные принципы // Электроника: наука, технология, бизнес. — № 7. — С. 74–75.

Әдәбият үзгәртү

  • Горелик Г. Е. Леонид Мандельштам (1879—1944) / Г. Е. Горелик // Российская наука в лицах: сб. / под общ. ред. Ю. С. Осипова; сост. В. А. Попов. — М.: Academia, 2009. — Вып. 5. — С. 206—223.
  • Гинзбург В. Л. К истории открытия комбинационного рассеяния света / В. Л. Гинзбург, И. Л. Фабелинский // Вестник Российской Академии наук. — 2003. — Т. 73, № 3. — С. 215—227.
  • Мандельштам Леонид Исаакович — лауреат премии им. В. И. Ленина, лауреат Государственной премии СССР, академик Академии наук СССР // История Одесского политехнического в очерках / авт.-сост. Ю. С. Денисов, В. И. Бондарь; под ред. В. П. Малахова. — Одесса: Астропринт, 2003. — С. 51-56.
  • Ливанова А. М. «Вторая степень понимания»: академик Л. И. Мандельштам / А. М. Ливанова, В. А. Ливанов. — М.: Знание, 1988. — 190 с. — (Творцы науки и техники).
  • Храмов Ю. А. Научные школы в физике / Ю. А. Храмов. — Киев: Наук. думка, 1987. — С. 265; С. 270.
  • Академик Л. И. Мандельштам: сб. к 100-летию со дня рождения / АН СССР. Отд-ние общества физики и астрономии; редкол.: С. М. Рытов (отв. ред.) и др. — М.: Наука, 1976. — 312 с.; 1 л. портр.
  • Мандельштам Леонид Исаакович // Большая советская энциклопедия. — 3-е изд. — М., 1974. — Т. 15. — С. 319—320.

Сылтамалар үзгәртү