Иске Тәрбит урта мәктәбе

Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе (рус. Старотябердинская средняя общеобразовательная школа) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында урнашкан мәктәп.

Иске Тәрбит урта мәктәбе
Нигезләнү датасы 1937 һәм 1897
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Ырым Тəрбите, Кайбыч районы һәм Татарстан
Укучылар саны 59
Ана ширкәт Кайбыч районы мәгариф бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Хезмәткәрләр саны 17 укытучы
Кулланылган тел рус теле һәм татар теле
Адрес ул. Советская, д. 27
Почта индексы 422337
E-mail mailto:sch724@rambler.ru һәм mailto:sstb.kbc@tatar.ru
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/kaybitcy/s-taberdino/sch
Карта

Адресы — Татарстан байрагы Татарстан, Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы, Совет урамы, 27 нче йорт

Тарихы үзгәртү

 
Гасыр башында 4 класслы мәктәп
 
1934-1935 уку елында төзелгән мәктәп
 
2003 елда ачылган мәктәп

Кайбыч районының Иске Тәрбит урта мәктәбе бер гасырдан артык вакыт эчендә өч бинага күчә.

Иске Тәрбиттә беренче мәктәп «Братство Святого Гурия» мессионерлык җәмгыяте тарафыннан («Казанская центральная крещено-татарская школа») 1869 елда ачыла. Укытучысы — Казан керәшен мәктәбен тәмамлаган Иван Федоров. 1870 елда бу мәктәп Соравыл авылына күчә.

Казан губернасының Цивиль өязенә кергән вакытта биредә беренче мәктәп 1897 елда чиркәү каршында ачыла. Цивиль өязенең архив фондында 1911 елгы Духовная консисториянең клировый ведомостьларында түбәндәге мәгьлүматлар бар: Иске Тәрбит авылындагы Петропавловское чиркәве 1888 елда төзелә.

Чиркәү каршында башлангыч мәктәп (Церковно-приходская школа) 1897 елда ачыла. Анда 68 ир һәм бер кыз бала укый башлый." Чиркәү каршындагы мәктәптә озак еллар Минкин Сергей Алексеевич укыткан. Дәресләр башлыча рус телендә алып барылган. Минкин С. А. тирән белемле укытучы була, русча яхшы белгән.

1902 елда Кызлар мәктәбе ачыла. Анда 28 кыз бала белем ала. Мәктәп программасында дин дәресләре белән беррәттән арифметика, уку һәм язу дәресләре дә алып барылган. Кызлар мәктәбендә Казаннан җибәрелгән укытучы Тимофеева Анна Тимофеевна эшләгән.

Гасыр башында авылда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп бинасы төзелә.

Иске Тәрбиттә икенче мәктәп — ике катлысы 1933 елда төзелә башлый. Ике катлы агач бинаны төзү эшләре буенча йөрүче кеше Назаров Алексей Назарович була. Мәктәп төзү өчен агачны Чабаксар янындагы урманнан атлар белән ташыйлар. Бу эшкә тирә-як авылы ирләре дә тартыла. Зур-зур бүрәнәләрне, кул пычкысы белән ярып, такта хәзерлиләр. Мәктәп өчен кирәк булган инвентарь, парталар, өстәлләр ─ барысы да Соравылдан (Янсурин) Ямщиков Макар һәм Иван исемле балта осталары тарафыннан эшләнә. Кадак, пыяла шикелле кирәк-яраклар Казаннан атлар белән кайтартыла. Мәктәп төзү өчен рөхсәт сорап, Казанга 10-15 тапкыр барырга туры килгән.

1934-1935 уку елында мәктәп ачыла, башлангыч мәктәп тулы булмаган урта (җидееллык) мәктәп итеп үзгәртелә. 1-5нче классларда укулар яңа бинада башланып китә. Мәктәпкә 14 авылдан йөреп укыйлар. Белем бирү татар телендә алып барыла. Яңа салынган мәктәпнең беренче директоры ─ Назаров Алексей Назарович. Ул тарих, география, математика дәресләрен дә алып бара.

Мәктәпне төзүдә Иске Тәрбит авылы халкы күп көч куя. Дмитриева Марфа, Демьянова Анна, Симушкин Иван, Тукранов Иван, Кротов Василий (хуҗалык җитәкчесе), Волкова Анна , Фадеев Наум һәм башка бик купләрнең кул көчләре мәктәпне төзүгә кергән.

1936 елда Казанда «Иң яхшы укытучыларның I Бөтентатар съезды» үткәрелә. Анда мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Минкин Варсонофий Сергеевич катнаша. Татарстан хөкүмәте аңа кыйммәтле бүләк — исемле сәгать тапшыра.

1937 елда Иске Тәрбит мәктәбе урта мәктәп статусын ала.

1940 елда беренче чыгарылыш була. 36 егет һәм кыз 10 классны уңышлы тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алалар. Бу чыгарылыш укучыларының егермесенә укытучы булып эшләп китәргә туры килә, чөнки мәктәптәге ир укытучылар фронтка алына.

1940-1942 елларда мәктәп директоры вазыйфасын Романов Евсей Романович башкара.

Сугыш елларында 8-10 нчы классларда укулар түләүле (бер елга 150 сум), аталары сугышта үлгәннәргә түләүсез була. Шулай да тирә-яктагы 10-14 авылдан, ачлы-туклы йөреп булса да, балалар белем алырга йөри. Степанов Павел түләүне контрольдә тота, кайберәүләр ярты ел укыганнан соң, түли алмагач, укуны ташларга мәҗбүр була.

1950 нче елдан укыту түләүсез була.

1955 елда мәктәпнең рус теле укытучысы Сергеев Николай Сергеевич ТАССРның атказанган укытучысы исемен ала.

1956 елда мәктәп директоры итеп Галеев Мансур Гарипович билгеләнә. Мәктәп территориясендә заман таләпләренә җавап биргән спорт мәйданчыгы төзелә. Ул республикада үткәрелгән конкурста I урын яулый. Мәгариф министрлыгыннан 3 мең сум премия һәм спорт залы өчен кирәк булган инвентарь бирелә.

Кабинетларны җиһазлау, кабинет системасына күчү, производство бригадасын төзү кебек эшләрне беренчеләрдән башкара мәктәп.

1958 елда мәктәп директоры М. Г. Галеев ТАССРның атказанган укытучысы исеменә лаек була.

1961 елдан, ата-аналарның теләген исәпкә алып, белем бирү рус телендә алып барыла башлый.

1964 елда мәктәпкә Советлар Союзы Герое Кузьмин Михаил Кузьмич исеме бирелә.

1971/ 1972 уку елында кирпичтән салынган мәктәп ашханәсе сафка баса. Төзелештә авыл халкы, өлкән сыйныф укучылары бик актив катнаша.

Мәктәп үз тарихында укымышлы кешеләрне күпләп чыгара. Алар арасында укытучылар, врачлар, инженерлар, офицерлар, төзүчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре, профессорлар, галимнәр һ.б. бар.

Янсурин (Соравыл) авылыннан бик күп укытучылар чыккан: Кузьмин Г. К. һәм Кузьмина М. Д., Майорова З. И. һәм Егоров П. Е., Николаева А. С. һәм Николаев П. С., Скворцов М. В. һәм Скворцова Д. Я., Минкин В. С. һәм Минкина П. Н., Сергеев Н. С. , Сергеева Т. Н., Романов Е. Р., Яковлев А. Я., Данилов К. Д., Осипов Р. Д., Осипова Д. Л., Миронова Л. М., Индейкина Е. С., Осипов П. О., Миронов Н. П., Ефремова Р. В., Налимов И. Е., Ямщиков А. М., Мершинов В. М., Скворцова Л. М. һәм башкалар.

1972 елда Соравыл һәм Камыллы башлангыч мәктәпләре бетерелгәннән соң аларның биналары Иске Тәрбит урта мәктәбе территориясенә күчерелә һәм тирә-юнь авыллардан килгән укучылар өчен интернат оештырыла. Бу елларда мәктәптә укучылар саны 600 дән артып китә. Мәктәпкә Чүти, Хуҗа Хәсән, Олы Тәрбит, Байморза, Яңа Буа, Иске Буа, Мәлки, Кушкүл, Соравыл, Камыллы, Александровка, Чуаш Республикасының Новое Ишино авылыннан килеп белем алалар.

1977 ел −134 укучы мәктәпне тәмамлый, иң күп чыгарылыш елы. 1978 елда — 131 укучы тәмамлый.

1974-1978, 1979-1981 елларда Иске Тәрбит урта мәктәбе директоры булып Семенов Валерий Петрович эшли.

1978/1979 уку елында Мингалиев Минвәли Насретдин улы эшләп ала.

1981 директор итеп Овечкин Леонид Ефремович билгеләнә. Ул бу вазыйфада 1985 елга кадәр эшли.

1985 елда Иске Тәрбит мәктәбе каршында 92 номерлы Апас һөнәр училищесының (СПТУ № 92) филиалы эшли башлый. Беренче елны 29 ир-егет укырга керә. Урта белем аттестаты белән "Киң профильле механизатор белгечлеге " таныклыгы алып, алар 1987 елда училищены тәмамлый.

Икенче чыгырылыш 1988 (25 егет), өченче чыгарылыш (15 егет) 1991 елда тәмамлый. Инструкторлары — Федоров Михаил Иванович, Русов Виталий, укытучысы Степанов А. Е. була. Төп фәннәрдән мәктәп укытучылары укыта.

1991 елда СПТУ ябыла.

1985 елда М.К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенең директоры булып Васильев Анатолий Григорьевич билгеләнә. 2006 елны Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, «Ел җитәкчесе-1999» конкурсы җиңүчесе, 2011, 2014 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Иң яхшы мәктәп директоры», 2012 елда «Иң яхшы укытучы» гранты җиңүчесе була.

1999 елдан 2003 елга кадәр, мәктәп авария хәлендә булуы сәбәпле, уку дәресләре "Заря"колхозы идарәсе бинасында үткәрелә.

2002 елда Васильев А. Г. җитәкчелегендә өченче мәктәп төзелә башлый. Мәктәп Рим Халитов җитәкчелегендәге «Татглавинвестстрой» заказы буенча генераль директоры Ирек Закиров булган «Татагропромстрой» ачык акционерлык җәмгыяте төзүчеләре тарафыннан җиткерелә. Ике катлы, 162 урынга исәпләнгән мәктәп, 24 урынлы балалар бакчасы белән 2003 елда ачыла. Яңа мәктәп — белем бирү комплексын ачу тантанасында Татарстан Президенты М. Ш.Шәймиев катнаша.

2007 елда Иске Тәрбит урта мәктәбе, «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында РФ Президенты грантына дәгъва белдереп, миллионер мәктәп булуга ирешә. Табигый ки, мондый дәрәҗәгә лаек булу өчен уңышларның да зурдан булуы кирәк. Укучылар да, укытучылар да республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулый, спорт ярышларында алдынгы урында була.

2011 елда Демьянова Елена «Татфондбанк» үткәрә торган «Авылның 100 сәләтле баласы» дигән социаль акциядә лауреат булып, уку елы дәвамында ай саен мең сум акчага ия булды.(Җитәкчесе Павлова Г. М.)

2015 елда республика, регионара олимпиадаларда җиңү яулаган Петухова Евгения РФ Президенты премиясенә лаек булды һәм 30000 сум акчалата бүләккә ия булды. (Җитәкчесе Васильева Р. Н.)

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен мәктәп директоры Васильев А. Г.(1988), укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән математика укытучысы Семенова Г. А. (1994), тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән математика укытучысы Скворцова Г. И. (1993), татар теле һәм әдәбияты укытучысы Павлова Г. М. (1993), башлангыч сыйныф укытучысы Иванова Нина Ивановна (1994) «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» исеменә лаек булдылар.

Рус теле укытучысы Русова Л. А., татар теле укытучысы Павлова Г. М. «Мәгариф» гомумроссия өстенлекле милли проекты кысаларында 100 мең сумлык премиягә ия булдылар.

2011- 2014 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Р. Н., рус теле һәм әдәбияты укытучысы Федорова Н. В. икешәр ел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Елның иң яхшы укытучысы» конкурсында Грант оттылар. Болар барысы да — мәктәп директоры Васильев А. Г., урынбасарлары Семенова Г. А., Скворцова Г. И., Русова Л. А.ларның тынгысыз хезмәт җимешләре. Халык күңелендә алар эзләнүчән, заман сулышын тоеп эшли торган җитәкчеләр булып калырлар.

2017 елдан мәктәп директоры булып яшь, энергияле укытучы Акрымов Артур Александрович эшли башлады.

2022 елдан 2026 елга кадәр Бөтен Россия буенча үткәрелә торган мәктәпләргә капиталь ремонт ясау федераль программасы Иске Тәрбит мәктәбенә дә кагылды. «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасы нигезендә, 2022 елның февраленнән сентябренә кадәр мәктәпкә 64 млн.сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Фасад  төрле төсләр белән металлосайдингтан эшләнде. Тәрәзәләр тулысынча пластикка алыштырылды. Брусчаткадан җиренә җиткереп бина тирәли отмостка ясалды. Җиһазлар кайтарылды. Ашханәдә ремонт тиешле стандартларга, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек итеп башкарылды.

«Мәктәпләргә зур капиталь ремонт» Халык программасы инициаторы - «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе. Шуңа бәйле рәвештә эш визиты белән ремонт эшләре барышы белән танышу өчен, мәктәпкә Дәүләт Думасы депутаты Топилин Максим Анатольевич килде.

Заказчы: «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ Дир. Н.Р. Ситдитков

Генераль подрядчы:» Стройсервис " ҖЧҖ Дир. И. Р. Мингалиев

Субподрядчы "Вика" ҖЧҖ төзелеш фирмасы

Мәктәп директорлары үзгәртү

  • Назаров Алексей Назарович (1932—1940), (1945—1951)
  • Иванов Тимофей Иванович
  • Яковлев Александр Яковлевич
  • Налимов Иван Валерьянович
  • Романов Евсей Романович
  • Краснова Мария Викторовна (1943—1945)
  • Яковлев Александр Яковлевич (1951—1956)
  • Галеев Мансур Гарипович (1956—1974)
  • Семенов Валерий Петрович (1974—1978), (1979—1981)
  • Мингалиев Минвәли Насретдин улы (1978—1979)
  • Овечкин Леонид Ефремович (1981—1985)
  • Васильев Анатолий Григорьевич (1985—2017)
  • Акрымов Артур Александрович (2017-)

Төрле елларда хезмәт иткән укытучылар үзгәртү

  • Сергеев Николай Сергеевич — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1938—1960)
  • Зайцев Михаил Анисимович — математика укытучысы (1938—1940, 1945—1958)
  • Яковлев Филипп Яковлевич — физика укытучысы (1935—1939)
  • Майоров Иван -рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1937—1939, 1945—1946)
  • Иванов Тимофей Иванович — тарих укытучысы (1936—1939)
  • Иванова А. Д. — башлангыч сыйныф укытучысы (1936—1939)
  • Андреев Кузьма Андреевич — математика укытучысы (1938—1957)
  • Хисамиев Акрам Шарафутдинович — математика укытучысы (1939—1941)
  • Галеев Хәнәфи — татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1939—1942)
  • Сурнаева Матрена Ильинична — тарих укытучысы (1942—1945)
  • Захарова Александра Степановна — тарих укытучысы (1942—1945)
  • Егоров Андрей Никитович — хәрби җитәкче (1942—1944)
  • Данилова Анфиса Дмитриевна (1942—1945)
  • Филиппов М. Ф. -рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1845—1947)
  • Минкин Варсонофий Сергеевич — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1927—1932, 1949—1955)
  • Евграфов Павел Евграфович — НВП (1942—1944)
  • Андреева Ефросинья Дмитриевна — башлангыч сыйныф укытучысы (1938—1957)
  • Галеев Мансур Гарипович — математика укытучысы (1956—1975)
  • Галеева Мәрьям Ярулловна — татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1956—1975)
  • Назарова Антонина — Васильевна — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1930—1950)
  • Яковлев Александр Яковлевич — химия укытучысы (1938—1961)
  • Волков Павел Иванович — биология укытучысы (1939—1953)
  • Табакова Татьяна Абрамовна — тарих укытучысы (1948—1974)
  • Миронов Николай Павлович — НВП, физкультура укытучысы (1957—1974)
  • Ямщиков Алексей Макарович — музыка, рәcем (1962—1987)
  • Тазетдинов Индус Абдуллович — тарих (1960—1972)
  • Тазетдинова Фания Абдульмановна — башлангыч сыйныф укытучысы (1960—1972)
  • Хәялиева Рәйхана Габдулловна — татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1966—1970)
  • Хәялиев Фәим Әкрам улы — физика, астрономия (1966—1970)
  • Иванова Евдокия Ивановна — башлангыч сыйныф укытучысы (1972—1981)
  • Тимофеев Валерьян Данилович — тарих укытучысы (1972—1990)
  • Кузьмина Мария Денисовна — математика укытучысы (1942—1979)
  • Кузьмин Герман Кузьмич — башлангыч сыйныф укытучысы (1950—1979)
  • Морякова Анна Платоновна — башлангыч сыйныф укытучысы (1941—1958)
  • Майорова Зоя Ивановна — башлангыч сыйныф укытучысы (1947—1983)
  • Егоров Петр Егорович — немец теле укытучысы (1947—1974)
  • Илякова Анастасия Степановна — физика укытучысы (1943—1971)
  • Николаев Петр Семенович — башлангыч сыйныф укытучысы (1943—1981)
  • Миронова Люция Михайловна -башлангыч сыйныф укытучысы (1961—1983)
  • Миронов Николай Афанасьевич — математика укытучысы (1936—1937, 1964—1972)
  • Мукурова Анастасия Яковлевна — башлангыч сыйныф укытучысы (1946—1956)
  • Индейкина Евдокия Семеновна — татар теле әдәбияты укытучысы (1947—1971)
  • Горшкова Валентина Афанасьевна — рус теле әдәбияты укытучысы (1948—1958)
  • Хәсәнова Сәлимә — башлангыч сыйныф укытучысы (1953—1958)
  • Скворцов Василий Михайлович -рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1956—1959)
  • Матвеев Илья Матвеевич — химия укытучысы (1957—1962)
  • Матвеева Елизавета Ивановна — башлангыч сыйныф укытучысы (1957—1961)
  • Симушкина Анна — башлангыч сыйныф укытучысы (1957—1959)
  • Шәмсетдинова Ләбибә Гайфетдин кызы — башлангыч сыйныф укытучысы (1957—1961)
  • Шәмсетдинов Акмал Шәйхетдинович -хезмәт укытучысы (1957—1961)
  • Миронова Агния — башлангыч сыйныф укытучысы (1958—1962)
  • Миронова Екатерина — башлангыч сыйныф укытучысы (1958—1964)
  • Айзатов Фәрит Газиевич — физика укытучысы (1971—1974)
  • Павлова Галина Георгиевна — математика укытучысы (1971—1973)
  • Демьянова Зинаида Павловна — география укытучысы (1972—1975)
  • Садыков Мусавир Хатыпович — физика укытучысы (1973—1978)
  • Сергеева Тамара Николаевна — татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1973—1978)
  • Овечкин Леонид Ефремович — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1957—1987)
  • Овечкина Татьяна Васильевна — немец теле укытучысы (1957—1987)
  • Волкова Александра Васильевна — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1950—1979, 1982—1986)
  • Евграфова Зоя Борисовна — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1972—1988)
  • Галеева Миләүшә Мансур кызы — физика укытучысы (1974—1975)
  • Васильева (Кротова) Римма Ивановна — математика укытучысы (1974—1976)
  • Симушкина Надежда Александровна — математика укытучысы (1974—1976)
  • Муклукова Альбина Ивановна — математика укытучысы (1976—1977)
  • Тимофеева Лидия Валерьяновна — физика укытучысы (1978—1982)
  • Хозяхметова Людмила Валиахметовна — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1979—1982)
  • Арсентьева Тамара Георгиевна — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1979—1982)
  • Семенов Сергей Кузьмич — физкультура укытучысы (1968—1988)
  • Захаров Григорий Кузьмич — НВП, хәрби җитәкче (военрук) (1976—1986)
  • Никифоров Петр Никифорович — хезмәт укытучысы (1961—1986)
  • Сафиуллин Шакур Сафиуллович — химия укытучысы (1963—1997)
  • Данилов Кузьма Данилович — химия укытучысы (1976—1997)
  • Трофимов Иван Данилович — биология укытучысы (1961—1982)
  • Трофимова Раиса Васильевна — география укытучысы (1961—1983)
  • Степанов Алексей Егорович — хезмәт укытучысы, машиноведение (1961—1990)
  • Наумов Николай Наумович — тарих укытучысы (1981—1995)
  • Наумова Галина Андреевна — башлангыч сыйныф укытучысы (1981—1989)
  • Семенова Галина Александровна — математика укытучысы (1966—2005)
  • Васильев Анатолий Григорьевич -математика укытучысы (1979—2017)
  • Скворцова Галина Ивановна -математика укытучысы (1972—2014)
  • Иванова Нина Ивановна — башлангыч сыйныф укытучысы (1978—1998)
  • Степанова Людмила Ивановна — математика укытучысы (1976—1986, 2006—2009)
  • Зиннурова Рисаля Нурхамзиновна — тарих укытучысы (1970—1982)
  • Павлова Гүзәл Мансуровна — татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1976—2013)
  • Шоркина Валентина Ивановна — физика укытучысы (1976—2011, 2014—2016)
  • Русова Любовь Александровна — рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1982—2021)
  • Трофимова Роза Петровна — башлангыч сыйныф укытучысы (1983—1986)
  • Наумова Светлана Николаевна — немец теле укытучысы (1995—1997)
  • Архипова Зоя Павловна — биология укытучысы (1986—2019)
  • Козлов Артем Александрович — физкультура укытучысы (1982—1988)
  • Урысова Галина Алексеевна — башлангыч сыйныф укытучысы (1970—2010)
  • Габдрахманов Рәшит Бариевич — татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1978—1981)
  • Фәйзуллин Гомәр Хазиевич — физкультура укытучысы (1974-19789)
  • Башурина Людмила Петровна — хезмәт укытучысы (1980—2009)
  • Евграфова Вера Ивановна — тәрбияче (1976—1987), пионервожатый, музыка укытучысы (1987—2006)
  • Демьянов Алексей Павлович — хезмәт укытучысы (1976—2018)
  • Акрымов Александр Михайлович- тарих укытучысы (1993—1996)
  • Галкин Александр Маркович — НВП, физкультура, география укытучысы (1990—1996)
  • Капралов Валерий Иванович — тарих укытучысы (2003—2017)
  • Шоркина Агния Альбияновна — башлангыч сыйныф укытучысы (1991—2005)
  • Козлов Сергей Владиславович — физика укытучысы (2000—2001, 2011—2014)
  • Макарова Насиба -математика укытучысы (2011—2012)
  • Демьянова Надежда Кузьминична — башлангыч сыйныф укытучысы (1992—2017)
  • Романова Светлана Анатольевна — инглиз теле укытучысы (2003—2006)
  • Полякова Надежда Леонидовна — музыка белгече (2004—2019)
  • Урусова Лидия Валерьяновна — мәктәптә (1979-1984), балалар бакчасында тәрбияче (1984-2011), башлангыч сыйныф укытучысы (2011—2015)
  • Абульханова Татьяна Васильевна — инглиз теле укытучысы (2010—2019)
  • Зайцев Юрий Михайлович — физкультура укытучысы (1984—2022)
  • Ахметзянова Зухра Рафисовна — башлангыч сыйныф укытучысы (2018—2019)
  • Зайцева Галина Николаевна — башлангыч сыйныф укытучысы (1986- 31.08.2023)

Хәзерге вакытта белем бирүче мөгаллимнәр үзгәртү

  • Федорова Нина Владимировна -рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1989-)
  • Васильева Римма Николаевна — лобарант (1988-1991), китапханәче (1992-2009), татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1991-
  • Львова Елена Анатольевна — башлангыч сыйныф укытучысы (2003-)
  • Яковлев Виктор Иванович — химия укытучысы (2000-)
  • Владимирова Аида Николаевна — тарих укытучысы (2017-)
  • Капитонова Лиана Александровна -татар теле (2014—2019), география (2019 —)
  • Соснин Андрей Александрович — математика (2016-)
  • Камышова Лариса Михайловна — башлангыч сыйныф укытучысы (2015—2020), рус теле (2021-)
  • Акрымов Артур Александрович — тарих укытучысы (2017-)
  • Алимова Ангелина Витальевна — технология укытучысы (2020—2022)
  • Демьянова Елена Сергеевна — физика, информатика укытучысы, (2018-)
  • Ямщикова Татьяна Геннадьевна — технология укытучысы (2019 —)
  • Краснова Вероника Анатольевна — башлангыч сыйныф укытучысы (2020 —)
  • Гайзатуллина Ильзира Ильфатовна (2021 -)
  • Зубрина Анастасия Александровна (2020 —)
  • Симушкин Александр Владиславович (2022-

1985—2018 нче елларда укытучыларның казанышлары үзгәртү

«РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» ияләре:

  • Васильев Анатолий Григорьевич (1988)
  • Скворцова Галина Ивановна (1993)
  • Иванова Нина Ивановна (1994)
  • Семенова Галина Александровна (1994)
  • Урысова Галина Алексеевна (1995)

Татарстан Республикасы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе ияләре:

  • Архипова Зоя Павловна
  • Васильева Римма Николаевна
  • Федорова Нина Владимировна
  • Русова Любовь Александровна
  • Зайцева Галина Николаевна

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы ияләре:

  • Шоркина Валентина Ивановна
  • Русова Любовь Александровна
  • Федорова Нина Владимировна
  • Васильева Римма Николаевна
  • Павлова Гүзәл Мансуровна

Мәктәптә төрле елларда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары үзгәртү

  • Таҗетдинов Индус Абдуллович
  • Садыков Мусавир Хатыпович (1976—1978)
  • Овечкин Леонид Ефремович (1978—1981)
  • Васильев Анатолий Григорьевич (1981—1985)
  • Семенова Галина Александровна (1985—2005)
  • Яковлев Виктор Иванович (2005—2006)
  • Русова Любовь Александровна (2006—2017)
  • Капитонова Лиана Александровна (2017-

Мәктәптә төрле елларда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары үзгәртү

  • Евграфова Зоя Борисовна (1979 га кадәр)
  • Степанова Людмила Ивановна (1979—1980)
  • Тимофеева Лидия Валерьяновна (1980-81)
  • Наумов Николай Наумович (1981—1991)
  • Скворцова Галина Ивановна (1991—1993)
  • Сафиуллин Шакур Сафиуллович (1993—1995)
  • Никитина Алена Ревовна (1995—1996)
  • Скворцова Галина Ивановна (1996—2009)
  • Васильева Римма Николаевна (2009—2012)
  • Капитонова Лиана Александровна (2012—2017)
  • Полякова Надежда Леонидовна (2017—2018)
  • Камышова Лариса Михайловна (2018-

Мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасарлары үзгәртү

  • Якимов Николай Якимович
  • Комаров Василий Николаевич
  • Шпакова Ольга
  • Степанов Сергей Иванович
  • Васильева Зинаида Ильинична
  • Степанова Валентина Алексеевна
  • Кузнецова Оксана Анатольевна
  • Тимофеева Лилия

Пионервожатыйлар үзгәртү

  • Колпаков Гаврил
  • Өметбаев Шәрәф (1938—1939)
  • Скворцов Лев
  • Варламова Агафия Семеновн (1940—1941)
  • Морякова Анна Платоновна (1941—1947)
  • Майорова Зоя Ивановна (1947—1950)
  • Андреева Любовь Андреевна (1950—1952)
  • Газейкина Лидия (1952—1955)
  • Броматкина Валентина (1960)
  • Шамсутдинова Минхаят (1961)
  • Коннова Римма (1962—1963)
  • Журавлева Галина Нургазиевна (1963—1965)
  • Тюльмятова Анна Георгиевна (1965—1966)
  • Давыдова Зоя Борисовна(1966—1967)
  • Зайцева Галина Михайловна (1968—1970)
  • Айзатовна Сания Мингазиевна (1970)
  • Егорова Галина Андреевна (1971)
  • Ямщикова Елена Алексеевна 1972
  • Малова Валентина Петровна (1973—1974)
  • Еремеева Тамара Павловна (1974—1987)
  • Евграфова Вера Ивановна (1987—2006)
  • Капитонова Лиана Александровна (2006—2012)
  • Полякова Надежда Леонидовна (2012—2017)

Китапханәчеләр үзгәртү

  • Комарова Антонина Ивановна (1960—1986)
  • Симушкина Надежда Петровна (1986—1991)
  • Васильева Римма Николаевна (1991—2009)
  • Капитонова Лиана Александровна (2009—2017)
  • Владимирова Аида Николаевна (2017-

Эш башкаручы(делопроизводитель) үзгәртү

  • Фадеева Валентина
  • Трофимова Вера

Буфетчылар үзгәртү

  • Еремеева Анастасия
  • Романова Елизавета
  • Абульханова Зоя
  • Урысова Галина

Мәктәп шоферлары үзгәртү

  • Капитонов Алексей
  • Сидоров Алексей
  • Иванов Михаил Павлович
  • Федоров Геннадий Михайлович
  • Романов Анатолий Валерьянович
  • Симушкин Владислав Николаевич
Лаборантлар үзгәртү
  • Ямщиков Алексей Макарович
  • Башурина Людмила Петровна
  • Константинов Николай Леонидович
  • Васильева Римма Николаевна

Пешекчеләр (Аш пешерүчеләр) үзгәртү

  • Богатырева Евдокия
  • Шоркина Зоя
  • Гуслина Акулина
  • Романова Антонина
  • Давыдова Валентина Егоровна
  • Николева Светлана Васильевна
  • Кротова Татьяна Анатольевна

Техперсонал (җыештыручылар) үзгәртү

  • Александрова Зина (Соравыл)
  • Тякмякова (Осипова) Антонина
  • Нуртдинова Зоя
  • Давыдова Тамара
  • Николаева Зоя Алексеевна
  • Тимофеева Зоя
  • Сидорова Нина (Соравыл)
  • Кириллова Галина
  • Васильева Лидия Николаевна
  • Васильева Римма Борисовна
  • Константинова Светлана Григорьевна
  • Симушкина Надежда Петровна
  • Симушкина Надежда Геннадьевна
  • Симушкина Елена
  • Кузнецова Оксана Анатольевна
  • Маслова Надежда (Соравыл)

Каравылчылар үзгәртү

  • Павлов Георгий
  • Николаев Петр
  • Васильев Александр Никанорович
  • Сидоров Алексей
  • Волков Семен
  • Русов Николай
  • Львов Виталий
  • Майорова Энҗе Шакуровна

Кочегарлар үзгәртү

  • Николаев Петр
  • Терентьев Петр
  • Капитонов Илья
  • Шоркин Петр
  • Симушкин Николай
  • Тюканов Алексей
  • Тюканов Михаил
  • Владимиров Владимир

Алтын медаль ияләре үзгәртү

  • Овечкин Александр Васильевич Иске Корбаш, 1958
  • Хайруллин Ринад Халилович Чүти, 1962
  • Якимова Галина Александровна Иске Тәрбит, 1966
  • Кузьмина Любовь Германовна Соравыл, 1968
  • Никифорова Валентина Андреевна Мәлки, 1969
  • Алиев Рашит Нуруллович Чүти, 1970
  • Овечкина Алефтина Леонидовна Иске Тәрбит, 1981
  • Степанов Сергей Алексеевич Иске Тәрбит, 1981
  • Трофимова Татьяна Ленаровна Иске Тәрбит, 1987
  • Данилова Татьяна Васильевна Иске Тәрбит, 1989
  • Павлова Елена Петровна Иске Тәрбит, 1990
  • Никитина Татьяна Николаевна Иске Тәрбит, 1990
  • Сибгатуллина Гульчачак Рифкатовна Соравыл, 1993
  • Башурина Олеся Петровна Иске Тәрбит, 2004
  • Васильева Вероника Анатольевна Иске Тәрбит, 2008
  • Демьянова Елена Сергеевна Иске Тәрбит, 2013

Көмеш медаль ияләре үзгәртү

  • Рябчиков Александр Максимович Мәлки, 1960
  • Камалов Мансур Камалович Чүти, 1966
  • Романов Геннадий Евсеевич Соравыл, 1965
  • Евграфова Раиса Павловна Иске Тәрбит, 1966
  • Яковлева Светлана Васильевна Соравыл, 1966
  • Русова Лена Степановна Хуҗа Хәсән, 1968
  • Давыдова Анфиса Павловна Хуҗа Хәсән, 1968
  • Гайнутдинов Гарафтин Гильмутдинович Чүти, 1968
  • Сафиуллина Ляля Шакуровна Иске Тәрбит 1987
  • Сафиуллина Эндже Шакуровна Иске Тәрбит 1989
  • Семенова Светлана Сергеевна Иске Тәрбит, 1994
  • Прокофьева Татьяна Николаевна Соравыл, 1994
  • Тимофеева Татьяна Ивановна Иске Тәрбит, 1994
  • Медова Эльзе Михайловна Иске Тәрбит, 1997
  • Иванова Людмила Анатольевна Иске Тәрбит, 1999
  • Сергеева Татьяна Валерьяновна Иске Тәрбит 2004
  • Медова Алена Михайловна Иске Тәрбит 2004
  • Васильев Владислав Анатольевич Иске Тәрбит 2007
Чыгарылыш укучылар саны
Чыгарылыш елы Укучылар саны Чыгарылыш елы Укучылар саны Чыгарылыш елы Укучылар саны Чыгарылыш елы Укучылар саны Чыгарылыш елы Укучылар саны
1940 36 1960 33 1980 105 2000 13 2020 16
1941 28 1961 14 1981 100 2001 13 2021 5
1942 25 1962 23 1982 110 2002 12 2022 15
1943 16 1963 1983 89 2003 8 2023 6
1944 19 1964 20 1984 89 2004 16
1945 32 1965 15 1985 73 2005 13
1946 10 1966 68 1986 45 2006 10
1947 8 1967 31 1987 59 2007 16
1948 10 1968 48 1988 40 2008 10
1949 13 1969 50 1989 35 2009 3
1950 14 1970 74 1990 21 2010 8
1951 20 1971 55 1991 18 2011 9
1952 17 1972 85 1992 19 2012 16
1953 35 1973 89 1993 20 2013 23
1954 58 1974 104 1994 12 2014 23
1955 73 1975 115 1995 12 2015 20
1956 50 1976 115 1996 18 2016 12
1957 40 1977 134 1997 13 2017 12
1958 47 1978 131 1998 11 2018 6
1959 1979 116 1999 9 2019 8

Күренекле укучылары үзгәртү

Иске Тәрбит урта мәктәбе шактый күп талантлы кешеләр тәрбияләп чыгарган.

  • Кузьмин Михаил Кузьмич — Советлар Союзы Герое
  • Микусев Иван Егорович — Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган табибы. Медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының травматология һәм ортопедия кафедрасы җитәкчесе. Татарстанның фән һәм мәгариф өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты.
  • Микусев Юрий Егорович — Татарстанның атказанган табибы. Медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы кафедралары җитәкчесе. Физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы өлкәсендә беренче тапкыр лимфалар системасын тикшерү юлларын уйлап таба.
  • Сабиров Ринат Нигмятзанович — Биология фәннәре кандидаты.
  • Вильданов Ринат Харисович — Академик, действительный член Академии Общественных Наук.
  • Медведев Владимир Васильевич — Биология фәннәре кандидаты.
  • Коновалов Николай Алексеевич — Биология фәннәре кандидаты.
  • Гибадюков Мингази Мингалиевич — Медицина фәннәре кандидаты.
  • Андреев Николай Кузьмич — Техник фәннәр Докторы, профессор.
  • Смирнов Юрий Николаевич — Түбән Кама политехник институты доценты.
  • Таймасов Григорий Трофимович — язучы.
  • Әхмәтова(Ямщикова) Лидия Алексеевна — «Татарстан Республикасының атказанган артисты» (1996 нчы ел), Татарстанның халык артисты (2004 нче ел), «Россия Федерациясенең атказанган артисты» (2013 нче ел), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2017 нче ел).
  • Сайкова Елена Игнатьевна — Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре.
  • Сабиров Альберт Нигмәтҗанович- төзелеш компаниясенең генераль директоры.
  • Волков Александр Иванович — Татарстан Президентың документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе башлыгы.
  • Богатырев Владимир Иванович — Яшел Үзән милиция башлыгы, милиции полковнигы.
  • Урысов Николай Иванович — Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.
  • Смолов Анатолий Сергеевич — Бывший преподаватель КГУ.
  • Бичарина Елена Исмагиловна — Татарстанның халык артисты.
  • Трофимов Ленар Филипович — ТАССРның атказанган зоотехнигы (1985).
  • Волков Семен Федорович — ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.
  • Волков Александр Иванович — Татарстан Республикасы Президентының документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе башлыгы.
  • Журавлева Светлана Александровна — Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре.
  • Иванов Николай Иванович — «Милициянең атказанган участок инспекторы».
  • Колистратова Елизавета Наумовна — ТАССРның атказанган терлекчесе.
  • Федорова Галина Николаевна — ТАССРның атказанган терлекчесе.
  • Камалова Фидания Халимовна — Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
  • Митрофанов Станислав Алексеевич — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Васильев Анатолий Григорьевич — Татарстан республикасының атказанган укытучысы (2006), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988).
  • Гайнуллин Рифкать Файзерович — ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.
  • Пашалов Аркадий Ильич — ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.
  • Шоркина Галина Ивановна — Соросов премиясе лауреаты.
  • Смолов Сергей Илларионович — СССР Дәүләт премиясе лауреаты.
  • Хасанов Марат Сабирович — ТР Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе
  • Моряков Влас Власович — Полковник, Россиянең мактаулы радисты.
  • Семенов Петр Иванович — милиция подполковнигы.
  • Семенов Михаил Кузьмич — Марий-Эл һәм Россиянең атказанган табибы;
  • Сафина (Харитонова) Лилиана Михайловна — филология фәннәре кандидаты, доцент.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү