«Саф чишмә» газетасы

Саф чишмәСвердловск өлкәсендә нәшер ителүче, Урта Урал татарларының даими айлык татарча газетасы.

Саф чишмә
Формат

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Милли Медиа-Холдинг Екатеринбур шәһәре

Нигезләнгән

2002

Тел

татар, рус теле

Төп офис

620014, Свердловск өлкәсе, Екатеринбур, Сакко и Ванцетти ур., 24 йорт

Тиражы

1500 (2011)


Веб-сайт: http://tatary-urala.ru

2002 елның март аеннан бирле чыгарыла. «Милли медиа-холдинг» каршында чыгучы бу айлык газета Свердловски өлкәсендә Бөек Ватан сугышыннан соң чыгарылган милли газеталар арасында иң даимие буларак билгеле. Чыгу тәртибе – айга бер тапкыр. Язылу индексы – 31644.

Газета Милли медиа-холдингны гамәлгә куючы Ринат Садриев башлангычы белән, татар эшмәкәрләре акчасына бастырыла. Баш мөхәррире башта Миңсылу Ижгузина, аннары Фәвия Сафиуллина.

Газетаның Екатеринбурда, өлкә шәһәр һәм авылларында яшәүче 20ләп даими авторы бар. Шулай ук Татарстаннан язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм Башкортстаннан язучы Мадриль Гафуров газета белән хезмәттәшлек кылалар.

«Саф чишмә» газетасы чыгарыла башлаганнан бирле бушлай таратылганга, аңа язылучылар сирәк. 2011 икенче яртыеллыгында 1500 данәнең нибары 48е язылуда булган.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү