Владимир Алексеев

 

Владимир Алексеев
Туган 17 июнь 1932(1932-06-17)
Быково[d], Раменский район[d], Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 1 декабрь 1980(1980-12-01) (48 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер МДУ механика-математика факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты[1]
Һөнәре математик, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Алексеев Владимир Михайлович (17 июнь 1932(19320617) — 1 декабрь 1980) — совет математигы.

Биографиясе үзгәртү

Владимир Михайлович Алексеев 1932 елның 17 июнендә Мәскәү өлкәсенең Быково бистәсендә туган.

Әтисе — Алексеев Михаил Владимирович, музыкант, әнисе — Мария Ивановна (кыз фамилиясе Сергеева), крестьян гаиләсеннән чыккан.

1950 елда Мәскәүдә XV математиклар олимпиадасында җиңү яулый, шул ук елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты студенты була. 1953 елдан бирле А. Н. Колмогоров җитәкчелеге астында эшли башлый. 1955 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый, 1959 елда «Некоторые качественные результаты в задаче трех и многих тел» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1969 елда "Квазислучайные динамические системы" темасына докторлык диссертациясе яклый.

Президенты И. М. Гельфанд булган чорда Мәскәү математика җәмгыятенең секретаре була.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Төп хезмәтләре динамик системалар теориясенә, символик динамикага багышлаган.

Егерме ел чамасы Я. Г. Синай белән бергә динамик системалар теориясе буенча фәнни семинарга җитәкчелек итә. В. А. Егоров белән күк механикасы буенча семинарны җитәкли, М. И. Зеликин һәм В. М. Тихомиров белән экстремаль мәсьәләләр теориясе буенча семинар алып бара.

Владимир Михайлович Алексеев шулай ук лектор һәм педагог буларак билгеле, В. М. Тихомиров һәм С. В. Фомин белән бергә «Оптимальное управление» (М., Наука, 1979) монографиясенең авторы.

Матбугат хезмәтләре үзгәртү

  • Алексеев В. М., Тихомиров В. М., Фомин С. В. Оптимальное управление. Учебник для вузов. — М.:, Наука, 1979. Изд. 2-е, перераб. и доп. — М.:, Физматлит, 2005, Изд. 3-е, М.:, Физматлит, 2007
  • Алексеев В. М., Галеев Э. М., Тихомиров В. М.. Сборник задач по оптимизации. Теория. Примеры. Задачи. М., Наука, 1984. Изд. 2-е, М.: Физматлит, 2005
  • Алексеев В. М. Символическая динамика. XI Математическая школа. Киев, 1976
  • Алексеев В. М. Лекции по небесной механике. — Ижевск: «Регулярная и хаотическая динамика», 1999

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү