Гафифә Гаффарова

Гафифә Гаффарова, Гафифә Салих кызы Гаффарова (1948 елның 2 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Тархан) — шагыйрә. С. Рәфыйков премиясе лауреаты. Берничә китап авторы. Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсендә яшәп, иҗат итә.

Гафифә Гаффарова
Тугач бирелгән исеме: Гафифә Салих кызы Гаффарова
Туу датасы: 2 август 1948(1948-08-02) (75 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Тархан
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1960-елларх. в.
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: С. Рәфыйков премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

«Туган җиремә»

Әремнәрнең башын сыйпыйм,
Әрем исе учларымда.
Туган җирем җилләрендә
Сарылалар кочагыма.

Итәгемнән тарта-тарта,
Нидер сөйли тигәнәк тә.
Яфраклары, кисәткәндәй,
Куя чак-чак тигәләп тә.

Эт эчәгең дә җибәрми,
Урала да аягыма.
Ярдәм сорап кулым сузам,
Шул чак шайтан таягыңа.

Ул, чәчкәсен өзә дипме,
Миннән бераз курка калды.
Тырпаешкан энәләре
Бармагымны тишеп алды.

Кычытканы, иелгәндә,
Балтырыма эзләр салган.
Үпкәләмим... сабый чакта
Ул ачлыктан алып калган.

Карап тора чәнчү үлән,
Миңа төбәп зәңгәр күзен.
Чирәмнәрең сыйпап кала
Минем баскан аяк эзен.

Исле үлән хушбуй сипкән
Атлап китәр юлларыма.
Җиләкләрең үзләре үк
Сикереп менә кулларыма.

Күкеләрең сәгать саный,
Сандугачың моңын суза.
Хәтта еланнарың чакмый,
Минем яннан урап уза.

Гафифә Салих кызы Гаффарова 1948 елның 2 августында Азнакай районы Тархан авылында туган. Тархан башлангыч, Мәсгут сигезьеллык мәктәбендә, Азнакай интернат мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта, аннары Урта Азия якларына китеп, мамык заводында эшли. Азнакай юл төзү идарәсендә эшче, «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә буяучы булып эшли. Кичке мәктәптә урта белем ала. Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсендә яшәп, иҗат итә.

Иҗаты үзгәртү

Шигырьләрен 12 яшеннән яза башлый һәм «Маяк» газетасында бастыра. «Гөлстан» әдәби түгәрәгенә йөреп, каләмен чарлый. «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе оешканнан бирле (32 ел), актив иҗатчы. 4 китап авторы, берничә җыры бар. Шигырьләр, җырлары «Җәлил чаткылары», «Сарман», «Азнакай тамчылары», «Азнакай», «Җилләр җилкәне», «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Җиде җил дуенында», «Чаткылардан кабынган ялкын», «Балаларга бүләккә», «Каеннардай якты булсын», «Гөлстан - иҗатчылар учагы» альманахларында, төрле газета-журналларда басылды. Районның С. Рәфыйков премиясе лауреаты.

Әдәбият үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 175-176нчы битләр. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү