Зөлфия Вәлиева, Зөлфия Наил кызы Вәлиева (1973 елның 17 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — театр актрисасы, җырчы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы (1998 елдан), Казан шәһәр филармониясенең «Зө-ләй-лә» төркеме җырчысы. «Татар җыры» фестиваленың «Ак барс» призы иясе (2005, 2009), Татарстанның атказанган (2008) һәм халык (2022) артисты.

Зөлфия Вәлиева
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Зөлфия Наил кызы Вәлиева

Туу датасы:

17 июнь 1973(1973-06-17) (50 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1995 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

zulfiyavaleeva_zv.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1973 елның 17 июнендә Казанда өч балалы гаиләдә беренче бала булып туган. Баянда оста уйнаучы, балта остасы булган әтисе Наил Балык Бистәсе районы Хутор авылыннан[1], әнисе Сәвия Яшел Үзәннән. Энеләре Рөстәм (вафат), Илнур. Зөлфия музыка мәктәбен, Казанның 55нче санлы урта гомумибелем бирү мәктәбен (1988), Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (1995) [2], «актерлык осталыгы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлый (1998). Өстәмә рәвештә укып, «психолог» белгечлеге ала. Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергән, ләкин укымаган. 1995 елда өченче курста укыганда Тинчурин театрында «Йолдызлы яңгыр» спектаклендә (Шамил Фәрхетдинов) Инҗилә ролендә уйный. Укып бетергәндә, Камал театрына («Җанкисәккәем» спектакленә баш рольгә) чакыру ала. Әмма академиядә Тинчурин театры өчен махсус курсны (җитәкчесе Рәшит Заһидуллин) тәмамлаган булгач, 1998 елдан Кәрим Тинчурин театрында хезмәт итә башлый. 1998 елдан Казан шәһәр филармониясенең «Зө-ләй-лә» төркемендә җырлый. Казанның 6нчы санлы гимназиясендә «Манзара» театрының актерлык осталыгы буенча педагог-режиссеры булып эшли. Зур концертлар һәм «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестиваленың (хәзер Казан мөселман кинофестивале) даими алып баручысы. Хәйриячелек белән шөгыльләнә[3].

Башкарган рольләре үзгәртү

«Зө-ләй-лә» төркеме үзгәртү

Казан шәһәр филармониясе каршында эшләүче «Зө-ләй-лә» төркемендә җырлый (филармониядә эшләми). Төркем башкара торган күп җырларга көй язган. 2005 елда «Җан ярам» җыры «Татар җыры» фестиваленың «Ак барс» призына лаек булган[4][5].

Фильмография үзгәртү

  • Сания — «Өч аяклы ат» (2006, режиссеры Нурания Җамали, дистрибьютор «Легенда» кинокомпаниясе)
  • Алинә — «Язмышлардан узмыш юк икән» (телесериал, режиссеры Нурания Җамали) (баш рольдә)

Гаиләсе үзгәртү

Ире Тәлгать (1980), ут куючы режиссер, Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә эшли. Балалары: улы Кәрим, кызы Латыйфа. Вафат булган энесе Рөстәмнең кызын үстерә[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вазыйх Фатихов. Ул бистәне сагынып кайта. «Авыл офыклары», 11.09.2013
  2. Выпуск 1995 года. Казанское музыкальное училище (колледж) имени И. В. Аухадеева(рус.)
  3. Лилия Гатауллина. Зөлфия Вәлиева: «Мендәрчекләрне сораучылар күп, өлгерә алмау сәбәпле, хәзер минем ярдәмчеләрем бар». «Шәһри Казан», 04.05.2018
  4. «Зө-ләй-лә» төркеменең рәсми сайты
  5. «Зө-ләй-лә» кызлары кулга кылыч ала. Азатлык радиосы, 29.0.2011
  6. Фәнзилә Мостафина. Яшәү ул – күңелле гамәл 2016 елның 11 август көнендә архивланган.. «Безнең гәҗит», 2016 ел, 23 март, № 25
  7. Зульфия Валеева. Кино-Театр.Ру
  8. Зөлфия Вәлиевага мактаулы исем бирелде, «Ватаным Татарстан» газетасы (27.04.2022). 20 сентябрь 2023 тикшерелде. «Бүләкләнүчеләр арасында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Зөлфия Вәлиева да бар иде. Аңа “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде.»

Әдәбият үзгәртү

  1. Нәбирә Гыйматдинова. Зөлфия Вәлиева: «Тәлгать минем күкләрдә никах укылган ярым-парым». «Сәхнә», 2016 ел, гыйнвар.
  2. Алинә Айдарова. Зөлфия Вәлиева: «Үзеңне һәм дөньяны яратырга кирәк». «Атна вакыйгалары», 2019 ел, № 25.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү