Мәгъсүмә Кәлимуллина

Мәгъсүмә Садрый кызы Кәлимуллина (1913 елның 17 июне, Болын-Балыкчы, Шонгат вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе1969 елның 30 августы, Болын-Балыкчы, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Социалистик хезмәт Каһарманы (1961). 1964 елдан Апас районы «Ракета» күмәк хуҗалыгында: сарык үрчетүче, савымчы, бозау караучы.

Мәгъсүмә Кәлимуллина
Туган 17 июнь 1913(1913-06-17)
Болын-Балыкчы, Шонгат вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 30 август 1969(1969-08-30) (56 яшь)
Болын-Балыкчы, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе

Тормыш юлы үзгәртү

Мәгъсүмә Кәлимуллина 1913 елның 17 июнендә Казан губернасының Болын-Балыкчы авылында (хәзер Татарстанның Апас районы) күп балалы крестьян гаиләсендә туа, шуның аркасында иртә эшли башларга туры килә[1].

Җирле җидееллык мәктәпне тәмамлагач, әле оештырылган җирле колхозга эшләргә керә, Мәгъсүмә Садриевнаның гомере аның белән бәйле була. 1935 елда кияүгә чыга. Бөек Ватан сугышы елларында фермада сарыклар һәм бозаулар карый, терлек азыгы әзерләү һәм биналарны ремонтлау белән бәйле бөтен эшне башкара[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен Мәгъсүмә Кәлимуллинага Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән Социалистик хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

Ире Гашыйк белән ул алты бала үстергән. 1969 елның 30 августында вафат була[2]. Болын-Балыкчы авылында һәм Апасның район үзәгендә аның исеме белән урамнар атала.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Магсума Садриевна Калимуллина / warheroes.ru
  2. Калимуллина Магсума Садриевна

Сылтамалар үзгәртү