Рифат Гаспринский

җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе, журналист

Рифат Гаспринский, Рифат (Рефат, Габделрәфия) Исмәгыйль улы Гаспринский, Рифат Гаспралы (кырымтат. Refat Gaspıralı, 1884 елның 17 июне, РИ, Таврия губернасы, Акмәсҗит өязе, Бакчасарай1925 елның 9 декабре, ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Бакчасарай) — җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе, журналист, «Тәрҗеман» гәҗитенең мөхәррире (19091918 елларда) һәм нәшире (19141918 елларда). Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринский музее һәм китапханә мөдире, Хан сарае музее директоры урынбасары.

Рифат Гаспринский
Туган телдә исем Рифат Исмәгыйль улы Гаспринский
Туган 17 июнь 1884(1884-06-17)
РИ, Таврия губернасы, Акмәсҗит өязе, Бакчасарай
Үлгән 9 декабрь 1925(1925-12-09) (41 яшь)
ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Бакчасарай
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре журналист, нәшир, мәдәният эшлеклесе
Балалар кызы Зөһрә (1нче никахыннан)
Ата-ана
Кардәшләр Шәфыйка Гаспралы

 Рифат Гаспринский Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Рифат Гаспралы — гимназист

1886 елның 14 апрелендә Таврия губернасы Бакчасарай шәһәрендә мәгърифәтчеләр Исмәгыйль Гаспринский (18511914) һәм Зөһрә Акчурина (18621903) гаиләсендә туган. Бертуганнары Хәдичә (ата бер, ана икенче туганы), Нәгар, Шәфыйка, Хәйдәр, Мансур. 1894 елда Акмәсҗиттә ир-егетләр өчен гимназиягә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1904 елда Казан император университетының юридик факультетына укырга керә. Аннан Харьков университетына күчә. 1909 елның 25 апреленнән — «Тәрҗеман» гәҗитенең рәсми мөхәррире, әтисе вафатыннан соң (1914 елның 24 сентябре), гәҗитнең нәшрияты белән дә җитәкчелек итә башлый, нәшриятны үз исеменә күчерә. 1914 елның 28 октябреннән 1918 елда гәҗит ябылганчы «Тәрҗеман»ны Хәсән Сабри Айвазов(рус.) (18781938) белән бергә алып бара [2][3]. 1918 елның 23 февралендә, большевикларның кырым татар милли хәрәкәтенә карата кылган репрессиясенә каршы җавап итеп, «Тәрҗеман»ны чыгудан туктата.

Инкыйлабтан соң, барлык туганнары да мөһаҗирлеккә китә. Рифат берүзе Кырымда кала. Рәссам, этнограф Хөсәен Боданинский(рус.) (18771938) белән бергә И. Гаспринскийның музей-йортын оештыралар. Музей күренекле кырым татар мәгърифәтчесенең тууына 70 ел тулуга багышлап ачылган (1921). 1921 елның 21 мартыннан Рифат Гаспралы әлеге музейның директоры итеп билгеләнә. Бакчасарайда И. Гаспринский исемендәге китапханә мөдире булып тора. Соңрак Бакчасарайдагы Хан сарае музее директорының урынбасары итеп билгеләнә.

1925 елның 5 декабрендә 41 яшендә бөер чиреннән вафат була. Зынҗырлы мәдрәсәсе зиратында, әтисе һәм әнисе кабере янәшәсендә җирләнгән.

Гаиләсе

үзгәртү

Әтисе Исмәгыйль Гаспринский (18511914), әнисе Зөһрә Акчурина (18621903). Бертуганнары Хәдичә (ата бер, ана икенче булган туганы), Нәгар, Шәфыйка Солтан, Гали Хәйдәр, Җәүдәт Мансур.
Рифат Гаспринский ике тапкыр өйләнгән.
Беренче хатыны Фатыйма (Фатыйманың әнисе Рифатның әнисе Зөһрә Акчуринаның якын ахирәте һәм якташы — Сембер губернасы Сөнгәләй өязеннән — була). Кызы Зөһрәгә (1914) исемне 1903 елда вафат булган әнисе хөрмәтенә кушкан.
Икенче хатыны Тәнзилә. Әлеге никахтан ике баласы (кыз, малай) туган, икесе дә сабый чакта вафатлар[4].

Әдәбият

үзгәртү
  1. Абдульваапов Н. Деятели крымскотатарской культуры (1921—1944): Библиографический словарь. Симферополь: Доля, 1999, стр. 69(рус.)
  2. Сеитваниева Г. Ю. Некоторые сведения о потомках Исмаила Гаспринского. Сембер: «Симбирский научный вестник», 2016, № 1(23).(рус.)
  3. Д. П. Урсу. Деятели крымско-татарской культуры (1921—1944 гг.). Симферополь.(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Әтисе — кырым татары, әнисе — татар
  2. Fahri Solak. . TERCÜMAN GAZETESİ BİBLİYOGRAFYASI. ismailgaspirali.org(төр.)
  3. Айвазов Асан Сабри. crimea.ru(рус.)
  4. Евгений Пажитнов. Родословная Исмаила Гаспринского(рус.)