Линар Гыйльмуллин

Линар Илдус улы Гыйльмуллин (1985 елның 17 июне, Казан, РСФСР, СССР2007 елның 22 июне, Казан, Россия) — РФ фуболчысы (сакчы), Россия яшьләр футбол җыелмасының капитаны.

Линар Гыйльмуллин
Туган 17 июнь 1985(1985-06-17)[1]
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 22 июнь 2007(2007-06-22)[2] (22 яшь)
Казан, Россия
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Яшәгән урын Жилплощадка, Казан[3]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин һәм Русия милли 21 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Линар Гыйльмуллин 1985 елның 17 июнендә Казанда туа. Балачакта әнисе аны җиңел атлетика секциясенә алып бара, әмма анда аны тренер Владимир Савельев күреп ала һәм футбол белән шөгыльләнергә чакыра[4]. Казанның «Мотор» мәктәбендә һөҗүмче булып уйный, тик «Рубин» мәктәбенә күчкәч, сакчы була. 15 яшьтән Россиянең кече җыелма командасына чакырыла, нәтиҗәдә, яшьләр капитаны була. 2005 елда Ленар «Рубин» нигезендә уйный башлый, егерме тугыз матчта ике туп кертә. 2007 елда Линар Гыйльмуллин сезонны «Рубин»ның төп уенчысы статусында башлый. 16 июньдә ул Россия чемпионатының 13 нче турында «Крылья Советов»ка каршы җиңү матчында кырда 90 минут уздыра.

2007 елның 18 июнендә футболчы иртә таңнан мотоциклда пассажир сыйфатында үзенең егерме ике еллыгын бәйрәм итүдән кайткан. Ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, шәһәр янына кергән урында мотоцикл кюветка ташланган. Шофёр, мөгаен, байкер, авария булган урыннан качкан[5].

18 июньдә иртәнге сәгать 5:15тә баш мие җәрәхәтләнгән футболчы травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институты реанимациясенә озатыла. Анда ул авыр комада була, аның торышы тотрыклы рәвештә авыр дип бәяләнә. Гыйльмуллинның үпкәләре ясалма вентиляция аппаратына тоташтырыла, әмма уңай үзгәрешләр күзәтелми. 2007 елның 22 июнендә Казанда 23 нче яшендә вафат була. Казанның Сухорецк зиратында җирләнгән[6].

2009 елдан башлап Казанда ел саен 13 яшькә кадәрге футболчылар өчен Ленар Гыйльмуллин истәлегенә турнир үткәрелә[7]. «Рубин» Ленар уйнаган 17 нче номерны әйләнештән чыгарган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. http://www.championat.ru/football/news-48281.html
  3. https://gyteli.info/kazan
  4. Его гибель хотели расследовать в «Битве экстрасенсов». Самая загадочная смерть российского футбола (2020-08-02).
  5. Защитник казанского «Рубина» скончался после ДТП NEWSru, 23 июня 2007
  6. Егоров А. Памяти Ленара Гильмуллина. «Я обещаю себе заиграть в большой футбол…»
  7. Мемориал Гильмуллина: «Барселона» приехала в Казань защищать титул, archived from the original on 2014-04-12, retrieved 2021-03-31