Маяк (Азнакай, гәзит)

Азнакай муниципаль районы гәзите

МаякАзнакай муниципаль районы гәзите. 2014 елның икенче яртысында 7722 тираж белән атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга.

Маяк
Маяк
Tөр

Иҗтимагый-сәяси

Формат

4А3


Гамәлгә куючы

ТР «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр һәм мәгълүмат агентлыгы

Нәшер итүче

"Татмедиа" ААҖ

Баш мөхәрир

Кәримова Гөлгенә

Штат корреспондентлары

28 (татарча гәҗиттә 14)

Нигезләнгән

1930

Тел

татар теле

Төп офис

Татарстан, Азнакай шәһәре, М. Хәсәнов урамы, 12 йорт

Тиражы

7720


язылу индексы

-

Веб-сайт: http://aznakaevo-rt.ru/

Тарихи белешмә үзгәртү

1930 елның 30 мартында районда беренче тапкыр газета нәшер ителә башлый һәм ул «Трактор» исеме астында чыга. Латин графикасында басылган.

Азнакайда редакция һәм типография башта иске Азнакайдагы район мәдәният йортына (элеккеге мәчеткә) каршы бер кечкенә генә алты почмаклы агач йортка урнаша. 1935 елда саман кирпечтән эшләнгән зуррак бинага күчеп урнаша (хәзерге район поликлиникасына каршы урында). Ул елларда хәреф җыйнау һәм газетаны басу тулысынча кул хезмәтенә нигезләнгән иде. 1932 елда редакциядә һәм типографиядә эшләүчеләр: редактор Хәлил Кәрәмуллин, Гыйниятулла Насыйров (секретарь), Габделислам Маҗкаев (хәреф җыючы), Сәмигулла Шәрифуллин (секретарь), Җиһангир Шакиров (хәреф җыючы), Миннехәер ? (машинист), Миннегали Латыйфуллин (хуҗалык мөдире) һ.б.

«Коммуна»ның 1935 елдагы беренче саны 3 гыйнварда чыгып, редакторы − Г. Кәбиров, тиражы әле күрсәтелмәгән. Шул ук көнне партия райкомының чираттагы пленумы булган, доклад белән райком секретаре Ильин чыккан. 16 гыйнвар санында Татарстан Совнаркомы председателе Кыям Абрамовның Советларның бөтен Татарстан съездындагы доклады бирелгән. Шушы ук газетада Стәрле һәм Туйкә авылларыннан муллалыгын һәм мөтәвәллиген ташларга уйлаган ике дин әһеленең белдерүе бар. Ниһаять, тираж да күрсәтелгән − 4300. 1940 елны кириллицага күчеп, «Коммуна» исеме белән газета 1962 елга кадәр чыга. 1962-65 елларда Бөгелмәдә алты районга бер булып «Хезмәткә дан» исемле газета чыкканын өлкән буын әле хәтерлидер. «Хезмәткә дан» газетасы Азнакай районында 1962 елда таратыла. 1963 елда колхоз-совхоз производство идарәләре икешәр районны берләштерерлек итеп оештырыла, Азнакай районы Әлмәт белән кушыла. Партком секретаре Ә.Б.Баһаветдинов. 1963 ел башыннан парткомның матбугат органы булып «Маяк» газетасы чыга башлый. Редакторы Бари Вафа улы Вафин. 1965 ел башыннан районнар таратыла һәм «Маяк» Азнакай райкомы органына әверелә. Редакторы гыйнвар аеннан Мозаффаров Н.Ф. Өч ай чамасы газета Әлмәттә басыла, апрельдән, үзебезнең типография аякка бастырылгач (мөдире Мәйсәрә Сабур кызы Хафизова), Азнакайда басыла башлый. 1966 елның июленнән редактор Ибраһим Дәүләтшин.

Шуннан соң, ягъни районнар һәм аларның газеталары торгызылгач, Азнакайда газета «Маяк» исеме белән чыгуын дәвам итә.

2007 елдан аның гамәлгә куючысы булган ТР "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр һәм мәгълүмат агентлыгына карый. «Маяк»ның эчтәлегендә нефть регионы тормышы турында объектив һәм яңа мәгълүматлар; шәһәр һәм авыл биләмәләрендәге вакыйгалар; халыкның социаль-мәдәни тормышы күренешләре һәм тенденцияләре; хезмәт кешесенә игътибар; теге яки бу проблемалар буенча фикер алышуга урын бирелгән.

Баш мөхәрирләр үзгәртү

Беренче 30 ел эчендә редактор булып тордылар: Хәлил Кәрамуллин, Гомәр Кәбиров, Вәли Закиров, Миргасыйм Касыймов, Әхмәт Муллагалиев, Гайсә Исламов, Мөгыйн Мортазин, Маһинур Мөхитова, Миннеямал Сәеткулова, Дамир Зарипов. «Маяк» чорында: Ниһат Мозаффаров, Ибраһим Дәүләтшин, Ясир Хөснетдинов, Гәүһәр Шәймәрданова, Гөлгенә Кәримова.

Гөлстан үзгәртү

1959 елда “Маяк” каршында «Гөлстан» әдәби берләшмәсе оеша. Төрле чорларда “Гөлстан”ны танылган язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев, газетаның әдәби хезмәткәрләре Мөгамбәр Шәрифуллин, Әсгать Сәгытдинов, Нәсимә Фазлыева, Нәфис Гәрәйшин җитәкли. «Гөлстан»да канат ныгытып, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Фәйрүзә Исмәгыйлова, Данис Хәйруллин, Әнәс Исхаков, Рөстәм Зәкуанов, Резеда Шәрипова Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү