Мария Анна Савойская

Мария Анна Каролина Пиа Савойская (алман. Anna Maria von Savoyen,итал. Maria Anna Carolina Pia di Savoia;19 сентябрь 1803 ел4 май 1884 ел) — Австрия императоры Фердинанд I хатыны.

Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Италия корольлеге[d]
Титул шаһбикә[d] һәм эрцгерцогиня[d]
Туу датасы 19 сентябрь 1803(1803-09-19)[2]
Туу урыны Рим, Папа өлкәсе[d]
Үлем датасы 4 май 1884(1884-05-04)[2] (80 яшь)
Үлем урыны Прага, Боһемия кыйраллыгы[d], Цислейтания[d], Аустрия-Маҗарстан
Җирләнгән урыны Императорский склеп[d]
Ата Виктор Эммануил I[d]
Ана Мария Тереза Австрийская[d]
Кардәш Мария Беатриче Савойская[d], Мария Аделаида Савойская[d], Карл Эммануил Савойский[d], Мария Тереза Савойская[d], Мария Кристина Савойская[d] һәм неизвестная по имени дочь[d]
Ире яки хатыны Фердинанд I[d][3]
Ыруг Савойский дом[d]
Башкарган вазыйфа Grand Mistress of the Order the Starry Cross[d], Consort of Hungary[d] һәм Consort of Bohemia[d]
Бүләкләр
 Мария Анна Савойская Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Принцесса Мария Анна Каролина Пиа 1803 елның 19 сентябрендә Римдагы Палаццио Колоннада туа. Ул Сардиния короле Виктор Эммануил һәм аның хатыны Мария Тереза Австрийская — Эсте гаиләсендә өченче кызлары һәм дүртенче балалары була. Аның принцесса Мария Тереза исемле игезәге була.

1830 елда император <a href="https://ba.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D1%80%D0%B0%D0%BD%D1%86_II" rel="mw:ExtLink" title="Франц II" class="cx-link" data-linkid="128">Франц</a>II Мария Аннаны үзенең өлкән улы Венгрия короле сыйфатында таҗланган Фердинанд I өчен кәләшлеккә сайлый. Бала чактан принц эпилепсиядән җафалана, бик көчсез гәүдәле һәм рәвешсез зур башлы була. Ата — анасы һәм тәрбиячеләре авыру балага игътибар итмиләр. Әмма соңрак принц аның акылы сайлыгы турында имеш — мимешләрнең бик нык арттырганын исбат итә. Ул биш телдә сөйләшә, клавесин белән торбада уйный, бик күп хатлаша, фехтованиегә өйрәнә, атырга, биергә һәм атта йөрергә ярата[5] Холкы буенча Фердинанд бик йомшак, илгәзәк һәм ышанучан кеше була.

Ышаныч кәгазе буенча туй 1831 елның 12 февралендә Туринда уза. Тантаналы никах 27 февраль көне Венада үтә. Никах бәхетле, әммә баласыз була. Император сараенда, хатыны Фердинанд өчен гомере буе хатыны түгел, карап торучы булды, дип сөйләгәннәр[6]. 1839 елда, аларның балалары булмаячагы ачыклангач, статут кабул ителә. Тәхеткә дәвамчанлык тәртибе киләсе рәвештә урнаштырыла: башта император булырга тиеш була Франц Карл, ә аннан соң аның өлкән улы — <a href="https://ba.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D1%80%D0%B0%D0%BD%D1%86_%D0%98%D0%BE%D1%81%D0%B8%D1%84_I" rel="mw:ExtLink" title="Франц Иосиф I" class="cx-link" data-linkid="140">Франц</a> Иосиф.

1835 елның 2 мартында Фердинанд Австрия императоры булып китә. Императрица титулын Мария Анна кабул итә. 1836 елның 12 сентябрендә ул Чехия королевасы сыйфатында таҗ кия. 1838 елның 6 сентябрендә ирле— хатынлы Ломбардия һәм Венеция корольлегенең хакимнәре булып китәләр. Әммә Мария Анна иренә дә, дәүләт эшенә дә бер нинди дә сәяси йогынты ясамый.

Венада чуалышлар нәтиҗәсендә император башкаланы ташлап чыгып китә. Килеп туган хәлне берничек тә җиңү мөмкинчелеге булмаган Фердинанд I 1848 елның 2 декабрендә Оломоуцта император сарае залында үзенең укучысы урынына абыйсының улы Франө Иосиф файдасына тәхеттән баш тарта.

Тәхеттән баш тартканнан соң ирле-хатынлы сарайны калдырып китәләр һәм Чехияда яшиләр. Фердинанд I 1875 елның 29 июнендә вафат була. Мария Анна тугыз ел үткәч, Прагада, 1884 елның 4 маенда үлә. Император төрбәсендә ире янында җирләнә.

Бүләкләре үзгәртү

  • Изге Екатерина зур тәре ордены (15 сентябрь, 1835[7])

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #119446707 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 Lundy D. R. The Peerage
  3. https://books.google.es/books?id=BxT8FNonTuYC&hl=es&pg=PA193#v=onepage&q&f=true
  4. https://books.google.es/books?id=Q56-hfI865gC&dq=anna%20sardegna%20rosa%20d'oro&hl=es&pg=RA20-PA229#v=onepage&q&f=false
  5. Holler G. Ferdinand I. Spravedlnost pro cisare.
  6. Шимов Я. Австро-Венгерская империя. — М.:Изд-во Эксмо, 2003. — с.608 с.— С.224.
  7. Кавалеры Ордена Св. Екатерины // Список кавалерам российский императорских и царских орденов за 1849 год. Часть I. — Санкт-Петербург: Типография II отделения Собственной Его Императорского Величества канцелярии, 1850. — С. 14.