Наталья Башурина

Наталья Башурина - шагыйрә

Наталья Башурина
Туган телдә исем Башурина Наталья Петровна
Туган 4 май 1979(1979-05-04)
ТАССР Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Иске Тәрбит авылы
Үлгән 10 июль 2011(2011-07-10) (32 яшь)
Милләт керәшен татары
Ата-ана
  • Башурин Петр Валерьянович (әти)
  • Башурина Людмила Петровна (әни)
Кардәшләр Олеся Петровна, Алексей Петрович

Биография үзгәртү

Башурина Наталья Петровна 1979 елның 4 маенда  ТАССР Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Иске Тәрбит авылында  туган. Әтисе – Башурин Петр Валерьянович озак еллар авыл советы рәисе, әнисе Башурина Людмила Петровна мәктәптә укытучы булып эшләгән. Икесе дә лаеклы ялда.

Наталья 1986   елда М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенә укырга керә. “5” ле билгеләренә генә укый. Төрле чараларда, фән олимпиадаларында катнаша. Мәктәптә уку чорында ук иҗат эше белән шөгыльләнә. Татар теле укытучысы Павлова Гүзәл Мансур кызы  җитәкләгән  “Тылсымлы каләм” түгәрәгенә йөри. Район газетасы “Йолдыз, аннары “Кайбыч таңнары” газеталарында шигырьләре, мәкаләләре басыла. “Сабантуй”газетасының, “Ялкын” журналының иң актив яшь хәбәрчесе булып таныла.

1996 елда урта мәктәпне   тәмамлый. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга керә. Студент елларында да ул бик  актив иҗат итә. Язмалары, шигырьләре даими чыгып тора.Бала чакта, яшүсмер вакытларында язган шигырьләренә  самимилек, шаянлык һәм җор теллелек хас.

2000-2011 елларда  "НПЦ Саламат» шәхси фармкомпаниясендә менеджер булып эшли.

2011 елның 10 июлендә  “Болгария” теплоходы фаҗигасендә гомере өзелә.

Чыганак үзгәртү

1.Иске Тәрбит урта мәктәбе музеендагы "Күренекле шәхесләр" альбомы.

2.http://adiplar.belem.ru/basurina.htm