Рөстәм Зәкуан
Рөстәм Зәкуан, Рөстәм Газизҗан улы Закуанов (1957 елның 25 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Үчәлле — 2018 елның 2 декабре, РФ, ТР, Казан) — хуҗалык-идарә эшлеклесе, язучы, ТР Дәүләт Шурасы депутаты (2004), Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1998), Һади Такташ исемендәге әдәби, Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт (2018) премияләре лауреаты. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Рөстәм Зәкуан | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Рөстәм Газизҗан улы Закуанов |
Псевдонимнар: | Рөстәм Зәкуан |
Туу датасы: | 25 май 1957 |
Туу урыны: | Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Үчәлле |
Үлем датасы: | 2 декабрь 2018 (61 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, ТР, Казан |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | СССР→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1980-2018 |
Юнәлеш: | шигърият |
Премияләр: | Һади Такташ исемендәге әдәби премия |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1957 елның 25 маенда Татарстан АССР Азнакай районы Үчәлле авылында туган. Туган авылында сигезьеллык, Тымытыкта урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1980) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртүМәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында бер ел шофер, 1975-1980 елларда җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли. Район газетасы каршында оешкан «Гөлстан» әдәби берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнаша.
1980 елда Үчәллегә күмәк хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта, авылның фирка оешмасын җитәкли.
1985 елда Азнакай районының «Янтарь» совхозына директор итеп билгеләнә.
2000 елдан Әлмәттә «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсендә директор урынбасары.
2001-2004 елларда Азнакай районы һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
2004 елда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана, икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.
Соңгы елларда «Таттелеком» АҖ дә эшли.
Иҗаты
үзгәртүМәктәптә укыган елларында беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм Азнакай районының «Маяк» газетасында басыла.
«Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында очерк, зарисовкалары дөнья күрә, журналист буларак таныла.
Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле[1] |
Китаплары
үзгәртү- Яшәү мәгънәсе: шигырьләр. Казан: Рухият, 2007.
- Авыл моңы: шигырьләр. Казан: ТКН, 2008.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1998 — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре — «авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен»
- 2018 — Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе — «Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен»[2].
- Һади Такташ исемендәге әдәби премия
2018 елның 2 декабрендә Казанда вафат. Хәләл җефетенең туган ягында, Биектау районының Мүлмә авылында җирләнә.
Хәтер
үзгәртү- 2022 ― тууына 65 ел тулу уңаеннан туган ягы ― Азнакай районы Үчәлле авылында мемориаль стела ачылган [3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов). Татарстан Язучылар берлеге сайты
- ↑ Рустам Минниханов наградил лауреатов Госпремии им. Тукая. Татар-информ МА, 26.04.2018
- ↑ Стела ачылды. // Казан утлары, 2022, № 7, 190нчы бит
Сылтамалар
үзгәртү- Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов вафат.(үле сылтама) Татар-информ МА, 2.12.2018