Шәфыйка Гаспринская

Шәфыйка Гаспринская, Шәфыйка Исмәгыйль кызы Гаспринская, Шәфыйка Гаспралы (ире фамилиясе буенча Йосыфбәйли, кырымтат. Şefika Gaspıralı, 1886 елның 14 апреле, РИ, Таврия губернасы, Акмәсҗит өязе, Бакчасарай1975 елның 31 августы, Төркия, Истанбул) — журналист, «Галәме нисван» хатын-кызлар журналы (19061911) мөхәррире, мәгърифәтче, Кырымның, Азәрбайҗанның, Төркиянең җәмәгать эшлеклесе.

Шәфыйка Гаспринская
Туган телдә исем Шәфыйка Исмәгыйль кызы Гаспринская
Туган 14 октябрь 1886(1886-10-14)
РИ, Таврия губернасы, Акмәсҗит өязе, Бакчасарай
Үлгән 31 август 1975(1975-08-31) (88 яшь)
Төркия, Истанбул
Күмү урыны Зинҗирликую зираты[d]
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Төркия Төркия
Һөнәре журналист, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Усуббеков, Насиб-бек Юсиф оглы[d]
Балалар кызы Зөһрә, улы Ниязи
Ата-ана
Кардәшләр Рифат Гаспринский

 Шәфыйка Гаспринская Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Галәме нисван» журналы

1886 елның 14 апрелендә Таврия губернасы Бакчасарай шәһәрендә мәгърифәтчеләр Исмәгыйль Гаспринский (18511914) һәм Зөһрә Акчурина (18621903) гаиләсендә туган. Бертуганнары Хәдичә (ата бер, ана икенче булган кыз туганы), Нәгар, Рифат, Хәйдәр, Мансур. Өй шартларында яхшы тәрбия һәм белем алган. Педагогика лицеен тәмамлагач, 1905 елда «Тәрҗеман» гәҗитен чыгаруда ярдәм итә. 19061911 елларда мөселман хатын-кызлары өчен чыгучы عالم نسوان (Галәме нисван, Хатыннар галәме) журналы мөхәррире була[2][3].

1906 елда (Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте җитәкчеләренең берсе булачак) Нәсиб бәй Йосыфбәйлигә(азәр.) (18811920) кияүгә чыга. Ике балалары туа: кызы Зөһрә, улы Ниязи. Әмма Нәсиб бәй гаебе белән (Гәнҗәдә никахлашкан икенче хатыны була) ике елдан гаилә таркала.

1917 елның апрелендә Казанда узган РИ мөселман-төрки хатын-кызлар конгрессында, 1-11 маенда Мәскәүдә узган Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае эшендә Кырым вәкиле буларак катнаша.

Кырымда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче комитетлар оештыруның башында тора. 1917 ел ахырында кырым татар халкының милли хөкүмәте тарафыннан Акмәсҗит хатын-кызлар педагогика училищесы мөдире итеп билгеләнә. Кырымтатар парламентына, Милли Фиркагә сайлана. Исмәгыйль Гаспринский исемендәге дарелмөгаллимин (педагогика югары уку йорты) нигезләүдә һәм милли музейны, сынлы сәнгать мәктәбен оештыруда турыдан-туры катнаша.

1918 елның 23 февралендә «Тәрҗеман» гәҗите ябыла. Кырымтатар парламенты куып таратыла. Кырым Халык Җөмһүрияте хөкүмәте рәисе Ногман Чәләбиҗиһан (18851918) атып үтерелә.

Бакыда үзгәртү

Кырым татар халкының үзбилгеләнү хокукы юкка чыгарылгач, 1919 елда Азәрбайҗанга, Бакыга күчеп китә. АДР Халык мәгарифе нәзирлеге (министрлыгы) каршында балалар йортлары өчен тәрбиячеләр әзерләүче курслар оештыра.

1920 елның 20 маенда Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте җитәкчеләренең берсе Нәсиб бәй Йосыфбәйли (18811920) үтерелә. Азәрбайҗанда Шуралар хакимияте урнашкач, Шәфыйка Гаспралыга мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмалары өчен тәрбиячеләрне укыту вазифасы бирелә, әлеге юнәлештә дәреслекләр тәрҗемә итә.

Төркиядә үзгәртү

Төркиянең Бакыдагы вәкиле Мәмдүх Шәүкәт булышлыгы белән Шәфыйка Гаспралы гаиләсе белән Төркиягә күчеп китә ала. Төркиядә балалар йортларында хезмәт куя. Әнисе ягыннан туганы Йосыф Акчура ярдәме белән Кызыл Ярымай җәмгыятенә эшкә урнаша. Тәрҗемә белән шөгыльләнә. Үз балаларына яхшы тәрбия һәм белем бирә. Мөһаҗирлектәге туганнарына ярдәм итә. 1930 елда Төркиядә «Кырым хатын-кызлары җәмгыяте» оештыра.

Күп еллар буена җыйган архивын Нәҗип Һәбләмитугълына тапшыра. Әлеге архив материаллары «Шәфыйка Гаспралы һәм Россиядә төрки хатыннар хәрәкәте (1893-1920)» (төр. Şəfiqə Qaspıralı və Rusiyada türk qadın hərəkatı (1893-1920)) исемендәге китапка (Әнкара, 1998) урнаштырыла [4].

1997 елда архивының копиясе Казанга тапшырылган[5].

1975 елның 31 августында 89нчы яшендә Истанбулда вафат. Зынҗырлыкөй зиратында җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе Исмәгыйль Гаспринский (18511914), әнисе Зөһрә Акчурина (18621903). Кыз туганнары Хәдичә (ата бер, ана икенче туганы), Нәгар, ир туганнары Рифат, Хәйдәр, Мансур.
Улы Ниязи Йосыфбәйли (?—1965), Төркиядә югары уку йорты тәмамлый, Эрзурум шәһәренә укытучы итеп билгеләнә.
Кызы Зөһрә Төркиядә хатын-кызлар лицеен, югары уку йортының әдәбият факультетын тәмамлый. Азәрбайҗанлы Мирза Гөкгөлгә кияүгә чыга. Балалары Сәлҗүк (1930), Угыз (1932), Дәмир, Шәүлә (1946)[6].

Әдәбият үзгәртү

  1. Абдульваапов Н. Гапринская Шефика / Деятели крымскотатарской культуры (1921—1944): Библиографический словарь. Симферополь: Доля, 1999, стр. 69(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Әтисе — кырым татары, әнисе — татар
  2. Альта Махмутова. Зухра и Исмаил Гаспринские(үле сылтама). «Гасырлар авазы», 2014, № ¾.
  3. Ленара Чубукчиева. Женский вопрос на страницах журнала «Алеми нисван» 2018 елның 7 май көнендә архивланган.. «Гасырлар авазы», 2013, № ½
  4. SEFIKA GASPIRALI AND THE TURKIC WOMEN'S MOVEMENT IN RUSSIA. iccrimea.org(ингл.)
  5. Османов Д. Копия архива дочери Гаспринского передана в Казань / Д. Османов // Голос Крыма. – 1997. – 18 июля. – С. 2.
  6. Евгений Пажитнов. Родословная Исмаила Гаспринского(рус.)