«Булгария» теплоходының батуы

«Булгария» теплоходының батуы2011 елның 10 июлендә булган фаҗига.

«Булгария» корабы 2010 елда
Коткару операциясе
Казан елга вокзалы янындагы халык мемориалы

«Булгария» корабы 1955 елны Чехословакиядә ясалган. Сәгатенә 22 чакрым уза, 140 кешегә каралган. КазанБолгар — Казан маршруты буенча барганда, Казан вакыты белән 13:58дә Сөйке авылы янында баткан[1].

Теплоходта 208 кеше булган[2]. Барлыгы 79 кеше коткарылган, йөздән артык кеше вафат[3]. 122 кешенең үлеме расланды[4][5].

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге ялын өзеп, ашыгыч рәвештә Казанга кайтты һәм кораб баткан урында булды. Сишәмбе, 12 июль көнен, ул Татарстанда матәм көне дип игълан итте[6]. Россия президенты Дмитрий Медведев та «Булгария» теплоходындагы фаҗига уңаеннан кайгысын уртаклашты[7]. 12 июль Россиядә дә милли матәм көне булып игълан ителде[8].

Көймәнең капитаны мәете табылган.

23 июль көнне “Булгария” корабы 20 метр тирәнлектән су өстенә чыгарылды һәм берничә чакрымга, Иделнең "Кирельски" култыгындагы сай урынга күчерелде.

Теплоход фаҗигасе белән бәйле рәвештә, Казан пассажирлар порты директоры Рәшит Сафин эшеннән азат ителде[9].

Фаҗига уңаеннан Киев һәм Таҗикстан татарлары кайгы утраклашты[2][10].

Тикшерүдән соң корабны турарга карар ителде[11].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү