Халыкара Ирләр көне белән бутамаска. Әтиләр көне (рус. День отца, ингл. Father's Day) — июнь аеның өченче якшәмбесендә бәйрәм ителүче халыкара әтиләр көне. Бу көнне балалары әтиләренә, аларга булган мәхәббәтне һәм рәхмәтне белдереп, бүләкләр бирәләр.

Әти кеше исән булса кызыл роза, исән булмаса ак роза сатып алу канунлашкан.

Тарих үзгәртү

 
Әтиләр көне (Father's Day)
 
Әтиләр көне (Father's Day)

Америкалы Сонора ханым Смарт Додд (Sonora Smart Dodd) 1909 елда яңа бәйрәм булдыру тәкъдиме белән җирле хакимияткә (Споукэйн, Вашингтон штаты, ингл. Spokane, Washington) мөрәҗәгать итә. Баштарак бәйрәмне Сонораның әтисе Уильям Смарт туган көнне 5 июньдә уздырырга уйлыйлар, ләкин бәйрәмне әзерләү сузылып, 19 июньдә бәйрәм итәләр. Әлеге бәйрәмне АКШның башка штатларында да хуплап каршы алалар.

АКШтан соң, июньнең өченче якшәмбесендә әтиләр көнен Бөекбритания, Һолландия, Франция, Кытай, Япония кебек илләрдә бәйрәм итә башлыйлар. Кайбер илләрдә әтиләр көнен башка көндә билгелиләр. Алманиядә Пасхадан соң 40- көнне [1] (21 май), Австралиядә сентябрьнең беренче якшәмбесендә, Италиядә 19 мартта бәйрәм итәләр.

Кытай байрагыКытайда Әтиләр көне үзгәртү

Кытайда Әтиләр көне июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Кытайда ата-ананы, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрен хөрмәтлиләр. Көнчыгыш Азиядә озак яшәүнең сере якыннарның хөрмәтен-мәхәббәтен тоеп, тормышка оптимистик карашта булуда, дип саныйлар. Конфуцийның бер түбә астында өч буын яшәргә тиеш дигән кануны бүген дә исән. Андый гаиләләрдә өлкәннәргә иң яхшы бүлмә, аш өстәле артында түр башы бирелә.

Канада байрагыКанадада Әтиләр көне үзгәртү

Канадада Әтиләр көне (Father's Day) июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Балигъ булган балалары аталары янына килә, алар өчен мәҗлесләр оештыра, бергәләп сәяхәткә китәләр, йорт эшләрендә булышалар, бүләкләр бирәләр. Ал розалар сатып алалар, әгәр исән булмаса, каберенә ак розалар илтәләр.

Япония байрагыЯпониядә Әтиләр көне үзгәртү

Әтиләр көнен (Тити-но Хи) бәйрәм итү гадәте Япониягә Америкадан 1950 елларда кергән. 1980 елларда бәйрәм популярлаша. Шулай ук кызыл розалар бүләк итәләр.

Алмания байрагыАлманиядә Әтиләр көне үзгәртү

Алманиядә Әтиләр көне (Vatertag) 1936 елдан рәсми бәйрәм булып исәпләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү