Иске Тәрбит урта мәктәбе музее

Викибирелмәләрнең буш элементы

Иске Тәрбит мәктәбе музееТатарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Тәрбит урта мәктәбендә урнашкан музей.

Мәктәп музее

Географиясе үзгәртү

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Тәрбит урта мәктәбе. Адресы: 422337 Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы, Совет урамы, 27нче йорт.

Тарихы үзгәртү

Иске Тәрбит урта мәктәбендә музей ачу идеясе 1981 елда шул мәктәпнең чыгарылыш укучысы, Советлар Союзы Герое Михаил Кузьминга бюст ачылганнан соң туа.

Музейны оештыручы һәм җитәкчесе - сугыш һәм хезмәт ветераны, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, ул вакыттагы мәктәп директоры Овечкин Леонид Ефремович. Аның җитәкчелегендә укучылар, укытучылар эзләнү эшләрен башлап җибәрә. Мәктәп, авыл, колхоз, пионер оешмасы, авыл советы тарихлары турында мәгълүмат туплана. Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә бик күп материаллар, тарихи экспонатлар җыела. Герой Михаил Кузьминның тормыш иптәше Евгения Михайловна һәм Кузьминның полк командиры подполковник Н.Косагорский белән элемтә булдырыла.

Тиз арада авыл һәм тирә-яктагы авыл халкыннан борынгы эш кораллары, милли киемнәр, өй җиһазлары, бизәнү-ясану, көнкүреш һ.б. әйберләр җыела. Шулай итеп музей рәсми рәвештә 1983нче елда ачыла. Музей бүлмәсе итеп Герой Михаил Кузьмич Кузьмин белем алган класс сайлана. Музейны бизәүдә, фоторәсемнәр белән баетуда Захаров Григорий Кузьмич, Никифоров Петр Никифорович, Скворцова Галина Ивановна күп көч куя. Васильев Анатолий Григорьевич, Шоркина Валентина Ивановна, Семенова Галина Александровна, Русова Любовь Александровна,Евграфова Вера Ивановна һ.б укытучылар тарафыннан авыл, мәктәп, колхоз тарихлары турында бик күп мәгълүмат тупланган. 2006 нчы елда музей урнашкан агач бина авария хәлендә булу сәбәпле сүтелә. Музей 2003нче елда төзелгән мәктәпнең икенче катына күчерелә. Туган якны өйрәнү музее өчен бер бүлмә бирелә. Аның мәйданы 28 кв.м. тәшкил итә. Экспонатларны урнаштыру өчен стеллажлар алуга 1973нче елгы чыгарылыш укучысы Степанов Юрий Алексеевич матди ярдәм күрсәтә.

Бу музейда 412 экспонат бар: эш кораллары, көнкүреш кораллары, төрле җайланмалар, өй җиһазлары, бизәнү әйберләре. Мәктәп, авыл тарихы, пионер, комсомол оешмалары, колхоз алдынгылары, Әфганстан сугышында катнашучылар турында стенд һәм 100 гә якын альбом урын алган.

Иң кыйммәтле экспонатларның берсе - 1940 нчы елдан хронологик тәртиптә тупланып барылган чыгарылыш сыйныф укучыларының фотосурәтләр елъязмасы. Бу альбомны туплауда Захаров Григорий Кузьмич аеруча зур тырышлык күрсәтә.

“Сугышчан дан музее” шулай ук мәктәпнең икенче катында оештырыла. Аның мәйданы 56 кв.м. тәшкил итә. Бу музейның күрке – Советлар Союзы Герое, якташыбыз М.К.Кузьминга багышланган почмак. Биредә Герой турында искиткеч бай мәгълүмат тупланган. “Сугышчан дан музее”ның икенче ягында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызга багышланган “Алар Ватан өчен көрәштеләр”, исән кайтучылар турында “Алар Җиңү белән кайттылар” стендлары урын алган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Иске Тәрбит мәктәбе музеендагы "Музей тарихы" альбомы.