Фәвия Сафиуллина
Фәвия Әхтәм кызы Сафиуллина (1959 елның 4 мае, СССР, ТАССР, Арча районы, Ташкичү) - тапшырулар алып баручы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле.
Фәвия Сафиуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәвия Әхтәм кызы Сафиуллина |
Туган | 4 май 1959 (65 яшь) ТАССР Арча районы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | тапшырулар алып баручы |
Биографиясе
үзгәртүСафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның 4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туган.
1976 елда ТАССРның Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый.
1981 елда икътисадчы белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
2007 елдп практик психолог белгечлеге буенча ТР Мәгарифне үстерү институтын тәмамлаган
Хезмәт эшчәнлеге
үзгәртү1976-1980 - "Татвторсырье" трестының Казан ткан бклмаган материаллар фабрикасында сортировщик, чимал буенча инженер.
1980-1981 - «Татвторсырь" трестының Казан икенчел чимал җитештерү-әзерләү предприятиесендә өлкән икътисадчы.
1981-1984 - Свердловск өлкәсенең Артемов машина төзелеше заводында өлкән техник-технолог.
1984-1993 - "Уралмаш" ҖБ Боланаш машина төзү заводында хезмәт һәм планлаштыру буенча өлкән икътисадчы.
1993-1994 - Артемовский телевидениесе акционерлык компаниясенең баш хисапчысы.
1994-1999 - "Артемовск телерадиокомпаниясе" муниципаль предприятиесенең баш хисапчысы.
1999-2002- "Телевизион-мәгълүмат компаниясе" ҖЧҖ баш хисапчысы, баш мөхәррир, финанс директоры.
2002-2007 - "Бердәмлек" редакциясе соборы, республика мәгълүмат редакциясе корреспонденты, "Татар-информ" МА ГУ корреспонденты.
2007-2010 - Свердловск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе.
2010-2011 - "ЮВА-Медиа" ҖЧҖнең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече.
2011-2018 - Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге, консультант. 2018 елдан - Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары.
Җәмәгать башлангычларында эшләү
үзгәртү1993-2001 - татар телендә телепрограммалар авторы һәм алып баручы.
1997-2007 - Свердловск өлкәсе Артем районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе.
2000-2010 - "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясенең штаттан тыш хәбәрчесе.
2002 - хәзерге көнгә кадәр - "Милли медиа-холдинг" КП башкарма директоры.
2007 - хәзерге вакытка кадәр - "Саф чишмә" газетасы баш мөхәррире.
2009-2011 - Свердловск өлкәсенең "Татарлар конгрессы" региональ иҗтимагый оешмасы башкарма директоры.
Хәзерге көнгә кадәр "Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы" региональ иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 2005 ел
- «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, 2007 ел
- 2010 ел «Хезмәт ветераны» исеме бирелде
- 2011 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты
- Милли мәдәниятне саклауга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлыгының Мактау Грамотасы, 2011 ел
- Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының «Ихтирамнама» (Мактау грамотасы) Свердловск өлкәсе татарларының милли мәдәниятен саклап калудагы һәм үстерүдәге казанышлары өчен, 2003, 2006, 2010 ел
- Свердловск өлкәсендә ирекле хәрәкәтне үстерүдә актив катнашкан өчен Свердловск өлкәсе губернаторы Э.Э Россельнең Рәхмәт хаты, 2004 ел
- «Сабантуй-2005» Өлкә бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча зур эш башкарган өчен Свердловск өлкәсе Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары; «Сабантуй-2006», «Сабантуй-2010»
- Татар җырын башкаручыларның III төбәкара ачык фестивален оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, 2008 ел
- Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгының III Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестивален һәм Федераль Сабантуйны оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары - 2011
- Өлкә Думасының сәнәгать, аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану комитеты эшчәнлеген тәэмин итү буенча зур эш башкарган өчен Свердловск өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең Рәхмәт хаты
- Төрле мәдәни чараларны оештыруда ярдәм иткән өчен Свердловск өлкәсе муниципаль берәмлекләреннән һәм мәдәният учреждениеләреннән Рәхмәт хатлары
- «Многоликая Россия» Бөтенроссия журналистлар конкурсында «Иң яхшы махсуслаштырылган милли телепрограмма» номинациясендә җиңүче дипломы
- Журналистлар һәм «Татар рухы һәм каләме» массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Бөтенроссия конкурсы лауреаты дипломы
- «Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсенең толерантлык культурасын үстерүдә массакүләм мәгълүмат чаралары роле» конкурсында катнашучы дипломы
- Свердловск өлкәсе губернаторы Мактау грамотасы 2019 ел
Гаиләсе
үзгәртүКияүдә, ике кызы бар.