Нур Әхмәдиев

татар шагыйре, язучы

Нур Гариф улы Әхмәдиевтатар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984 елдан). Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1995), Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2011).

Нур Әхмәдиев
Туган телдә исем Нур Гариф улы Әхмәдиев
Туган 14 декабрь 1946(1946-12-14)
СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Әсәй
Үлгән 25 август 2021(2021-08-25) (74 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы, шагыйрь
Җефет Венера
Балалар кызы Ләйлә, улы Равил
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1995)
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2011).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Нур Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан АССРның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 1965–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары, яңадан туган төбәгенә кайтып, 1970–1977 елларда Сарлы авылы мәктәбендә укытучы, Азнакай район комитетында бүлек мөдире, район радиотапшырулары студиясендә редактор булып эшли. 1977 елның апрелендә Нур Әхмәдиев «Азнакайнефть» идарәсенә күчерелә, анда башта техник кабинет мөдире хезмәтләрен башкара, ә 1979 елда идарәнең нефтьче кадрлар әзерләү курслары директоры итеп билгеләнә.

1994—2008 елларда — В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан татар телендә нәшер ителүче «Хәзинә» атналык корпоратив газетасының баш мөхәррире[1].

2021 елның 25 августында паркинсонизм авыруыннан вафат[2]. Туган ягы — Азнакай районы Әсәй авылы зиратында җирләнгән [3].

Иҗаты үзгәртү

Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиевнең исеме 70 еллар башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басылган шигырьләре һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980, 1984 елларда шагыйрьнең ике китабы — лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Аһәң» һәм нәниләр өчен «Баллы яңгыр» исемле җыентыклары басылып чыкты.

1998 елда Кембридждагы Интернациональ биографик Үзәк һәм Америка биография институты чакыруы белән Яңа Орлеан шәһәрендә җыелган XXV халыкара конгресста катнаша һәм бөтен кыйтгалардан килгән кешеләр каршында татарча шигырь укый.


Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү