Нобель премиясе
Но́бель пре́миясе (швед. Nobelpriset, ингл. Nobel Prize) — данлыклы фәнни тикшеренүләр, зур ачышлар яки җәмгыятьнең һәм мәдәниятнең үсешенә зур өлеш керткән өчен тапшырылган, иң престиж халыкара премияләрнең берсе.
Премия белән оешмалар түгел, ә бары тик аерым шәхесләр генә бүләкләнә ала (Тынычлык өчен Нобель премиясеннән тыш). Нобель премиясе гомердә бер тапкыр гына тапшырыла ала һәм кеше вафат булганнан соң бирелми (2011 елда искәрмә ясалды).
Премияләр ел саен әлеге өлкәләрдә биреләләр:
- Физика — 1901 елдан, Швеция;
- Химия — 1901 елдан, Швеция;
- Физиология һәм медицина — 1901 елдан, Швеция;
- Әдәбият — 1901 елдан, Швеция;
- Икътисад — 1969 елдан, Швеция;
- Тынычлык — 1901 елдан, Норвегия.
Тарих
үзгәртүНобель премияләрен Альфред Нобель васыяте буенча тапшыралар. 1895 елның 27 ноябрендә төзелгән васыятьтә ул байлыгын биш өлешкә бүлеп, биш өлкәдә премияне тапшыруны яза. Аеруча, ул премия тапшырылган кешеләр милләте исәпкә алынырга тиеш түгел, дип ассызыклый[1].
1969 елдан бирле исә Швеция банкы карары буенча Нобель исемендәге икътисад өлкәсендә дә премия тапшырыла. Аны тапшыру шартлары башка Нобель премияләре белән тәңгәл.
Нобель премиясе күләме
үзгәртүНобель фонды 1900 елда бәйсез, табышсыз оешма буларак ачылды. Башлангыч капиталын 31 млн швед кронасын тәшкил итте. Беренче премияләрнең күләме 150 000 крона булды.
Кызыклы мәгълүматлар
үзгәртү- Нобель премиясе математика өлкәсендәге казанышлар өчен бирелми.
Шулай ук кара
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт (ингл.)
- Нобель премиясенең барлык лауреатлары
- American Nobel Prize Winners 1901—2004
- Россия нобель премиясе лауреатлары 2014 елның 20 апрель көнендә архивланган. (рус.)