Ираклий Боратынский
Ираклий Боратынский, Ираклий Абрам улы Боратынский (Баратынский), рус. Боратынский (Баратынский) Ираклий Абрамович, (1802 елның 24 феврале, Тамбов губернасы — 1859 елның 4 мае, Санкт-Петербург) — Россия империясенең дәүләт эшлеклесе, хәрби җитәкче. 1842-1846 елларда Ярославль губернаторы в.б., 1846-1857 елларда Казан губернаторы, сенатор (1857). Генерал-лейтенант (1853). Романтик шагыйрь Е.А. Боратынскийның (1800-1844) бертуган энесе.
Ираклий Боратынский | |
---|---|
Туган телдә исем | Ираклий Абрам улы Боратынский |
Туган | 24 февраль 1802 Тамбов губернасы |
Үлгән | 4 май 1859 (57 яшь) Санкт-Петербург |
Күмү урыны | Новодевичи зираты[d] |
Милләт | поляк |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Әлма-матер | Пажлар курпысы[d][1] |
Һөнәре | хәрби җитәкче (генерал-лейтенант) |
Җефет | Анна Абамелек[d][2] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Сергей Абрамович Баратынский[d], Евгений Боратынский һәм Варвара Абрамовна Баратынская[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | 1828-1829 еллардагы урыс-төрек сугышы[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
Хәрби дәрәҗә | генерал-лейтенант |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1802 елның 24 февралендә Тамбов губернасы Кирсанов өязе Вяжя авылында поляк асылзатлары гаиләсендә туган. Әтисе сенатор Абрам Андрей улы Боратынский (1767-1810), отставкадагы генерал-лейтенант, император Павел Iнең якын кешесе була. Әнисе — фрейлина Александра Федор кызы Черепанова (1776-1852). Ираклийның балачагы асылзат Боратынскийларның махсус төзелгән Мара утарында[3] уза.
Петербургта пажлар әзерләүче корпуста белем ала. 1819 елда «прапорщик» хәрби дәрәҗәсе бирелеп, Лифляндиядә хезмәт итә башлый, 1824 елдан «поручик» дәрәҗәсендә Курляндиядә улан полкында хезмәт итә. 1827 елның 1 гыйнварыннан 2нче армия сәргаскәре граф П.Х. Витгенштейнның адъютанты итеп билгеләнә.
1828-1829 елларда «штабс-капитан» дәрәҗәсендә Рус-төрек сугышында катнаша. «Батырлык өчен» алтын коралы, 2нче һәм 3нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 4нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә, «ротмистр» хәрби дәрәҗәсе ала.
1830 елгы Поляк ихтилалын бастыруда катнаша. 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.
1831 елда Россия императоры Николай I нең флигель-адъютанты итеп билгеләнә, 1836 елдан «полковник» хәрби дәрәҗәсе дә ала. 1839 елда «озак вакыт намуслы рәвештә хәрби хезмәттә булганы өчен», 3нче дәрәҗәдә Изге Владимир һәм 4нче дәрәҗә Изге Георгий орденнары белән бүләкләнә.
1835 елда генерал-майор кенәз Д.С. Абамелекның кызы фрейлина Анна (1814—1889) белән никахлаша. Балалары булмый.
1840 елда Кавказ сугышында катнаша.
1842 елның 30 августыннан «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсендә Ярославль губернаторы в.б. итеп билгеләнә. 1нче дәрәҗә Изге Святослав ордены белән бүләкләнә.
Казан губернаторы
үзгәртү1846 елның 14 мартында Казан хәрби губернаторы итеп билгеләнә.
И.А. Боратынский Казанда губернатор булып торган чорда (1846-1857 ел):
- 1849 елда Казан белән Адмиралтейство бистәсе арасында дамба салына.
- 1851 Казанда яңа театр бинасы төзелә.
- 1852 елда православие руханилары әзерләүче кызлар училищесы ачыла.
- Казан губернасы буенча балалар приютлары булдырыла.
- 1847-1858 елларда И. Боратынский Казан икътисадый җәмгыяте президенты булып тора.
Соңгы еллары
үзгәртү1853 елда «генерал-лейтенант» хәрби дәрәҗәсе ала. 1нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 2нче дәрәҗә Изге Владимир ордены, Ак Бөркет ордены белән бүләкләнә.
1857 елның 31 декабрендә Александр II И. Боратынскийны сенатор итеп билгели.
1859 елның 4 маенда Санкт-Петербургда вафат була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ календарь не указан, предполагается юлианский
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Баратынский, Ираклий Абрамович // Русский биографический словарь — СПб: 1900.
- ↑ Хәзерге Тамбов өлкәсе Умёт районы Софьинка авылы
Әдәбият
үзгәртү- Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). В 2-х томах. I том (А-Л). М.:Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003931-3
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
үзгәртү- Биографиясе «Гасырлар авазы» журналында, 1997 ел, № 1/2 2016 елның 4 март көнендә архивланган.